|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2008 Мәгариф
ИНТЕРНЕТ-КОНКУРС ДИГӘННӘНАгымдагы елның 15нче декабреннән 2009 елның 24нче январенә кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабыз мәгариф оешмалары арасында II республикакүләм Интернет–сайтлар бәйгесен үткәрә. Бу турыда “Белем.ру” хәбәр итә. Ярышта гомуми урта һәм өстәмә белем бирү оешмалары, югары уку йортлары катнаша ала.
Менә номинацияләр: - Иң оригиналь дизайнлы сайт;
- Мәгълүматка иң бай сайт;
- Технологик яктан иң яхшы сайт;
- Кулланучылары иң күп булган сайт.
Бәйге ике турда уза. Беренчесе, читтән торып. Һәм менә әлеге тур тәмам да инде. Тәкъдим ителгән 98 сайттан иң-иң 35не сайлап алганнар. Алар икенче турга юллама алды. Ә ул Интернет–фестиваль рәвешендә була. Җиңүчене, интерактив тавыш биреп, нәкъ менә сез билгеләячәксез. Ярыш мәйданы http://edu.kzn.ru Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү порталында.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре: Минзәлә муниципаль районының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе Казанның 121нче гимназиясе Арча муниципаль районының Кушлавыч гомуми белем бирү мәктәбе Алексеевск муниципаль районының Зур алан урта гомуми белем бирү мәктәбе Баулы шәһәре 6нчы урта мәктәбе Буа шәһәре 3нче урта мәктәбе Лениногорски муниципаль районының Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе Кукмара районы, Кәркәвеч авылы урта мәктәбе Кукмара, 3нче мәктәп Менделеевски муниципаль районы, 1нче гимназия Мөслим муниципаль районы Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбе Мөслим муниципаль районы, Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбе Яр Чаллы шәһәре, 23нче мәктәп Яр Чаллы, А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей Петропавловски урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты (Яңа Чишмә муниципаль районы) Мишәбаш башлангыч мәктәбе сайты (Саба) Никольски урта гомуми белем бирү мәктәбе, Спасс районы Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 1нче Болгар мәктәбе (Спасс районы) Тукай районы, Биклән авылы мәктәбе Тукай муниципаль районының Мәләкәс урта мәктәбе сайты Лагерски урта мәктәбе (Чирмешән районы) Казан, кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 112нче мәктәп Казан, 1нче гимназия Казан, 20нче мәктәп Түбән Көек урта мәктәбе сайты, Әтнә районы Балтач гимназиясе Балтач районы, Түнтәр урта мәктәбе Зирекле лицее, Яңа Чишмә муниципаль районы Балык Бистәсе районы, Корноуховски урта мәктәбе Саба бистәсе гимназиясе
Югары уку йортлары: Казан дәүләт технология университеты Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Җиңүче кем булыр? Әлегә билгесез. Ләкин җюри әгъзалары күзаллавында идеаль мәктәп сайты түбәндәге сыйфатларга ия булырга тиеш:
“Мәктәп сайтында ике дәүләт телендә дә мәктәп (урнашу урыны, тарихы, максатлары, юнәлеше, укытучылары, укучылары) һәм аның үзенчәлекләре турында мәгълүмат, дәресләр тәртибе һәм башка төр файдалы электрон ресурслар (балалар иҗаты, укытучылар һәм укучылар өчен файдалы сылтамалар һ.б.), форум (әти-әниләр һәм балалар белән аралашу өчен), директорның интернет кабул итү бүлмәсе булырга тиеш. Сайтның кулланучы өчен уңайлы булуы да мөһим. Дизайнына карап, сайт кунагы кайсы мәктәп электрон битенә керүен җиңел аңларга тиеш, ягъни аның эмблемасы, башка төр атрибутлары булу сорала.
Хәзерге күпчелек сайтларның минуслары: - сайт 2 дәүләт телендә алып барылмый, - стандарт дизайн (шаблон нигезендә), сайт ясачы укытучы-укучылар иҗади эшли белмиләр, - хаталы текст (кызганыч, материаллар орфографик һәм грамматик яктан камил түгел), - сайтка кергән кулланучыны кызыксындыра торган мәгълүмат (контент) булмау, - сайтның интерактивлыгына (аралашу чаралары: форум, чат һ.б.) игътибар итмәү.
Нәкъ менә шушы сәбәпләр сайтларның тиз арада "үлүенә" китерә. Сайт турында кешеләр белсен өчен аңа рекламаның кирәк булуын да онытмыйк. Кая да булса кереп (берәр форум, кунакханә һ.б.) үз эзеңне калдыра белергә кирәк. Сайтларны теркәп баручы махсус каталоглар бар, нәкъ менә шушы каталоглар аша кулланучылар теге яки бу сайт белән таныша. Мисал өчен, http://belem.ru сайтында да шундый каталог эшли, биредә Татарстанда һәм чит өлкәләрдә эшләүче мәктәпләрнең татар телле сайтлары турында бай мәгълүмат бар”.
Бу II республикакүләм Интернет–сайтлар бәйгесенең жюри әгъзасы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Мәгълүматлаштыру-белем бирү ресурслары бүлеге мөдире Раил Гатауллин фикере иде.
Чыганак: www.belem.ru
--- |
Иң күп укылган
|