10.04.2013 Җәмгыять
Акыл алтын, йөрәк салкын...
Глобальләшү чорында яшибез. Дөньяны һәртөрле даирәдә, өлкәдә «бер кул астына җыю» барышы кискенләшә, милләтләрнең сулар һавасын көннән-көн кысалар. Дөньяда «төрлелек» аксиомасын кире кагучы гариплек торган саен ныграк сизелә. Тел мәсьәләсенә караш та шушы чагылыш җимеше. Телләрне гомумярашлы-универсаль аралашу коралына әйләндерү тенденциясе ачык төс алды.
Милләтнең тотрыклы үсеше барлыкка килү – озак еллар дәвамында бара торган күренеш. Без исә бер селтәнүдә мәсьәләне хәл итәргә җыенабыз, нәтиҗәсе аяныч – милли аңны формалаштыруны кызурак, хәтта ясалма алып барырга тырышу тарлыкка китерә башлады бугай. Без барыбыз да милләткә хезмәт итәбез, дибез. Кемнеңдер хезмәте күренә, кемнеңдер тырыш хезмәте төрле сәбәп аркасында артык шәйләнеп җитмидер. Әмма икенче агым да бар. Мин-минлек, бер-береңә юл бирмәү, «беләм»леккә тоташ дәгъва, башкалар фикерен имгәтергә маташу, профанация кызганыч күренешләр тудыра. Бу исә көчләрне таркатуга, бер-береңә ышанмаучанлык, шик-шөбһә китереп чыгара. Моның никадәр фаҗигагә китереп җиткерүен дин кардәшләребез арасында барлыкка килгән киеренкелектән күрә алабыз.
Туган телгә, дингә хөрмәт һәр җирдә күренсен иде. Туган телгә караш, рухи кыйммәтләребез мәсьәләсендә икейөзлелеккә урын калмасын. Зыялылардан күп нәрсә таләп ителә.
Зыялыларның уйлап бетермәгән шундый адымнары милләтнең рухи үсешенә, халкыбызның киләчәк яшәешенә куркыныч тудыра. Андыйлардан ерак йөрү күпкә хәерле.
Озак еллар мәгариф өлкәсендә, балалар арасында эшлим. Чаллы мәктәпләрендә, әлбәттә, татар теле укытыла. Программа кушканча, рус теле белән тигез рәвештә укытыла ул. Быелгы уку елында балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен курслар оештырылды. Меңнән артык тәрбияче, нинди милләттән булуына карамастан, татарча сөйләм минимумы буенча имтихан тапшырды. Оныгым бакчага йөри. Тәрбияче Татьяна Александровна аны ерактан ук: «Исәнме, Кәрим? Хәлләрең ничек? Әйбәт кенә килеп җиттеңме?» – дип татарча каршы ала, татарча саубуллашып, озатып кала. Бу һич тә бакчалар тулысынча татарча тәрбиягә күчкән дигән сүз түгел. Эшләп җиткермәгән нәрсәләр дә бардыр. Тик мәгариф идарәсе кулдан килгәннең барысын да эшләргә омтыла. Иҗади бәйгеләр, язучылар белән очрашулар еш була, милли матбугатка язылу да игътибардан читтә калмый. «Татар теленең киләчәк язмышы мәктәпләрдә хәл ителә, дәреслекләр начар, методика камил түгел», – дигән сүзләр белән килешмим. Камиллекнең чиге юк. Бу юнәлештә галимнәр, иҗади эшләүче мөгаллимнәр зур тырышлык күрсәтә. Методика, технологияләр төрлеләнә, һәркайсының уңай ягы, җитмәс җирләре бардыр. Әмма эш тукталмый. Татарча сайтлар ачыла, матбугат – дәүләти булсын, шәхси нәширләр тарафыннан булсын – телебезне гамәлдә яшәтүгә өлеш кертә. Телевидение, радио да татарча тапшыруларны күрсәтә, тыңлата. Китаплар чыгып тора. Анда да уйланалар, яңарышка омтылалар. Чынлыкта, әлеге өлкәдә эш итүчеләр арасында тел язмышына битарафлар сирәктер. Балалар газетасында эшләүче буларак әйтәм, бер генә җитәкчедән дә: «Ник кирәк сезнең газетагыз?» – дигәнне ишеткәнем юк.
Әле күптән түгел Роберт Миңнуллинның иҗатын өйрәнү буенча бер ай дәвам иткән фестивальгә йомгак ясалды. Төрле бәйгеләрдә кырык алты мең бала катнашкан. Халык шагыйре йомгаклау чарасына үзе дә чакырылган иде. Юл уңаеннан, алдан сөйләшеп тә тормыйча, шәһәребезнең 2 нче гимназиясе белән танышып чыгарга булдык. Гимназиянең үз тормышы – дәресләр бара. Музейга барганда, дүртенче сыйныф яныннан үтәбез. Ишек ачык. Көтмәгәндә мәктәп директорына:
– Рөхсәт итсәгез, балалар янына да кереп чыгыйк, Роберт абый көн саен килеп тормый бит, – дидем.
Шагыйрь каршы төште.
– Дәресне өзмик, алдан әйтелмәгәч, укытучы да кыен хәлдә калыр...
Гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, тәвәккәлләп, сыйныф ягына атлады. Килеп кердек. Укучылар күзендә очкыннар кабынды.
Исәнлек сорашкач, директор сорау бирде:
– Балалар, кунаклар килде безгә. Бу абыйларны беләсезме?
Балалар шау килделәр.
– Роберт абый Миңнуллин... Роберт Миңнуллин! – дигән тавышлар ишетелде.
– Ярый, рәхмәт, җавап дөрес. Роберт абыйның шигырьләрен беләсезме соң?
Балалар ярыша-ярыша шагыйрьнең шигырьләрен сөйли башладылар.
Бу хәлгә шагыйрь аптырап калды кебек хәтта. Мондый активлыкны көтмәгән иде. Шуңа күрә бәйгедә катнашучыларның санын әйткәч, ул ышангандыр дип уйлыйбыз. Монда һич арттыру юк иде.
Ни өчен язам? Менә шундый чаралар балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Иренмәскә генә кирәк. Ә мондый чаралар шәһәребез мәгариф идарәсе тарафыннан шактый үткәрелә.
Җанга тиеп торган нәрсәләр хакында әйтеп китим. Яңалык ачмыйм, әмма...
Җитешмәгәне шул: татар теле әкренләп гаиләләрдән китә бара. Чөнки кулланыш өлкәсеннән татар теле кысрыклап чыгарыла. Галәмне өйрәнүдә дә кирәкми, адәмне өйрәнүдә дә кирәкми. Аны күпме тырышып та, ясалма рәвештә «кирәк» итеп булмый шул. Татар дәүләте юк, телнең мөстәкыйль сакланышын, табигый үсешен тәэмин иткән төп факторга биш йөз ел элек балта чабылган. Бүген империя милләтләрне бетерүдә хәлиткеч адымны атлый – рус булмаган халыкларның телләрен юкка чыгару эшенә ныклап кереште. Күптән түгел кабул ителгән мәгариф турындагы канун, яңа стандартлар, БДИ – болар барысы да, ике чабата бер кием – милли үсешне бууны күздә тотып эшләнә. Мондый басым, милләтне мәҗбүриләп кысага куып кертү шартларында татар гаиләсенә тарихи миссия йөкләнә – һәр татар гаиләсе аралашу-тәрбияне фәкать татарча гына алып барырга тиеш. Без еш кына авылдан килеп, шәһәрдә төпләнгән милләттәшләребезне гаеплибез. Имеш, алар ике-өч елда рус теленә күчә, балаларын татарчага өйрәтми. Бу күчеш, бәлки, озаграк та барадыр. Авылдан килгән кешеләр әле шактый еллар авыл белән шәһәр арасын таптый. Балалары каникулларны авылда, әби-бабайлары янында үткәрә. Татарчалары синеке белән минекеннән калышмый. Үз балаларымнан чыгып әйтәм. Куркынычы – берничә буын дәвамында шәһәрдә яшәп, катнаш никахлар белән чуарланып беткән гаиләләр күбәйгәннән күбәя. Алар татарча инде белмиләр, кирәккә дә санамыйлар. «Татар гаиләсе» фонды, «Татар гаиләсе» җәмгыяте дигәннәрне дә ишеткән бар. Әгәр алар чыннан да булып, нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга уйласа, беренче итеп тулы канлы татар җәмгыяте булдыру, татар гаиләсен тотрыклыландыруга йөз тотарга тиештер дип саныйм. Татарчаны гаиләдә генә өйрәтергә кирәк дигәнне аңлатмый бу. Күреп торасыз: Татарстан хөкүмәте, дәүләт структуралары ана телендә белем, тәрбия алуга, хәлләреннән килгәнчә мөмкинлек тудыралар. Ни өчен хәлләреннән килгәнчә? Шуннан артыгын рөхсәт итмәгәнгә. Вазгыять шундый, депутатлар да, башкалар да артыгын булдыра алмыйлар. Коллык, коллар... Без һаман кемнедер гаепләп утырабыз. Туксанынчы елларда күренгән күтәренкелек бетте, аяныч булса да әйтәм: тормыш итәргә кирәклеге күренеп тормагач, балаларда татарча укырга теләк көннән-көн кими. Соңга калу куркынычы яный, татар җәмәгатьчелегенә чынлап торып бу эшне үз кулына алырга туры киләчәк. Гаилә институтын оештырырга, аның нигезләмәсен, концепция-принципларын булдырырга, гамәли эшчәнлекне бүгеннән үк торгызырга кирәк. Монда шундый фондлар, җәмгыятьләр хәлиткеч рольне уйный алыр иде. Телне гаиләдә өйрәнү дигәч, кайбер кызу башлар гайрәт чәчә башлый. «Алай гына булмый ул», янәсе. Ничек була соң? Йөз даһиемыз үткен тел белән, кайнарланып «кирәк», «тиеш»ләрне санап чыгудан, бер-беребезне ничек эшләргә өйрәтүдән генә йөк урыннан кузгалмаячак. Акчасыз җәмгыять, фондлар, хәерче милләт хәрәкәткә сәләтсез. Хәерче милләт, дидем. Туган телебезне саклап тотучы, киләчәккә илтергә әзер катлам – авылда очын очка ялгап яшәүче татар халкы һәм шәһәрдәге үзаңга ия зыялылар (аларның да хезмәт хакы ташка үлчим). Алар бөтен татар халкының егерме процентын тәшкил итә. Калганнары маргиналлар – тел дисәң, уфтанып, башларын читкә боручылар яки кулларын селтәп китеп баручылар.
Мәхәллә нигезендә милләт тормышын оештыру идеясе дә һавада асылынып тора. Тормышчанлыгы торган саен югала...
Югары уку йортлары, гыйльми институтларның да йогынтысын көчәйтәсе бар.
Күп кимчелекләр төзәтелсә дә, ана телен өйрәнүгә караш тамырдан уңай үзгәрмәячәк. Татар телен саклау гына түгел, аның үсешен дә тәэмин итәргә кирәк бит. Бусы инде дөнья проблемасы. Тел икенче яссылыкка – кибертехнологияләр яссылыгына күчә бара. Аралашу, оештыру, идарә итү, икътисад, мәдәни тормыш тулысы белән компьютер кысасына кереп урнашты. Рус теленә терминнар чит телдән ничек килеп керсә, татар теленә ул шулай күчә. Рус теленең үз хәле мөшкел, мондый «хикмәтле тел»дән инде инглизләр үзләре дә зыян күрәләр. Телләрнең табигый хасияте юкка чыга. Кибертехнологияләр шулкадәр тиз үсә, яңадан-яңа терминнар, атамалар барлыкка килә, аларның күпчелеге, кыскартылып, ике-өч хәрефләрдән генә тора. Терминологиядә торгынлык, гомумаптыраш. Бу алгарышка өлгерми ул, Ходайның тамгалы бәндәләре – серле аерым төркем тарафыннан туктаусыз яңартылып торган киберүсешкә җитешә, ясалма телне үзләштереп, бәяләп, туган телгә адекват вариантын биреп бетерә алмый. Хәтта татарча терминнар булдырылса да, аны ничек кулланышка кертергә? Алгарыш, тыелгысыз үсешнең кешелекне кая алып барасын беркем дә белми. Болай барса, хәтта гел уңай гына була торып, телебез саклануы тәэмин ителсә дә, «ана теле» дигәнебез киләчәктә ничек булыр? Фараз итү куркыныч. Без бит ярты гасырдан артык уйланып йөреп тә, трактор-автомобиль техникасына кагылышлы саф татарча терминнар сүзлеген булдырып, аны кулланышка кертә алмадык. 2006 елда «Минем Чаллым» газетасы дөнья күргән иде. Шушы газетада эшләгәндә, машина төзелеше, автомобиль корылышына караган сүзлек булдыра башлаган идем. Кызык кына килеп чыгасы иде сыман. Татар телебездән автомобильгә кагылышлы байтак атамалар «таптым», кулланышка кертергә омтылышлар да ясадым. Әмма бу юнәлеш туктаусыз барырга, энтузиазмга корылырга тиеш түгел. Терминология – әһәмиятле тармак, күз уңыннан читтә калдырмаска иде.
Татар теле – шактый тотрыклы тел. Аның ныклык маясы зур булган. Алфавит ягыннан килеп карасак, бигрәк ачык күренә. Төрки нигез телебез рун язуын үзләштергән, бу язу мең еллар кулланышта булган. Аннан гарәп графикасына күчелгән. Изге Коръән теле татар теленең табигый үсешен башка яккарак алып кереп киткән. Телебездә төрки тамырлы атамалар үсүдән туктап, гарәп, фарсы алынмаларына өстенлек бирелгән. Аннан латин графикасына күчү. Кириллица хилафлыгына түзеп тору... Үзгәртеп кору елларында латин графикасы нигезендә алфавит эшләнде. Галимнәр, билгеле, тарткалаша башладылар, «минлек» күрсәтмичә эш итә алмыйбыз бит инде. Хикмәт анда түгел. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: шул елларда латин графикасы белән татар телен өйрәнгән балалар, нинди милләттән булуына карамастан, саф татарча, дөрес итеп сөйләшергә өйрәнде. Безнең телгә иң ятышлысы – латин графикасына нигезләнгән алфавит. Ул телнең аһәңен, яңгырашын югалтмый, телне үзләштерү дә җиңеләя. Инде менә Татарстан Дәүләт советы бу алфавитны гамәлгә кертү турындагы канунны юкка чыгарды. Тумаган килеш үлгән сыман булды инде, мәрхүм алфавит. Ә күпме галимнәребез бер-берсенең йөрәк итен ашады...
Туган телебез язмышы өчен чынлап борчылучыларны аңлыйм. Телебез бетү – татар халкы бетү дигән сүз. Димәк, без бу җиргә юкка килгәнбез, юкка гына татар булып яшәгәнбез булып чыга. Иманым нык, татар халкы Ходай тарафыннан җиргә мәңгелеккә җибәрелгән. Халык бетмәсә, тел дә бетмәячәк! Барлык мөмкинлекләрне дә эшкә җигәсе иде дә бит... Телне сакларга, үсешен тәэмин итәргә сәләтле милләттәшләребез аз түгел. Аларның акыллары алтын булса да, йөрәкләре салкын. Күбесенең күңелләрендә бар, әмма кулларыннан килгәнне дә эшләмиләр. Ни өчен? Куркалар. Бизнесларына, вазифаларына зыян килер дип уйлыйлар. Империя чигенүне белми, ул таркалып, җир йөзеннән югалырга гына мөмкин. Тел язмышын хәл итәрлек җәмгыяви институтлар барлыкка килмичә, үзара тарткалашу-ызгышуларны туктатмыйча, һәрьяклап бердәмлеккә ирешмичә торып, тынычланырга урын юк. Җәмгыять өлгерсә, зирәклек белән чын хезмәткә керешсә, телгә алырлык нәтиҗәләр күренсә, дәүләт, хөкүмәт тә бу юнәлештә иркенрәк эш алып барачак.