поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.04.2013 Мәдәният

Гүзәл Маликова: "Мин – бик бәхетле әни"

Татар хатыны гаиләсе, балалары хакына үзен, талантын корбан итәргә әзер. Гүзәл Маликованы әнә шундыйлар рәтенә кертер идем мин. Юкса бер дигән җырчы, ә ул ире Рөстәм, балалары Муса, Гайсә хакына сәхнәнең тү­рен­нән күләгәгә таба чигенде.

Ул зур горурлык белән: “Мин – Апас кызы!”– дияргә яра­та. Бу сүзләрне моннан күп еллар элек нәкъ шулай башын артка чөеп, Сара Садыйкова кабатларга ярата иде. Ә бит алар икесе дә Казанда туган. Гүзәл Малико­ваның әтисе Түбән Барыш авылыннан, әнисе Урсактан икән. Кайчандыр Урсак Апаска караган, хәзер исә Кайбыч районы биләмәсендә. Гү­зәл Маликова хәзер: “Мин Кайбычныкы да!”– дип өстәп куя. Ә Апасның шанлы кызы Сара бе­лән язмыш сукмаклары ки­сешә аларның. Үз райондашын Сара Садыйкова бик тә үз итә, яшь кыз исә аның Татарстан урамындагы фатирында еш кунак була, аның музыка язган миз­гелләренә туры килеп әсәренеп утыра.

Гүзәл Маликованы җыр дөнья­сына әйдәгән тагын бер шәхес бар. Ул – гаиләләренә туган тиешле Флера Сөләй­ма­нова. Кечкенәдән Флера апа­сының җырлаганын ишетеп үскән, тальянда өздереп уйнаган әтисенә кушылып моңлан­ган, әнисеннән бик матур татар халык җырларын отып алырга тырышкан кыз­ның гомерен җыр сәнгате белән бәйләве табигый да. Менә шулай бер-бер артлы музыка мәктәбе, музыка училищесы, педагогия инсти­тутының музыка факультетын тәмамлый. Җыр белән уянган, көй көйләп йокыга талган кыз­ның тормышына мәхәббәт ургылып керә. Рөстәмгә – 30, ә үзенә нибары 19 яшь! Рөс­тәмнең гаилә корып караган, тик тормышлары барып чыкмаганга аерылып йөргән мәл­ләре. Күңеленә мәхәббәт чаткысы төшкән кыз бала язмышын ике дә уйламыйча Рөстәм кулына тапшыра. Кулларына чемодан тотып бу яшь пар Башкортстан якларына чыгып китә.

Башкортстан филар­мо­ния­сендә ун елдан артык эшләгән вакытларын Гүзәл иң матур, иң бәхетле чак иде дип атый. Бәлки яшьлекләре бе­лән тормыш мәшәкатьлә­реннән өстен була белгәндер алар. Юкса торган җирләре дә тулай торак, бүлмәдә дә юклык, кибет киш­тәләренең дә буш чагы. Ә артистлар бер-берләре белән аралашып, гөр килеп яши. Гастрольләргә чыгып китсәләр, кайда ни бар шуны сатып алып посылка белән сала торулар...

Муса артист гаиләсенең бөтен авырлыгын үз җилкә­сендә татый. Яшь ярымлык чактан атналык балалар бакчасына йөри башлый. Атна буе газиз әти-әнисен күрми үсүләре моң­лы иттеме икән әллә аны? Ба­ланың бакчада үсүе белән Гүзәлнең әнисе килешми. Юлга чыгасыгыз булса, миңа калдырыгыз дип гозерли яшьләрне. Алга таба шулай итәләр дә. Аның каравы туксанынчы дис­тәсен ваклаган Фәнзилә әби хә­зер, Мусаны мин үстердем, дип горурлана.

Казанга гаилә “үсеп” кайта. Рөстәм башкорт филар­мония­сендә өч ел эшләгәч тә мактаулы исем ала. Гаилә Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсиннар белән аралашып, бергә концертлар куеп тәҗ­рибә туплый. Казанга кайткач, Гүзәл Маликова студент елларында ук эшләп киткән Маяковский исемен­дәге мә­дәният йорты хорына әй­ләнеп кайта. Кемнәрдә генә җырга мәхәббәт уятмый ул бу елларда. Әйтик, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Илсур Айнатуллов бүген дә аңа рәхмәт укый. Чөнки шушы хор тәэсирендә дәрә­җәле музыкант, педагог булгач та, соң булса да, уң булсын дигәндәй, Зилә Сөнгатуллина классына укырга кереп вокал дәресләре ала.

Гүзәл Маликова берәр чарага барса, аңа нинди дә булса берәр яшь җырчы килеп, мин сезнең дәресләрне алдым, сез миндә шулкадәр җырга мә­хәб­бәт уяттыгыз, дип рәхмәт әйтә. Ә сәбәбе болай була.

Мусага биш яшь. Биш кенә булса да, бик популяр чагы. Радио-телевидениедә аның башкаруында “Әссәла­ме­га­ләй­күм” җыры яңгырый. Ул инде үзе мөстәкыйль концертлар куя! Аңа балалар тартылганын күреп Маяковский клубы директоры Гүзәлгә, әллә “Муса җыр театры” оештырасыңмы, дип тәкъдим ясый. Тәвәккәл таш ярган, диләр. Гүзәл ханым тәвәк­кәлли. Игъланны күреп, төрле районнардан өч яшьлек 25 бала килә. Бу балалар сольфеджио, ритмика, вокал дә­ресләрен алырга тиеш булалар. Ай-һай, шушы яшьтәме, дип тел шартлата кайберләре. Ә Гүзәл балалары бер елдан җиде телдә җырлый башлый. Бу уңышка алар Муса белән бергәләп ирешәләр. Җыр серләренә аналы-уллы теле­ви­­дениедән “Бергәләп өйрә­ник” тапшыруында да төшен­дерә әле алар.

Мусаның популярлыгы Беренче каналдагы “Иртәнге йолдыз” тапшыруында җиң­гән­нән соң тагын да арта. Ун турда җиңүче булып барган Татарстан баласының тавышын Робертино Лореттига тиңлиләр. Ул исә Мәскәүнең талымлы тамашачысын, мәр­тәбәле жюрины Лоретти репертуары җыр­лары белән дә, үзе иҗат иткән “Татарстан”, “Сугыш кайтавазы” дигән татарча җырлар белән дә сөендерә. Шулай туры килә: Мусага көндәшләр булмау сәбәпле, кайсы турларны сикереп кенә үтә. Ә сәхнә артында әти-әниләр гөр килә. Без бит балабызны бер турга чыгарыр өчен генә дә фәлән кадәр акча түләдек, дип баш чайкый алар. Муса исә чиста тавышы, табигый таланты белән союз кү­ләмендәге популяр тапшыруда җиңеп кайта.

 Аңа 9 яшь чагында гаилә Германиягә гастрольгә бара. Немецларның төгәллеген, пөхтәлеген күреп исе киткән Муса: “Эх, менә шушында укыйсы иде”, – дип куя. Кү­рәсең, аның бу теләге фә­рештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килгәндер. 10нчы сыйныфта укыганда ук ул Франкфурт на Майне шәһәрендәге музыка акаде­мия­сенә имтихан бирә һәм саксофон классына кабул ителә. Ул академияне тәмам­лап аспирантурасын да укып бетерде, инде докторантурасын тәмамлауга да санаулы көннәр калып бара. Муса Татарстанга кайтып оркестр оештырырга хыяллана. Булганнан бар да була, ди зирәк халык. Муса да хыялын тормышка ашырыр әле.

Муса ике яше тулгач та җырлый башласа, көттереп туган Гайсә, өч яшь тулса да, җырларга атлыгып тормый. Улым, кем буласың соң зур үскәч, дигәч, бала ике дә уйламый: “Шофер булам!” – дип җавап бирә. Менә сезне концертларга утыртып йөрер­мен, ди. Сизгер әни аны ипләп-җайлап Муса җыр театрына алып бара. Башкалар белән мавыгып Гайсә дә сәнгать дөнья­сына кереп китә. Дүрт яшендә Гайсә дә сәхнә тота. Консерватория каршындагы музыка мәктә­бендә Гайсә алдан фортепиано, аннан соң гобой классында укый. Укып бетергәч тә “Солдатта булган диләр” җы­рын бик яратып башкарган егет: “Әни, армиягә барма дип үгетләмәгез дә, мин хезмәт итеп кайтам”, – дип белдерә. Гүзәл ханым исә, улым белән бик горурландым, аның исән-имин хезмәт итеп кайтасына шигем юк иде, дип искә ала. Бүген Гайсә консер­ва­ториядә тынлы уен кораллары бүле­гендә гобой классында укый. Бала чактан ук шук һәм тиктормас егет бүген бик күп халык­ара конкурслар лауреаты да икән әле.

Гаилә альбомын карап хатирәләргә бирелеп утырганда Гүзәл ханым хатын-кыз бәхете турында да сүз кузгатты: “Күп хатын-кыз карьера ясауны бәхет дип уйлый. Кайсылары башта эш, аннан бала дип ялгыша. Ә минем өчен беренче чиратта гаилә, балаларым булды. Мин аларның икесен дә бик көтеп алдым. Мусаны озак дәваланганнан соң гына, гаилә корганга биш ел тулгач алып кайттык. Гайсә ун елдан соң дөньяга килде. Мин ике бала белән калырга ярамый дип уйлый идем. Үзем бердәнбер бала булгач, абый, апа дип әйтерлек кешеләрем булмагач, өч бала табармын дип хыялланган идем. Ниш­лисең, Ходай ике бала насыйп итте. Мусаның бик нык чит илдә укып, төпле белем аласы килде. Әти-әни, булышыгыз инде, мин аякка баскач сезгә булышырмын, диде, ничек ярдәм итмисең инде?! Абый­лы-энеле икәү сәхнәдә чыгыш ясаганнарын караганда, чиксез горурланам. Минем әнә нинди лачыннарым үсеп килә! Мин – бик бәхетле әни. Олы улым – 30, кечесе 20 яшен тутырды, минем сәхнә тормышыма 35 яшь тулды. Түгәрәк даталы гомер сәхифәсенә кереп барышыбыз”.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 57 | 09.04.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»