|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2013 Җәмгыять
Өмет яшәтә мине – 3Чистайда гомер итүче Сәрия Урманчееваның ярдәмгә мохтаҗ икәнен газетаның 18 гыйнвар (№ 8-9), 15 февраль (№ 28) саннарында язган идек. Аңа табиблар “өлкәннәрнең спиналь амиатрофиясе” дигән диагноз куйган. Газетага язмалар басылып чыкканнан соң, Сәрия Урманчеевага ярдәм кулы сузучылар табылды. Ул җыелган акча белән Мәскәүгә күзәнәкләр тапшырырга барып кайтты. “Май клетчаткасы белән кан бирдек. Болар күзәнәкләр үрчетү өчен эшләнелә икән. Табиблар, күзәнәкләрең тере, тиз үрчи, дип сөендерделәр. Бик күп кан анализлары тапшырдым. Хәлем булмагач, башым әйләнгәч, авыруым аркасында дип кайгырган идем. Баксаң, миндә анемия дә икән. Шушы көннәрдә Мәскәүдән тагын бер хәбәр килде. Күзәнәкләр тиз үрчү сәбәпле, операция көнен үзгәрткәннәр. 10 апрельдә анда булырга кирәк инде. Әмма моның өчен акчам җитәрлек түгел”, – ди Сәрия ханым.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|