поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.04.2013 Дин

Хиҗапны мәктәптән аералар

Прокуратура Түбән Каманың 5 нче мәктәбе җитәкчелеге һәм шәһәрнең мәгариф идарәсенә карата укучылар белем учагында намаз укыган, ә кайбер кызлар һәм укытучылар хиҗаптан йөргән өчен протест белдергән.

Татарстан Прокуратурасыннан белдерүләренчә, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 5 нче мәктәптә тикшерү янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм террорчылыкка каршы законнарның үтәлешен тикшерү җәһәтеннән февраль азагында үткәрелгән. Әлеге пунктлар буенча кагыйдә бозулар ачыкланмаган. Әмма прокуратура хезмәткәрләрен татар сыйныфларында укучыларның мәктәптә намаз укуы, ә кызларның дәресләргә хиҗаптан йөрүе сагайткан. Кайбер укытучылар да эшкә “билгеле бер дин тотуларын ачыктан-ачык күрсәтүче” киемдә йөри. Россиядә дин дәүләттән аерылганлыктан, прокуратура бу фактны федераль закон нормаларын бозу дип тапкан һәм аңа чик куюны, шулай ук мәктәп уставына дини кием киюне һәм  мәктәптә дини йолаларны үтәүне тыючы пункт кертүне таләп иткән.

Бу уңайдан шәһәрдә чып-чын низаг чыккан. Ачулары купкан мөселман ата-аналар мәчет янында митинг оештырган һәм балаларының хәтта дөньяви мәктәптә дә ислам кануннарын үтәү хокукын яклау нияте белән мэриягә юл тоткан.

Түбән Кама прокуроры урынбасары Айрат Сәйфетдинов сүзләренчә, бүгенге көндә низагка нокта куелган: прокурор протесты кабул ителгән һәм мәгариф идарәсеннән аңа җавап алынган - тиздән мәктәп уставына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

 5 нче мәктәпнең уставында Россиянең мәгариф хакындагы законнарындагы соңгы үзгәрешләргә бәйле күп әйберләр чагылыш тапмаган, - дип шәрехләп үтте Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Салихов. – Ә хиҗап һәм намазларга килгәндә исә, Россиянең муниципаль һәм дәүләти белем бирү учреждениеләрендә нинди дә булса дини эшчәнлек тыелган. Уку йортын гамәлгә куючы дини оешма булса башка хәл – ул тиешле кием формасын раслап, дини йолаларны үтәүне расписаниегә кертә ала. Тик дөньяви мәктәптә намаз укуны әдәплелек дип санамыйм. Чөнки бу процесс дөнья ыгы-зыгысыннан ваз кичеп, үз эчеңә бикләнүне таләп итә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында укучылар өчен бердәм форма кертелгән очракта, мәктәпләрдә нинди дин тотуыңны күрсәтүче кием кию мәсьәләсе үзеннән-үзе көн кадагыннан төшеп калачак дип саныйлар.

 Без моны 2005 елда ук кертергә тәкъдим иткән идек. Әмма эш шунда ки, закон буенча мәктәп формасын министрлык карары белән кертеп булмый, форманы ата-аналар хуплап, мәктәп үз уставында беркетергә тиеш, - ди министрлыкның тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Сафина. – Бүгенге көндә мәктәп формасы республиканың Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман һәм Чирмешән районнарында гына кертелгән. Хәзер без бу уңайдан Түбән Кама районына тәкъдим юлладык.

Искәртеп узабыз, узган елның көзендә Ставрополь краеның бер мәктәбендә хиҗап киюне тыю уңаеннан кузгалган низаг бөтен илне шаулаткан иде. Бу низагны шәрехләп, Россия Президенты Владимир Путин дини хисләрне хөрмәт итәргә, шул ук вакытта Россия дәүләтенең дөньяви булуын да истән чыгармаска киңәш итте. Озак та үтми край хөкүмәте “Мәктәп киеменә һәм укучыларның тышкы кыяфәтенә төп таләпләрне раслау турында” карар чыгарды. Ул мөселман кызларына дөньяви белем бирү учреждениеләрендә дин кушканча  киенүне тыя. Канәгать булмаучылар әлеге карарга карата шикаять белдерергә маташкан... Әмма күптән түгел Ставрополь крае суды мәктәпләрдә хиҗап киюне законлы һәм нигезле санап, бу эшкә нокта куйган.
 


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ | 03.04.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»