|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2013 Милләт
Гарәп Әмирлекләрендә рестораннар тотучы Исмәгыйль Шәнгәрәев өчпочмак ашарга Дубайга чакыраСоңгы вакытларда татар теле, татар халкының язмышы турында күп сөйлибез. Кемдер төшенкелеккә бирелеп, киләчәктә ни көтә икән безне дип чаң суга. Ә менә мин татар теленең дә, татар халкының да якты киләчәге бар, дип өздереп әйтә алам! Һәрхәлдә, милләте өчен янып-көеп йөрүче Исмәгыйль Каләметдин улы Шәнгәрәев кебек шәхесләребез булганда. Исмәгыйль әфәнде инде менә 7 ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши. Моның белән беркемне дә шаккатырып булмый, билгеле. Бу ил икътисады, куркынычсызлыгы, бизнес өчен уңай шартлары белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Әмма Исмәгыйль Шәнгәрәев чит илдә дә татар телендә аралашып яши, башка милләт вәкилләрен дә татар халык ашлары белән таныштыра. Ул – рестораннар челтәре хуҗасы. Бүген Шарджа әмирлегендә – ике, ә Аджман әмирлегендә бер рестораны эшли. Киләсе елда Дубайда да татар халык ашларын авыз итеп булачак. Ә әлегә татар ризыгын татып карар өчен башка әмирлекләрдә яшәүчеләр дә Шарджа белән Аджманга килә. Чәк-чәк, өчпочмак, бавырсак кебек милли ашларыбызны җирле халык инде яратып өлгергән. Россия, БДБ илләреннән кунаклар да еш килә бу рестораннарга. Диварларны «Кол Шәриф» мәчете, Сөембикә манарасы, Казаныбызның төрле почмакларын сурәтләгән картиналар бизәп тора. Исмәгыйль әфәнде туган илен бик сагынса да, тарихи ватанына еш кайта алмый. Шуңа күрә дә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Казанның бер кисәген булдырган ул.
Лилия ШӘЙДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|