поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.04.2013 Шоу-бизнес

15 яшен тутыручы «ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ» ниләр яшерә?

«Зө-Ләй-Лә» триосы турында укучыга сөйләп тә торасы юк кебек. Яратып кабул ителгән, эстраданың үз заманындагы триумфаторлары алар. Еллар уза, без олыгаябыз, дип, сәхнәдә каккан казык кебек тормый кызлар – биюләре килгән, костюмнары ятышлы, образлары уйланылган. Әмма соңгы ике елда бик сирәк күренәләр, яңа җырлары юк дәрәҗәсендә. Кызлар белән күрешеп, юбилей елындагы үзгәреш-планнар турында гәп кору да шуңа нигезләнгән иде.

Мин башта алар турында, бу өч хатын-кыз – өч тәкә башы ничек бер казанга сыя икән, дип баш вата идем. Алар белән күрешеп аралашкач аңладым – тимернең кызган вакытлары да була икән. Оптимист, шат, кызу кызлар «Зө-Ләй-Лә»леләр. Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева бергә эшләгән еллары турында яратып сөйли белә.

– Дөресен генә әйткәндә, өчәүләп утырып, әйдәгез әле, кызлар, төркем булдырыйк, дип тумады ул «Зө-Ләй-Лә» триосы, – дип башлый сүзен Ләйсән Мәхмүтова. – Мин ул вакытта үзем генә җырлар язып, үзем генә чыгыш ясап йөрдем. Әмма күңелдә биш кешедән торган төркем оештырып, чит ил төркемнәренең аналогын, «зажигать» итүче төркем булдыру иде. Идея – татар дискотекасы музыкасын тәртипкә китерү, яшьләр биерлек көй булдыру. Бер-беребезне бөтенләй белми идек. Башта Закирова белән «табыштык», соңрак Зөлфияне кодаладык.


– Миңа төш керде, – ди Ләйсән Закирова. – Имеш, «Фәридә-Алсу» дуэты шалтырата икән. Без өченчегә вокалист эзлибез, барасыңмы, янәсе. Барам, дидем, сөенеп. Уянуга, Ләйсән шалтырата. Әйдә, төркем булдырабызмы, ди. Мин моңа көлә-көлә төшемне сөйлим. Ике хыял шулай очрашты. Без инде үзебезчә, биш кешелек төркем булдырачакбыз – тагын өч кеше табарга кирәк. К.Тинчурин театрында күрешеп сөйләштек. Хәтерлим әле, сәхнә декорацияләнгән. Анда шкаф һәм диван тора. Без шундагы диванга Ләйсән белән чыгып утырдык та, кулны ияккә куеп, баш ватабыз. Кайдан кеше табып бетерергә соң? Шунда берәүнең җырлавы ишетелә. Ләйсән: «Зөлфия, синме ул?» – дип кычкырып сорап куйды. «Әйе», – ди тавыш. «Өченче буласыңмы?» – ди Мәхмүтова. Зөлфия, нәрсә икәнен дә сорамыйча: «Әйе», – ди. Аннан калган ике кешене эзләп тә тормадык. Тавыштан бигрәк, буй буенча кеше туры китерү кыен иде. Казанда озын буйлы кызларга кытлык булып чыкты!

– Теләсә нинди берлектә йә холык охшашлыгы, йә идея берлеге кирәк...

Л.З.:
– Нинди холык? Идея бар иде. Беребез янып килеп керә, әйдә моны эшлибезме? Күзләр яна, акча дигән проблема юк – максат бер, фикер ташып тора. Беренче тапкыр өч кешелек состав белән Камал театрында чыгыш ясадык. Башта зал ничек итеп кабул итәргә белмәде – җыр ахырына таба кул чабу көчәйгәннән-көчәя бармасынмы... Соңрак гримеркага Хәлил абый Мәхмүтов килеп керә: «Кызлар, сез булдырдыгыз. Сезнең шәп чыга, дәвам итегез, фатиха бирәм», – диде ул.

– Өчебезнең дә яхшы хор белеме бар – музыка училищесы, музыкаль вуз, – дип дәвам итә Зөлфия Вәлиева. – Боларны бит кайдадыр кулланырга кирәк. Әле шулар өстенә идея берлеге бар иде. Бездә ул вакытта өчебезгә бер йөрәк булгандыр, билләһи. Мәхмүтова җырлар яза иде, халык җырларын үзгәртеп башкардык. Шул эштән тәм таба идек. Ул вакытта өчебездә дә бер төрле караш яшәде – заманча булырга тиеш. Вакыт узу белән, караш үзгәрде, һәрберебез аерым калкып чыга башлады башлавын...

– Әмма тора-бара халыкчанлык төп юнәлешкә әйләнде бугай сезнең?


Л.М.:
– Эшли-эшли халыкчан була барасың. Тамашачының 100 процентының егерме проценты гына музыкада талымлы. Калганнарына чәйнәп каптырылган гади, тыпырдап торган җыр кирәк. Радиоларны гына тыңлагыз әнә – бөтенесе диярлек бер калыпка салынган дулкын, музыкаль яңалыкка омтылган җырлар юк анда. Артык җиңеллек яхшыга илтми инде ул – без дә, халыкчанрак булыйк, дия-дия, шул дәрәҗәгә төшеп барабыз. Безгә, музыкаль югарылыкны саклый белегез, диючеләр да шактый. Белемебез бар, күңел теләгән хезмәтебез дә юк түгел, әмма барыбер акча белән тәэмин итә торган ул гадилектән дә аерылып бетә алмыйбыз.

– Ике елдан артык яңа җырларыгыз язылмауны икенче бала белән өйдә утыруыгызга сылтыйкмы?

Л.М.:
– Башланганда, бу вакытлы проект, күп дигәндә биш ел булыр, дип уйланылган иде. Фикер, идеяне чынга ашырасың да бушап каласың димме. Идея юк – туйдыра башлый, кызыксыну бетә. Әнә шул «бушлык»ны тутырырга без декретка киттек (Рәхәтләнеп көлә.)

З.В.:

– Хәзер әйләнеп карыйбыз да, без унбиш ел элек вакытны узып китеп эшләгән булганбыз икән, дибез. Без башлаганда эстрадада новаторлык иде ул трио. Ә гаилә дигәндә, хатын-кыз анда да, монда да өлгерә белергә тиеш. Без дә искәрмә түгел.

Л.З.:
– Мин күп кенә конкурс жюриларында утырам. Бездәй трио барлыкка килерлек база бармы, дигән сорау да бирергә туры килә үземә. Безнеке кебек публиканы тота алырдай трио әлегә юк, дип горурланып та куям кайчак. Яхшы исемнәр, яшь башкаручылар эзләп, чараларга башкаларны чакырып карадылар. Әмма алар тамашачыны «ала» алмады. Бездә актерлык сәләте дә көчлеме шунда – без чыгыш ясаганда йоклап, күңелсезләнеп утырып булмый. Һәм аны еллар да юкка чыгара алмый – без сәхнәне тота алабыз! Бары тик декрет белән бәйле вакыт торгынлыгы гына булып алды. Әмма без аннан чыгып киләбез инде.

Л.М.:
– Әй, дөресен әйтик инде, безгә ялкаулык та хас анысы. Менә хәзер яңа җырлар яздыру, яңа репертуар туплау башланды. Гаиләдә генә дә гел утырып булмый – сәхнә дә сагындыра.

– Продюсерыгыз да юк бит, сайт дигән заман көзгесе дә комачауламас иде үзегезгә...

Л.М.:
– Без ул яктан актив түгел шул, берара сайтыбыз эшләп алды да аннан ул да туктады. Бәлки, продюсер кебек кеше дә кирәктер безгә.

Л.З.:
– Мин алай санамыйм. Без болай үзебезгә үзебез хуҗа, сыгылмалы график. Күптән түгел генә «вконтакте» социаль челтәрендә теркәлдек – аңа караганда, яшьләрнең безнең иҗат белән кызыксынулары көчле. Аларга урта яшьтәгеләргә кебек, синең шәхси тормышың, шоу-бизнес тормышының кухнясы кирәкми.

– Менә мин урта буын кешесенә керәм, Закированың шәхси тормышы турында сорыйм әле. Ак аттагы принц мәсьәләләре ничегрәк, Ләйсән?

Л.М.:
– Бу сорауга дөресен үзем җавап бирәм! Аңа бик бай кешеләр күз ата. Татарстанда түгел алар, чит илнең дәрәҗәле кешеләре. Әмма Ләйсән әлегә әзер түгел, без дә җибәрмибез аны... Конкурслары да, «Зө-Ләй-Лә» дә фатиха бирергә тормый...

– Тормыш булгач, гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Сезнең «Зө-Ләй-Лә» гаиләсе дә искәрмә түгелдер?

З.В.:
– Юк инде, вакыт узу белән, һәркемнең холкы баш күтәрә безнең. Элек җырлар яздырганда, шалт яздырып атсак, хәзер һәркем үз ягына бөгеп маташа. Шуннан сүз дә китә инде. Өчебез дә ут кеше – давыллап кына торабыз. Аннан ул җыр яздыру проблемасына «дәва» таптык – кем җырны табып алып килә, шул үзенчә яздырта да. Әйтәм ич, без эшли башлаганда, өчебезгә бер йөрәк иде. Еллар узу белән, өч йөрәккә әйләндек. Мине бер нәрсә сөендерә – без аерым-аерым да юкка чыга торганнар түгел. Ләйсән Закирова әнә конкурсларда мәртәбәле жюри әгъзасы, Ләйсән Мәхмүтова клиплар төшерә, фильмнары бар, мин дә чыгыш ясый киләм, театрдагы эшчәнлегем дә үз агышында. Бер-беребез өчен сөенә беләбез.

– Быел тулачак 15 еллыкның серләрен сорасам да ачмаячаксыз инде, тагын бер унбиш елдан «Зө-Ләй-Лә» сакланып калыр дип уйлыйсызмы, кызлар?

– Унбиш ел? – дип күзләрен түгәрәкләндерә Мәхмүтова. – Пластик операцияләр ясатсак, шушы ук планда чыгыш ясый алабыз әле без, әйеме, кызлар? (Көлешәбез.) Аңарчы матур итеп юбилейны уздырып, үз яшебезгә туры китереп, салмак кына яңа образга күчеп, репертуар баетсак, нигә җырламаска ди? Әмма бер шарт бар – музыкаль яктан үсеш булса гына сәхнәдә калырга кирәк.
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.04.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»