поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
01.04.2013 Дин

Хәрам малның бәрәкәте булмас

Үз гомерендә бер тапкыр вак-төяк әйберен булса да югалтмаган һәм үзе дә табылдыкка тап булмаган кеше юктыр. Игътибарсызлык, хәтерсезлек, каушау һәм кабалану-ашыгулардан, ә кайчак кесә, сумка тишелү кебек очраклылыклардан да килеп чыга андый көтелмәгән күңелсез хәлләр. Билгеле, табылдыкка тап булганнарның зур күпчелеге, кош тоткандай, моңа сөенә, кайберләре “тапкан табыш — кесәгә салыш” дип, кеше милкенә хуҗа булырга да күп сорамый.

 Хафага төшкән кешегә ярдәм кулы сузып, савап алу мөмкинлеген искә алмаганда, табылдыкка куанудан мәгънә юк. Ул табыш сиңа өстәмә мәшәкатьләр генә тудыра. Аеруча документ, ачкычлар җыелмасы яки бик кыйммәтле, истәлекле әйбердән колак какканда аны югалтучының эче яна, борчылу һәм аны эзләп табу хәсрәтеннән төн йокылары кача. Ә без, кешеләр, мондый очракларда һәрчак кеше кайгысын уртаклашу, ярдәм итүгә йөз белән борылмыйбыз. Арабызда табучының нәкъ шул кеше икәнлеген белеп сорап килгәндә дә, кеше әйберен кайтарып бирергә теләмәүчеләр очрап тора. Күпләр хәрәм малның хәере булмаганлыкны һәм аның синнән бише белән чыгып китәчәген тирәннән аңлап бетерми. 

 
Ислам дине, теләсә нинди очракта да, кеше хакына кермәскә куша, хәрәм малның бәрәкәте булмавын искәртә. Моны Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы итеп тә кабул итәргә кирәк. Аллаһ югалтучыны да, табучыны да үз кануннары буенча сыный. Табылдыклар турында башкалабызның Гаилә мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән дә сөйләштек.
 
— Илнар хәзрәт, тапкан табыш — кесәгә салыш, дисәләр дә, һәр тапканны алу тиешме?
 
— Әгәр табылдыкның юкка чыгу яки һәлак булу, намуссыз кешеләр кулына төшү куркынычы бар икән, ул әйберне алырга кирәк. Дин күзлегеннән караганда, табыш бәясе 1 мең сумнан ким булса, табучы 3 көн дәвамында хуҗасын эзли. Шул вакыт эчендә дә таба алмаса, теләсә нишләтә ала. Әмма ул, гадәттә, сәдака итеп бирелә. Әгәр әйбер бәясе бер мең сумнан артса, хуҗасын бер ел буе эзләргә тиеш. Алай да хуҗасы табылмаса, табышны ул теләсә нәрсә эшләтә ала. 
 
— Ә табыш бозыла торган әйбер булса, нишләргә?
 
— Ул әйберне сатып яки кулланып, соңыннан хуҗасына аның бәясен кайтару тиеш. 
 
— Әгәр табылдык эт, мәче, сарык, кәҗә кебек җан иясе булса, нишләмәк кирәк?
 
— Хуҗасын тапканчы карап торырга тиеш, соңыннан тотылган кадәр чыгымны хуҗасыннан таләп итәргә хаклы. Асрый торгач, чыгымнар хайванның үз бәясеннән артып китсә, сатып, акча рәвешендә сакларга мөмкин. 
 
— Әгәр әйбер хуҗасының чыгымнарны түлисе килмичә, табучыга зыян килсә, нишләргә?
 
— Бу очракта мәсьәләне, ягъни ике арада туган бәхәсне казый хәл итә.
 
— Өстеңнән бурыч төшерүнең башка юлы бармы?
 
— Әгәр табучы аны органнарга, әйтик, полициягә, редакциягә, җирле үзидарәгә илтеп тапшырса, аның өстеннән җаваплылык төшә. Ә саклау максаты белән икенче бер кешегә бирергә ярамый. Шушы табылдык малны саклаучы итеп бирергә мөмкин. Бу очракта да җаваплылык табучы өстендә кала. 
 
— Ә табыш хуҗасы вакытлар үтү белән дә табылмаса?
 
— Сәдака итеп бирү тиеш. Мохтаҗ булмыйча, аны үзеңә калдырсаң, малга нәфес белән ирешкән санала, андый табышның бәрәкәте булмый. 
 
— Ә хәмер, дуңгыз кебек хәрәм мал булса, алмаскамы?
 
— Ул кеше тормышына зыян китерерлек әйбер булса, әйтик, аракы, аны алып юкка чыгару хәерле. Мөселман кешесе дуңгызны ихатасына кертми инде.

Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»