поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.03.2013 Җәмгыять

Имәнкискәне Депардьега бирмәдем

Кышның көннәре кыска, төннәре озын. Күп вакыт өйдә уза. Телевизор карап, газета укып кичләрне үткәрәсең. Бәлки шуңадыр, кыш көне укылган, каралган яңалыклар кызыклырак, җете төслерәк булып тоела. Менә бу кышның иң зур яңалыкларыннан берсе – француз артисты Жерар Депардьеның Россиягә күченеп килүе булгандыр. Әгәр бу француз безнең янга җәй көне күченсә, бу кадәр үк игътибар булмас иде әле. Ә болай аның турында тыңлый-тыңлый колаклар шиңде, укый-укый күзләр арыды. Әллә университетта укыганда чит тел итеп француз телен өйрәнгәнгәме шунда, белмим, бу яңалык мине башкаларга караганда ныграк кызыксындырды бугай.

Ярар, оныттык без Жерарны. Тик, ни хикмәт, әле күптән түгел генә шул кеше белән үземә сөйләшергә насыйп булды. Юк ла инде, өндә түгел, ә төштә. Жерар безнең Имәнкискәгә килгән икән. Авыл халкы ду купкан. Карт әбиләргә хәтле капка төпләренә чыгып тезелешкәннәр һәм каш өслә­ренә кулларын куеп, күзлә­рен кыса төшеп, озын буйлы французны күзәтәләр. Ә мин аның уң кулы – тәрҗемәчесе булып, башны горур тотып, алдан барам, бар халык французга гына түгел, миңа да соклана. Үземә-үзем аптырыйм. Дүрт ел буе француз телен өйрәнсәм дә, бу телдә болай ук яхшы аралаша аламдыр дип уйламаган идем.

Йә, ярар, Жерар Депардье белән нәрсә сөй­ләшкәннәребезне дә язып китим инде. Аңа безнең авыл бик ошаган булып чыкты. Бөтен нәрсәгә дә, «бель (матур), үи (әйе), бель (матур)», ди бу. Мин дә ризалашмый булдыра алмыйм, баш кагам. Авылыгыз зур бугай, ди Депардье. «Ноң (юк), ноң (юк), петит (кечкенә) минәйтәм», үзем уртача инде дип уйлыйм. Ник алай дип җавап биргәнемне аңламый да калам, французның сүзләре мине шаккатыра. «Мин сезнең авылыгызны сатып алырга булдым», – ди бу. Никтер күңел кытыклана, авылны саттырасы килми һәм мин авылны хурлый башлыйм. Бөтен дәлилләремне (юл өсте, шау-шу, уңдырышсыз туфрак һәм башкалар) тыңлагач, француз тынычлана һәм җитәк­челек әзерләгән кәгазьләргә кул куймый. Авыл мәдәният йортыннан (тышкы кыяфәтенә караганда аны алай дип атау бер дә дөрес булмаса да) бик сөенгән мин, уйга калган француз Жерар бергәләп чыгабыз. «Кызганыч, – ди ул, – минем Татар­станда каласым килгән иде, булмады, инде Мордовиягә китәргә туры килә». «Ярар, бәлки анда чыннан да яхшырактыр», – дип әйтәм, эчемнән генә елмаеп.

Шул урында уянып киттем бит, җәмәгать. Күпме сөйләшәсе сүзләр сөйләшенмичә, әйтеләсе сүзләр әйтелмичә калса да, иң мөһиме, авылны саттырмау зур эш булды, дип уйлыйм. Мондый да фидакарьлеккә һәр­кем бара алмас иде әле, шулай бит? 


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»