поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.03.2013 Мәдәният

Казанда «Тантана» театраль премиясе лауреатлары билгеле булды

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академиясендә “Тантана” (“Триумф”) республика театр премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу премия өченче тапкыр тапшырыла. Узга еллардагы кебек тантаналы чара театр көнендә узды.

Искәртеп узабыз, “Тантана” республикакүләм театраль премиясе ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм җәмәгатьчелек казанышлары өчен гамәлгә куелган.

ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтулина чара кунакларын һәм премия номинатларын сәламләде. “Татарстан Республикасы Россиянең профессиональ бергәлеге, театр үзәге дип танылды, - дип билгеләп үтте Г.Нигъмәтуллина. – Без гасырлар буена җыелган уникаль театр традицияләренә ия һәм Татарстан театрлары РФ театр сәнгате үсешенә өлеш кертүләре белән горурланабыз”. Министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстанда Халыкара театр көнен талант, уңыш һәм халык мәхәббәте билгесе буларак “Тантана” театр премиясен тапшыру белән билгеләп үтү тагын бер матур традициягә әйләнде.

Г.Нигъматуллина ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәламләвен укыды. “Тантана” – ул без тамашачыларны артист белән кайгырырга, көләргә һәм аның хисләрен кичерергә мәҗбүр итүче театр сәнгате сере”, - диелгән М.Шәймиев котлавында.

Кичәдә 11 номинация буенча премия лауреатлары исемнәре билгеле булды.

Җыр-бию белән үрелеп барган тамашада “Дебют” номинациясе җиңүчесе итеп Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илсур Хәйретдинов, “Курчак театрының иң яхшы артисты” дип ТР ның атказанган артисты Юрий Чуктиев, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә ТР ның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова танылды.

“Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, ТР ның атказанган артисты Илдус Габдрахманов һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, ТР халык артисты Зөфәр Харисов премия лауреатлары булды.

“Актерлар ансамбле” номинациясендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективлары премиягә ия булды.

Чаллы дәүләт татар драма театры артисты, ТР Халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова “Намус һәм тугрылык. Фидакарь хезмәт өчен” номинациясендә билгеләп үтелде.

“Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы” номинациясендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Давид Залеев танылды.

ТР халык артисты Энҗе Камалиева “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә премиягә ия булды, ә “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә быел җиңүче билгеләнмәде.

Әмма премия комиссиясе берничә номаниация буенча махсус дипломнар бирергә карар иткән.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңде, бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Игорь Сивов белдерде.
Җиңүчеләргә 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы спорт һәм Универсиада рухы белән сугарылган иде. Җиңүчеләрне спорт вәкилләре игълан итте.

Моннан тыш, Max Trigger, Рөстәм һәм Ислам Вәлиевлар, Гөлназ Солтанова, Филүс Каһиров һ.б. чыгыш ясады.

Бу кичтә тормышлары театр белән бәйле булган Туфан Миңнуллинны, Шәүкәт Биктимеровны һ.б. искә алдылар.

Салават Фәтхетдинов 67 нче яшендә вафат булган Шамил Закировка хөрмәт йөзеннән аның исемендә махсус премия булдырырга тәкъдим итте. 67 мең сум күләмендәге беренче премиягә диктор, синхронист-тәрҗемәче Эльвира Шәрәфиева ия булды.

Илдар Ханов исемендәге Иҗади талантларга ярдәм итү фонды премиясен тапшыру көтелмәгән бүләк булды. Сәнгать белгече Рауза Солтанова фонд 13 ел элек оештырылды, дип белдерде. “Бу вакыт аралыгында без рәссамнарны, гамәли сәнгать осталарын бүләкләдек, ә быел театр эшлеклеләренә махсус бүләкләр тапшырабыз”, - дип билгеләп үтте ул. Шулай итеп Г.Камал театры артистлары Люция Хәмитова һәм Ләйсән Фәйзуллина бүләкләнде.


Алсу САФИНА
Татар-информ
№ | 28.03.2013
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»