|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2013 Авыл
Түбән Новгород өлкәсенең Өчкүл авылындагы уникаль фермаАвыллар бетә, эшләргә дә, яшәргә дә кеше калмый. Яшьләр укуларын тәмамлап, армия сафларыннан кайтып, яхшы тормыш эзләп шәһәрләргә китә. Хәтта авылда төпләнеп гаилә корган ирләр дә вахта белән Мәскәүдә хезмәт итә. Һәр көн диярлек шул турыда масса-күләм информация чаралары сөйләп тора, мин дә шундый үзәк өзгеч сүзләр белән бүгенге мәкаләмне башладым. Әйе, үзәкне өзгеч, чөнки мин авыл малае бит. Әмма бу язмамның нигезендә авылны саклап калуда ясалган кыю һәм тәвәккәл адым турында сүз барыр. һәм бу юлларны горурланып, киләчәккә ышаныч белән карап язам. Чөнки язманың герое төп массадан аермалы буларак, шәһәрдән кире авылга кайтып, үзенең эшен булдырып уңышлы гына эшләп килә. Сүз Түбән Новгород өлкәсендә Кызыл Октябрь районында Өчкүл авылындагы өй куяны (кролик) фермасы хуҗасы Хәммәт Фәйзуллин турында бара. - Куяннар үрчетергә беренче булып улым Дамир тәкъдим итте. Кызыксындым, бу эшне төрле яктан өйрәнә башладым. Инвестицияләү һәрчак риск, ә яңа, аз өйрәнелгән тармакта бигрәк тә. Алга узып әйтим, өй куяннарын үрчетү белән шөгыльләнгән хуҗалыклар өлкәбездә бүтән юк, без беренче карлыгач бит. Шулай да бу “бизнес”ны җентекләп өйрәндем, кат-кат үлчәдем, санадым һәм җәен авыл башындагы кырда кролик фермасына нигез салдым. Эшне 20 баш өй куяныннан башладык, бүгенгә алар 700ләп, ә якын киләчәктә аларның санын меңгә җиткерергә җыенабыз. Бүген хуҗалыкта ун кеше хезмәт итә. Илнур Әхмәтҗанов фермада беренче көннән зоотехник булып эшли. Миңа калганда, ферма һәм куяннар турында ул тулырак сөйләр иде, - диде Хәммәт Фәйзуллин. - Фермада берничә төр өй куяны үрчетәбез. Һәрберсенең исеме бар. Хатын-кыз исемнәре кушабыз аларга. Һәр ана куян ай саен уртача җиде бала тудыра. Авырлыклары 4-4,5 килограммга җиткәч, ә бу авырлыкка алар өч ай эчендә үк ирешәләр, кроликларны сатабыз. Тукланулары гади генә: печән дә комбикорм. Һәр ояда икешәр кролик яши. Токым бирергә әзерләнүче ана куяннарны гына аерым тотабыз. Хәзер туган балалы ояларны гади электр җылыткычы (грелка) ярдәмендә җылытабыз. Калган “өй”ләр җылытылмый. Кролик – салкынга чыдамлы хайван. Аларны үрчетергә җиңел дигән фикер йөрсә дә халыкта, гомумән алганда, эш күп. Һәр җан ияләре кебек үк үзләренә игътибарны, җан җылысын таләп итә алар, - дип сөйләде яшь зоотехник. Илнур куяннары турында сөйләгәндә аның дәрт тулы күзләрендә хезмәтен яратуы чагыла. Әйтергә кирәк, ул да, Хәммәт абыйсы кебек, киләчәген авыл белән бәйләргә ниятләнә. Авылларыбызның киләчәген каплап барган караңгылыкта бу ике кешенең эшчәнлеге бер якты нур булып күренә, минемчә. Хәммәт Фәйзуллин кебек егетләр эшмәкәрлекләрен авылларда күбрәк җәйсә иде, Илнур Әхмәтҗанов кебек яшь белгечләр шул хуҗалыкларда хезмәт итеп, гомерләрен ата-бабаларыча авылга багышласа иде... Карасаң, авыллар күтәрелеп, чынлап та дәүләт нигезенә әверелер иде. Иң мөһиме, телебез дә, гореф-гатәтләребез дә сакланып калыр иде бу очракта. Өлкәбездәге бердәнбер уникаль татар районындагы бу уникаль ферма чәчәк атып башкаларга үрнәк булып торсын иде. 1 2 Автор фотолары
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|