|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2008 Шоу-бизнес
"ЯШЬТУК" 8 ЕЛ ЭФИРДА! (ФОТО)17нче декабрьдә "Эрмитаж" төнге клубында татар яшьләре үзләренең яраткан тапшыруларының туган көнен билгеләп үтте. 8 ел буена "Яшьләр тукталышы" студентлар тормышы, яшьләр проблемалары, кызыклы шәхесләр белән таныштырып бара. 8-яшьлек туган көне белән "Яшьләр тукталышы"н "Казан егетләре", "Зө-Ләй-Лә", Алия, Чәчкә, "ИттифакЪ", "Экстрим-фактор", Илсөя Бәдретдинова, Зиннур, "Дөбер-$атр", Алия Исрафилова һәм башка йолдызлар котлады. Кичәнең махсус кунагы - "Хат" төркеме - супер-хитын "Синсез" җырын башкарды. "Эрмитаж"да узган чарадан фоторепортаж безнең сайтта.
Бәйрәм кунаклары: Резедә Хәсәнова һәм Иркә ("Һава торышы")
Бәйрәм кунаклары: Австралиядән килгән татарлар һәм "Халкым минем..." тапшыруы авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова
"ЯшьТук"ның чибәркәйләре: Әдилә һәм Венера
Марсель һәм Энҗе Әхмәдуллиннар
Илсөя Бәдретдинова, Алия һәм Чәчкә
Лия Бриз ("Прогноз погоды")
Аларның һәркайсы кайчандыр "Яшьләр тукталышы"н алып барганнар
Альберт Батанин һәм Ләйсән Дусаева ("Доброе утро!")
Prince Dean, Idelia һәм Ильяс Шәмсетдинов
Луиза һәм Алмаз
Зал тулы. Сәхнәдә - конкурс!
--- |
Иң күп укылган
|