поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2013 Милләт

Ике телне дә белсәң – өстәмә акча аласың

Тиздән татар һәм рус телләрен белгән һәм аларны эшләрендә файдаланган Татарстан кешеләре хезмәт хакларына өстәмә рәвештә 15 процент акча алачак. Республика хөкүмәте шул хактагы дәүләт программасын апрель аенда карарга тиеш. Шул чакта кайсы өлкәдә эшләүчеләрнең өстәмә акчага исәп тота алуы да билгеле булачак.

Рус һәм татар телләрен белгән кешеләр өчен хезмәт хакларына 15 процентлы өстәмә яңалык түгел. Ул 90 нчы елларда кабул ителгән “Татарстан дәүләт телләре турындагы...” законда каралган булган. Әмма республика Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев аңлатып узганча, әлеге еллар дәвамында законның бу маддәсе эшләмәгән диярлек, чөнки андый өстәмәләрне исәпләү механизмын билгеләүче актлар булмаган. Һәм менә хәзер Татарстан Фәннәр академиясе республика Хөкүмәте заказы буенча әлеге механизмны эшләгән...

 Әлегә өстәмә акчаларның эшләрендә чыннан да ике телне дә файдаланырга туры килгән кешеләргә генә биреләчәге мәгълүм, татар һәм рус телләрен белгәннәрнең барысына да түгел, - ди Вәлиев. – Әйтик, кочегар 10 тел белергә мөмкин, әмма алар аңа эшендә кирәкми. Программа, нигездә, социаль өлкә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә – педагоглар, табиблар, юристлар, мәдәният, суд органнары, прокуратура хезмәткәрләренә кагыла... Әлбәттә, өстәмә акча татар телен саклап калу проблемасын хәл итмәячәк, гәрчә кешеләрне аны өйрәнүгә этәрсә дә.

Сүз уңаенда, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә аның өчен акча сарыф итәргә туры килмәячәк. “Дәүләт телләре турындагы...” законда бушлай татар теле курсларын оештыру пункты бар. Әйтик, андый дәресләр хәзерге вакытта КФУда оештырылган һәм аңа ихтыяҗ шактый. Статистика буенча, тыңлаучыларның 25 процентка якыны – башка милләт вәкилләре. Әлеге курсларны тәмамлаганнан соң, имтихан тапшырып, тиешле документ алырга була.

 Минемчә, һәр оешма “лингвистик” өстәмәләрне билгеләү мәсьәләсен үзле хәл итәргә тиеш, - дип фикер йөртә Разил Вәлиев. – Мисал өчен, мәктәптә педсовет бар: укытучы бары химия фәнен генә укытса һәм бары рус телендә генә белем бирсә, аңа өстәмә акча билгеләнми. Кеше бары татар телендә генә эшләсә дә аңа өстәмә каралмаган. Әгәр укытучы туган як тарихын ике телдә укытса, аңа әлеге акча биреләчәк.

Татар телен саклап калу һәм үстерү программасы 2023 елга кадәр исәпләнгән һәм киләчәктә аны финанслау арттырылачак. Әгәр хәзерге вакытта әлеге максатка бюджеттан елына 10-12 млн сум акча бүленсә, 2014 елдан аның күләме 10 тапкыр артачак.

Шул ук вакытта интернетта Татарстан Фәннәр академиясе әзерләгән программа хакында кызу бәхәсләр бара. Аны дискриминация дип атаучылар да бар, чөнки өстәмә акчаларга, беренче чиратта, татар кешеләре дәгъва кыла ала, ә башка милләт вәкилләре моннан берни дә отмаячак.

 Дискриминация булмаячак – ике телне дә белмәүчеләрне эштән кумаячаклар, - дип ышандыра Разил Вәлиев. – Шулай ук берәүне дә татар телен өйрәнергә мәҗбүр итәргә җыенмыйбыз – бу ирекле эш.

“Лингвистик” өстәмә акча инде күп елдан бирле гамәлдә булган Татарстан Милли китапханәсе директоры Наил Камбиев дискриминациядә гаепләүләрне нигезсез дип саный.

 Бездә хезмәткәрләргә немец, инглиз һәм татар телен белгән өчен өстәмә акча түлиләр, - дип белдерде Наил Камбиев. – Чөнки безнең китапханәдә татар телендә 200 меңгә якын китап бар һәм укучы әлеге китапларның берәрсен сораса, хезмәткәр милләте буенча татар булмаса да, аңа булышырга тиеш. Программа татар телен белмәүчеләрдән акча тартып алуны күздә тотмый, әмма аны өйрәнүгә стимул тудыра. Шул рәвешле, күпмедер дәрәҗәдә мәдәният учреждениеләрендә түбән хезмәт хакына бәйле проблеманы хәл итәргә булыша. Өстәмә акчаларның әле берәүгә дә комачаулаганы юк.


Сергей ТАРАСОВ
Интертат.ру
№ | 25.03.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»