поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.03.2013 Авыл

Гөмбә үстереп карамыйбызмы?

Ничек кенә сәер яңгырамасын, авыл халкы ялкаулыкка чыгып бара дигән сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Имештер, ул эшне дә, бу эшне дә техника башкара, сыерны да һәркем асрамый, авылга кайтып, катык, каймак та табармын димә. Ә авылларда исә ниләр генә эшләмиләр дә ничек кенә шаккатырмыйлар.

Без булдыклы, үзенчәлекле кешеләрне эзләп табып, газетабыз битләрендә күрсәтеп барырга тырышабыз. Бәлки, берәүләрнең тәҗрибәсе икенчеләргә ярап куяр. Апас районының Кормаш авылыннан Илдар Кавиев та гөмбә  үстерү турында очраклы гына ишеткән, аннан соң инде кызыксынып китеп өйрәнә башлап, бүгенге көндә күпләп гөмбә җитештерү белән шөгыльләнә. Ел әйләнә кибет киштәләреннән гөмбә өзелми диярлек. Урманнан җыелмаганын беләсең, тик биредә түгел, гел каядыр еракта үстерәләр дип уйлыйсың. Бактың исә аны гап-гади авылның элекке ферма бинасында да үстереп була икән. Ишекне ачып кергәндә, бозаулар мөгрәп каршы алыр дисәм, ә анда серле караңгылык, стеналар полиэтилен белән уратылган, җылы дымлы һава һәм тезелеп киткән капчыклар. Урамдагы аклыктан, яктылыктан соң караңгыга килеп кергәч, күз камаша, игътибар белән карагач кына капчыкларның тышына ябышкан гөмбәләрне күрәсең. Башта урмандагыдай һәр гөмбәгә куанган идем, ә анда капчык-капчык гөмбә булып чыкты. Ничек үстерәләр икән аларны, инде серенә төшенеп карыйк.

Иң элек салам туратыла һәм аны махсус мичкәгә салып өч сәгать кайнаталар. Бу җайланманы Илдар Кавиев лизинг-грант буенча сатып алган. Бу вакыт эчендә барлык микроблар үлеп бетә, салам йомшара, пешкәкләнә. Суынып тиешле температурага җиткәннән соң 300 кг саламга 16 кг исәбеннән гөмбәнең споралары (яралгылары) кушыла. Янәдән болгатканнан соң полиэтилен капчыкларга тутыралар. Бу эшләрнең барысы да агрегатка көйләнгән. Бер капчыкның авырлыгы якынча 12 кг. Алар башта инкубаторга урнаштырыла. Монда уртача температура 18 градус. Режимны төгәл сакларга кирәк. Мәсәлән, температура 26дан югары икән, гөмбә бер көндә үсеп, тиешле зурлыкка җитәргә  мөмкин. Ләкин ул вакытта аның сыйфаты начар, файдалы матдәләре аз була. Егерме көннән соң капчыклар төп залда урын алалар. Гөмбә якынча бер айда үсә. Капчыкта баштарак 3-4 миллиметрлы 12 тишек тишә торган булсалар, соңрак аларның санын 24кә җиткергәннәр.

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, тишекләр ешрак булган саен, гөмбәнең тишелеше күбрәк. Бер куакта 400 граммнан алып 600 граммга хәтле гөмбә була. Бу уртача күрсәткеч. 1кг 200 граммлылары да очрый», – ди биредә эшләүче Ләйсән Бикбаева. Ул, гөмбәләрне җыеп, махсус тартмачыкларга 300 грамм итеп тутырып, үзләренең ярлыкларын ябыштыра. Кибетләргә әнә шулай итеп әзерләп җибәрәләр. Гөмбәне башлыча күпләп алып китәләр, аерым сатып алучылар килсә дә бормыйлар. «Бер капчыктан ике тапкыр уңыш алырга мөмкин, диләр белгечләр. Шулай да икенче каты күпкә кайтыш була, алай эшләү отышлы түгел», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Ләйсән.

Җитештерү – бер, аны сату да зур осталык сорый. «Аллага шөкер, гөмбәнең һәркайсын урнаштырып барабыз, сорау күп, – ди Илдар Кавиев. – Вак-вак үстерүчеләр очраштыргаласа да, Татарстанда бу юнәлештә эшләүче фермерларны белмим». Исәпләре киләчәктә эшне тагын да ныграк җәелдерү. Бу аларның әле гөмбә үстергән беренче генә кышлары икән.

Вешенка – ирләр ризыгы

Составындагы аксымның һәм аминокислоталарның күплеге буенча вешенка кузаклылардан кала бөтен яшелчәләрне дә уздыра, иткә якын дияргә була. Пешергәннән соң организмның аны үзләштерүе 70 процентка җитә. Гөмбәнең бу төрендә кеше организмы өчен кирәкле булган барлык төр витаминнар да бар. Вешенканы шлакларны, радиацияне, холестеринны, агуларны үзенә йота торган губка белән чагыштыралар. Инде гади генә бер рецепт та тәкъдим итик. Карабодай ярмасын суда пешереп алабыз. Табада суган, вешенка гөмбәсен турап кыздырабыз. Бераз каймак салсагыз да була. Вакытыгыз иркен булса, карабодай өстенә кыздырылган гөмбәне салып духовкага да куеп алырга мөмкин. Ашыксагыз, гөмбә белән карабодай ярмасын болгатыгыз гына һәм ул әзер. Ризыгыгыз тәмле һәм сихәтле булсын!

PS. Монысы ирләр колагына. Вешенка гөмбәсе махмырдан чыгарга ярдәм итә һәм потенцияне күтәрә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»