поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
23.03.2013 Юмор

Ләбиб Лероннан "Сәхнәви киңәшләре"

Җырлап азапланучы яшь җилкенчәкләргә

Тавышым юк, нота белмим, дип уфтанма. Селкенә белсәң, шул җиткән. Сәхнәгә чыкканда халыкка күрсәтердәй нәрсәләреңне кием-салым белән томаламау хәерле. Хәзерге тамашачы җырны күз белән тыңларга яратучан – шуны һәрчак исеңдә тот. Көйгә туры киләме, юкмы, әмма авызың тиешле вакытта ачылып-ябылып торсын – җырчы өчен иң мөһиме шул.
Кайбер һөнәр ияләре ашау-эчүгә тиешенчә игътибарлы булмый: ни эләксә – шуны сыптыра. Болай итәргә һич ярамый. Сәхнә кешесе ул, кем әйтмешли, күз өстендәге каш! Артист халкы, гадәттә, махсус диета тотарга тырыша. Син дә тот, димим, шулай да җиләк-җимешләргә, яшелчәгә, ярмаларга аеруча өстенлек бирү мәслихәт. Яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, ачыргаланып, өтәләнеп җырлау өчен көч күп кирәк. Шуңа күрә өстәлеңдә һәрвакыт суган-сарымсакның яшел кыяклары, шулай ук яшел борчак, зәңгәрләнгән тавык, әче кызыл борыч булсын. Үрле-кырлы сикереп җырларга яратучыларга нашатырь спирты да файдалы дип беләм. Тиешле микъдарда һәм дөрес итеп кулланган очракта, әлбәттә.

Көй мәтәштерүчеләргә

Этләр шыңшыганны, мәчеләр мырлаганны, сыерлар мөгрәгәнне, сарыклар акырганны, бәбкәләр пипелдәгәнне, тычканнар чыелдаганны, капка шыгырдаганны... Кыскасы, менә шуларның барчасын бергә укмаштырып көй язу – әллә ни авыр эш түгел. Колагына аю баскан һәр кеше бу эшне башкара ала. Син шуны исеңдә тот: моңсыз кеше генә менә дигән моңсыз көй чыгара ала. Синең дә ни моңың, ни гармуның юк дигәндәй, гомумән, өч тиенгә торырлык та талантың үзенең барлыгын сиздерми икән, бернинди икеләнүсез бу эшкә тотына аласың. Ышанып әйтәм: көйсез көйләрне чутсыз язып, халыкны шашар чиккәчә җиткереп, син тәмам туйдырып бетерәчәксең әле! Халыкны гарык булырлык дәрәҗәдә туйдыра алсаң да, үзеңне туйдыра алмассың... Шунысы жәл, әлбәттә.

Җыр сүзләре әвәләүчеләргә

Иренмә, ал кулыңа каләм, куй алдыңа кәгазь. Шулай иттеңме?! Инде хәзер тотын язарга. Башыңа ни килә – шул хакта яз. Партадаш малаең исеңә төштеме – яз. Әниең сине сигез яшенә кадәр имезгән идеме әле – төшер шул турыда кәгазьгә! Авылда мунчагыз бармы? Яз, әйдә, шул кара мунча хакында. Рифма-ритм дигәннәрен син белмисең инде, шуңа күрә башыңа сүзләр өере ничек килә – тот та ничек бар шулай сырла. Син – минем мунчалам, син – минем сабыным, диген... Мәтәштер инде шунда. Сөйгәнең сине сөймиме? Сөймәсә, кирәге бер тиен! Шулай дип яз. Сине берәрсе машинасына утыртмадымы? Аһ, баеган икән берәү, әйеме?! Яз шул кабахәт турында. Борының кычыта башладымы? Яз! Рәхәтләнеп төчкердеңме – җәһәт кенә җыр тексты итеп әвәлә. Күзеңә ни күренә – яз, яз, яз!!! Колагың ни-нәрсә ишетә – җыр итеп әтмәллә. Барысын да тизрәк кәгазьгә теркәргә ашык, юкса, соңга калуың бар. Такмак-шакмак язучы бер син генә түгел. Сез – күп, сез – мүре, сез – колорадо корты кебек һаман үрчисез. Бәхетегез (сөен!): сезне берничек тә туктатып, бетереп булмый. Шуңа күрә бернигә дә карамыйча, кәгазь кыштырдатуыңны бел инде син. Язып арысаң, үзең үк көй чыгарып кара. Әгәр талантсызлыгың бик көчле икән – бәхетеңне җырлап сына.

Шырдый-бырдый җыр тыңларга яратучыларга

Һәрвакыт шулай талымсыз бул. Җыр сүзләренә беркайчан да игътибар итмә. Юк-барга кәефеңне бозма. Йөрәгем – тиреслек, дип җырлыйлар икән – кул чап, афәрин, диген! Берәр җиргә, мәсәлән, диңгезгә, утрауга, джунглига чакырып шыңшыйлар икән, син хискә бирелеп, юл өчен кешеләрдән бурычка акча җыя башлама тагы. Син «җыру»ны болай гына тыңла. Күңелеңә якын алмыйча гына. Мин генә ул гел шулай, җанга якын алып, үз-үземне интектерәм. Борчылам, янам – нервынный кешегә әйләндем инде тәмам. Ә син – тыңла, тыңла... Сөен һәм кул чап! 


Лебиб ЛЕРОН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»