поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.12.2008 Шоу-бизнес

«ТОРМЫШКА АШКАН ХЫЯЛ»

«Татар Җыры-2007» фестивале турында документаль фильмны “Яңа гасыр» каналыннан бер күрсәттеләр инде. 20 декабрь көнне тагын күреп булачак. Татар эстрадасы турында беренче документаль фильмның авторы Илназ Сафиуллин белән әңгәмә корабыз.

Бу фильмның идеясе ничек барлыкка килде?

 

– «Татар Җыры-2007» фестивале алдыннан сентябрьдә «Йолдызлар фабрикасы» проектына кастинг үткәрелгән вакытта уйладык бу турыда. Фестивальнең нечкәлекләрен, асылын ачып бирүче, аны әзерләү дәверендә тамашачылар күрми-белми калган якларын күрсәтүче документаль фильм төшерү идеясе “Барс-Медиа” компаниясендә эшләүче Дамир Барышев белән Рәшит Габидуллинга килде. Күп уйлап тормыйча миңа мөрәҗәгать иттеләр. Мин бик кызыксынып алындым бу эшкә. Чөнки мондый проектның әле булганы юк. Үз өстемә режиссура, сценарий язу, фильмны алып бару, журналист эшен алдым. Курыкмыйча әйтә алам: бу проект үз гомеремдә иң зур эшләрнең берсе. Әлбәттә, Рәшит белән Дамирга зур рәхмәтлемен, алар ярдәме белән зур тәҗрибә тупладым.

 

– Фильм нәрсә белән үзенә җәлеп итә һәм нинди авырлыкларга дучар булдыгыз?

 

– «Татар Җыры» ул татар эстрада сәнгатенен иң зур чарасы. Аңа бер ел әзерләнәләр, ләкин шул әзерлекнең нинди катлаулы, йөзәрләгән профессиональ хезмәткәрләрнең күпме эш башкаруларын беркем күрми һәм белми. Тамашачылар өчен әзерләү чоры һәм сәхнә арты тормышы ябык. Төп максат – тамашачыларга барлык дөреслекне һәм фестивальнең техник һәм иҗат ягын, проблемаларын тасвирлап бирү. Репетицияләр, оештыру комитетының җыелышлары, яшь артистларның борчылуы, танылган җырчыларның уй-фикерләре, техникларның эше – монда барысы да кергән һәм бер сюжет линиясенә буенча бара. Ә иң авыры шул – алдан нәрсә булачагын белеп булмый. Фильмны төшерү дәверендә бик күп җирләргә өлгерергә, параллель рәвештә берничә вакыйганы төшерергә туры килде.

 

– Фильмда артистлар тормышының кытыршы яклары бар. Башка тыелган темалар да булгандыр. Фильмны экранга чыгару рөхсәте авыр бирелдеме?

 

– Чынлап та, фестиваль көннәре узып, 2008нең маенда фильмны әзерләп бетергәч, аны халыкка чыгару проблемасы килеп басты. Дөресен әйткәндә, ул фильмны без якынча 15 тапкыр төзәткәнбездер, ни өчен дигәндә – иң беренче версияләрендә кайбер сәхнә тормышында булган скандаль күренешләр, артистларның котны алырдай кискен фикерләре күп булды, һәм шул сыйфатта чыккан булса, тамашачыларның чиксез яраткан артистларының күбесенә карата мәхәббәте бер секунд эчендә сүрелер иде. Шуңа күрә, фильмны күп тапкыр төзәтеп, иң кызыклы моментларны гына калдырып, бердәм сюжет ясап тапшыргач, ниһаять, халыкка чыгарырга рөхсәт бирделәр. Шулай итеп, барлык 100 сәгать төшерү вакытыннан 40 минутлы документаль фильм барлыкка килде. Уйлап карасаң, күпме кызык һәм җаннарны тетрәндерерлек кадрлар керми калды. Ләкин, минемчә,  фильм аша халыкка җиткерергэ теләгән барлык мәгънәне тулаем ачып бирә алдык. Фильмны караганнан соң кайберәүләрнең татар эстрадасына карата фикерләре дә үзгәргәндер, бәлки.

 

– Ни өчен «Тормышка ашкан хыял»?

 

– Күп кенә артист өчен «Татар Җыры»на эләгү, анда чыгыш ясау иң зур хыялларның берсе булып тора. Оештыручылар бу фестивальне халыкка таныту, якынайту, тарихта мәңгеләштерү өчен әйтеп бетергесез күп көч куя. Тамашачы да читтә калмый: яраткан җырчыларын ел дәвамында тыңлап, ишетеп, радиодан сорап, альбомнарын сатып алып җиңүчеләрне күрергә дип килә бу чарага. Барысы өчен дә «Татар Җыры» – ул хыял һәм ел ахырында ул тормышка аша. Ә исемен, озак эзләгәннән соң, машинада барганда уйлап таптым.

 

– Аны каян һәм кайчан күреп булачак?

 

– 20 декабрь көне 13.30 сәгатьтә “Яңа гасыр” каналыннан. Шулай ук күптән түгел генә ачылган үземнең шәхси ilnaz.ru сайтында да карап була, интернет-браузерларыгыз гына яңартылган булсын.

 

– Рәхмәт, Илназ.

 

– Зур үс.

 


Булат ЗАКИРОВ
Барс-Медиа
№ --- | 18.12.2008
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»