|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2013 Экология
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев:Асфальтта уйнап үскән кеше урманда эшли алмыйдырТатарстанда шушы көннәрдә беренче тапкыр Урман көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Әлеге бәйрәм нәрсәдән гыйбарәт булачак та, анда кемнәр катнашачак? Әлеге һәм башка сорауларга ТР урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев җавап бирде. – Наил Гамбәрович! Бәйрәм уңаеннан планлаштырылган чаралар белән таныштырып үтсәгез иде. – Урман – яшәү чыганагы. Урмансыз су юк, су булмаса – икмәксез калабыз. Табигать безне киендерә дә, ашата да, эчертә дә. Шуларны да күздә тотып булса кирәк, Берләшкән Милләтләр Оешмасы быел 21 март көнен Урман көне буларак билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан югары уку йортларында, мәктәп-гимназияләрдә, балалар бакчаларында үсеп килүче яшь буынга урманчыларыбыз “урман дәресләре”н үткәрәчәк. Киләчәктә исә мондый дәресләрне оештыру традициягә әйләнер дип ышанабыз. Шәхсән үзем КФУда дәресләр бирәчәкмен. Шушы эш белән без яшь буынны урманга тартырга булдык. Табигатьне саклау, яклау кешенең үзеннән торганын онытмыйк! Дөньядагы иң зур урман запасы – Россиядә. Ул шуның белән дан тота да. Урманга соңгы вакытта игътибар артты. Нинди генә эшкә тотынма – аны агачтан башка үтәп булмый. Шуңа күрә бәйрәм көнне без эш белән уздырмакчы булабыз. Март ае булса да, Саба районында урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә кәлшәләр үстерәбез. Биредә тамыр системасы ябык булган 12 млн данә элита сортлы агач үсентеләре үстереп, утырту материаллары урманнарны торгызуда файдаланылган да инде. Аена 4 мең төп нарат, чыршы үсентеләре әзерләнә. Инде бүгеннән машина-тракторларны янгынга каршы торырлык хәлгә, тәртипкә китерәбез. – Урманга игътибар кирәк, дидегез. Бу җәһәттән республикада урманнарны торгызу буенча нинди эшләр планлаштырыла? – Татарстанның урманнар күплеге белән әллә ни мактанырлыгы юк. Барлык мәйданнарының 17,5 процентын – 1 млн 271,1 мең гектарын – урманлыклар тәшкил итә, бу бик аз. Ә бит 1800 нче елларда әлеге күрсәткеч 52 процент булган. Имәнлекләргә генә тукталсак та, алар барлык урманнарның 15 процентын били, ягъни 193 мең гектар. Сугыш еллары, аннан соң зур шәһәрләр төзү, янгыннар урманнарны бик киметкән. Һәр йөз ел саен 1 миллион гектар урман юкка чыккан, дигән сүз. Хәзер безнең алда урманнарны торгызу бурычы тора. Тиздән республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме белән, Кайбыч урман хуҗалыгында, Россиядә беренче буларак, “Россия имәнлекләре”дигән фәнни-тикшеренү үзәге төзелә башлаячак. 497 млн сумга төшәчәк әлеге үзәкне торгызыр өчен барысы да әзер. Безнең урманнарда үсүче йомшак яфраклы агачларны алмаштырыр вакыт җитте. Моның өчен дә мөмкинлекләр бар. Озакламый Алабуга махсус икътисадый зонасында Төркиянең “Кастамону Энтегре” дигән компаниясенең ДСП һәм МДФ әзерләү заводы сафка басачак. Анда йомшак яфраклы агачлар эшкәртеләчәк. Фаразлар буенча, 2015 елда анда көненә 3000 кубометр агач эшкәртелер дип көтелә. Бу – агач төялгән 150 машина дигән сүз. Саба урман хуҗалыгында үзагач эшкәртү заводы сафка басачак. Биредә пеллет җитештермәкчеләр. Пеллет ул – агачның бер төре, аны җылыту өчен кулланырга була. Әле тагын “Урман” ДБУнең 55 питомнигында 70 млн данә урман утырту материаллары әзерләнгән. 2327 гектар гомуми мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шулардан 1972 гектарында – урман утырту, 334 гектарында – урманнарның табигый яңарышына ярдәм, 20 гектарында – комбинацияле урман торгызу эшләре. Тагын юл буйларында, халык күпләп ял итә торган һәм туфрак эрозиягә дучар булган урыннарда 1589 гектар гомуми мәйданда агач утыртылган, бу юнәлештә эшне дәвам иттереп, 2018 елга кадәр андый урыннарда сакчылык максатларында агач утыртуны 70 мең гектарга җиткерү күздә тотыла – монысы авыл хуҗалыгы максатларында каралып та, 3 ел буена тик торган җирләрдә һәм эрозияле урыннарда. Быел республикадагы автомобиль юллары буйларындагы урманлыкларда өстәмә 130 ял итү урыны булдыру бурычы да бар әле. – Билгеле булганча, соңгы берничә елда күзәтелгән табигый катаклизмнар Россия урманнарына зур зыян салды. Шул ук вакытта безнең урманнарда янгын очраклары күзәтелмәде. Моңа ничек ирештегез? Сере нидә? – Яхшы хуҗаның өе дә тәртиптә булырга тиеш. Янгынга юл куймау өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. 2006, 2010 елларда күзәтелгән хәвефле очраклар урманчыларны уяулыкка, җиңнәрне алдан сызганып куярга өйрәтте. Республиканың дүрт районында янгын-химик станцияләре төзелү, урман техникалары сатып алыну 2011–2012 елларда янгынны булдырмый калырга ярдәм итте. Быел Лениногорск, Саба, Биектау, Кайбыч районнарындагы станцияләргә Лаешта төзеләчәге дә өстәләчәк. Ә мондый мөмкинлекләр булганда янгынга юл куярга һич тә ярамый инде. Бер ел эчендә республика ярдәме белән 100дән артык техника сатып алынды. Соңгы өч елда 100 урманчы “УАЗ” машиналы булды. Бу – 100 кеше тиз арада үлән пыскыган җиргә барып җитеп, янгынны булдырмый кала алачак дигән сүз. Урман хуҗалыгында эшләүчеләргә уяулык кирәк. Йоклап ятып эш бармый. Һава торышының нинди булуына карамастан, алар һәрвакыт эштә, урманда булырга тиеш. Без исә, үз чиратыбызда, аларга барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз. Бүген урман хуҗалыкларында эшләүчеләрнең уртача яше – 41. Аннан да яшьрәк коллективлар, яшь җитәкчеләр эшли. Күбесе – авыл балалары. Асфальтта уйнап үскән кеше урманчы була алмыйдыр. Президентыбыз урман кордонында туган. Менә шуңа күрә дә табигатьне аңлый, урманнарны саклау, яңарту өчен көченнән килгәннең барысын да эшли. Урман кодексында, бар чыгымнарны хуҗа урманчы үзе күтәрергә, арендага алырга тиеш, диелә. Әмма Краснодар, Себер якларыннан аермалы буларак, безнең аз урманлы республика өчен бу дөреслеккә туры килеп бетми дип саныйм. Шуңа күрә Хөкүмәт тарафыннан булган ярдәмгә без бик рәхмәтле. – Алда Татарстанны зур вакыйгалар көтә. Әйтик, быел җәй Универсиада узачак. Анда дөньяның төрле төбәкләреннән килүче кунакларны нәрсә белән кызыксындырмакчы буласыз? – Кунакларга агач утырту мөмкинлеген тудыру тәкъдиме белән Казан мэриясенә һәм Универсиада җитәкчелегенә чыктык. Казанга килгән һәр кеше агач утыртырга тели икән – үсентеләр белән тәэмин итәчәкбез. Моның өчен зәңгәр чыршылар, тупылның мамык очырмый торган төрен әзерлибез. – Наил Гамбәрович, узган ел башкалабызда күпләп агач утырту акцияләре дә оештырылды. Әгәр дә ел саен шул рәвешле дәвам итсә, Татарстаныбызны тиешле дәрәҗәдә яшеллек белән тәэмин итеп бетерә алачакбызмы? Бу уңайдан сезнең алдагы елларга фаразыгызны ишетәсе килә. – Бер елда гына “яшел рекорд” булдырып булмый, моны барыбыз да яхшы аңлый. Бер урыннан икенче җиргә күчереп утырткан агач стресс кичерә. Кайвакыт ул авырый яки бөтенләй корый. Шуңа күрә аны утырткан көннән алып үсеп киткәнчегә кадәр игътибар үзәгендә тоту зарур. Эшләр шулай дәвам иткән дәвердә без рекордның беренче нәтиҗәләрен бары тик биш елдан соң гына күрә алачакбыз. Әлбәттә, өметләр зурдан. Дөньяда яшәгән һәркем табигатькә ихтирамлы, игътибарлы булсын иде. Яшеллек бит ул матурлык чыганагы гына түгел, ә безне яшәтүче һаваның сыйфаты да. Һава турында уйламыйча яшәргә була, ә менә суламыйча – юк. Бу хакта онытмыйк!
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|