поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.12.2008 Җәмгыять

УН КӨНЛЕК ХЕЗМӘТ

Көзге чакырылыш белән армиягә алынучылар китеп тә бетмәде әле. Ә инде солдаттан качып кайтучылар да бар. Шушы көннәрдә Казанның хокук яклау үзәгенә рядовой Алексей Гущин мөрәҗәгать иткән. Ноябрь ахырында армиягә киткән егет Тоцк гарнизонындагы частьларның берсендә булган хәл­ләргә түзә алмаган.

Быелның 2 декабрендә Алексей һәм армиягә Татарстаннан аның белән бергә киткән тагын берничә егет 21617 номерлы хәрби частька килеп җит­кәннәр. 18 яшьлек солдат әйтүенчә, беренче төнне үк аның республика Хөкүмәте тарафыннан бүләк ителгән сумкасын урлаганнар. Ә өлкән солдатларның берсе Алексейга әти-әнисенә шалтыратып телефон хисабына акча салырга кушкан. Бу таләп үтәлмәгән очракта, егеткә алга таба авыр буласын да әйткәннәр. Моннан тыш, яшь солдатларга яңа киемнәрен искегә алыштырырга да туры килгән. Сафта торганда арттан энә белән кадау, йоклаганда бармак арасына кыстырылган кәгазьгә ут төртү кебек күренешләр гадәти хәлгә әйләнгән. Яшь солдатлар 25-26 яшьлек Дагыстан егетләреннән зарлана.

 

Инде 4 декабрь көнне үк частька Алексейның әнисе һәм үги әтисе килеп җитә. Егетне 6 көнгә госпитальгә салалар. Табиблар аның гастриттан интегүен, температурасы күтәрелүен, тамагы авыртуын ачыклый. Хәрби часть җитәкчелеге исә борчуга калган әти-әнисенә егетне башка җиргә күчерергә вәгъдә бирә. Командирлар егетне чыннан да башка җиргә күчерәләр, әмма еракка түгел – рядовой Гущевны икенче тулай торакка урнаштыралар. Тик егет шул ук частьта кала. Төрлечә мәсхәрәләү һәм кыйнаулар дәвам итә. "Кабат түзәр чамам калмады, – дип сөйли Алексей хокук яклаучыларга. – 13 декабрь көнне әти мине өйгә алып кайтып китте. Хезмәт итәргә әзермен, әмма бу частьта түгел".

 

Татарстан Хәрби комиссариатында әйтү­лә­ренчә, алар Тоцкидагы хәрби часть белән элемтәгә кергәннәр, безнең егетләрнең хәлләрен белешкәннәр. Алар исә барысы да тәр­типтә дип җавап кайтарган. "Хәзерге вакытта Тоцкига сәфәр оештыру мәсьәләсе хәл ителә, – диде комиссариатның бүлекчә җитәкчесе Фәнис Гарифуллин. – Делегация составына Түбән Кама хакимияте һәм Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләре керер дип көтелә". Аның сүзләренә караганда, гарнизонда урнашкан частьларда безнең тагын 15 егетебез хезмәт итә. 

 

Бу – Тоцкида килеп чыккан беренче генә күңелсез очрак түгел инде. 2006 елда шул ук гарнизоннан 19 яшьлек Радик Хәбировны алып кайттылар. Егет үзе комада, ә аның авырлыгы 30 килога калган иде. Башта ачылган җинаять эшен соңрак ябып куйдылар. Ә гарнизон госпитале башлыгын эштән кудылар. Радик исә 14 ай комада ятканнан соң, 2007 елның 1 апрелендә – язгы чакырылыш башланган көнне вафат булды. 

 

Сүз уңаеннан, Россия армиясеннән 200 генералны кыскартачаклар. Дүшәмбе көнне илнең Оборона министрлыгындагы бер түрәнең сүзләренә таянып, мәгълүмат агентлыклары әнә шундый хәбәр таратты. Бүген Кораллы Көчләрдә 1 мең 107 генерал һәм адмирал исәпләнә. Моңа кадәр исә киләсе берничә ел эчендә 160 мең офицерның кыскартылачагын хәбәр иткәннәр иде. Килә­чәктә сержантларны да махсус укыту үзәкләрендә әзерләргә җыеналар. Полигоннар, укыту частьлары һәм хәрби вузларны берләштерәчәк бу үзәкләрдә уку вакыты якынча 2 ел булыр дип фаразлана. Шунысы кызык, армиядә яңача әзерләнгән сержантлар башкарачак вазыйфалар әлегә юк икән. Ничек кенә булмасын, бу үзгәрешләр рядовойларның тормышына да йогынты ясаячак. Яхшы булырмы, начармы – билгесез. Әлегә исә хәлләр менә шулайрак.

 


Камил ХӨРМӘТОВ
Ватаным Татарстан
№ 254 | 17.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»