|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2013 Мәгариф
Бушка укыйсың икән, авылга кайтып эшләМәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә белгечләр җитмәү соңгы елларда үзен бик нык сиздерә башлады. Һәм бу проблема бер Татарстанныкы гына түгел, илебезнең башка төбәкләре шулай ук кадрлар кытлыгы кичерә. Республикабызда инде күптән бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзлиләр. Исегездәдер, узган елны ук Татарстан парламентарийлары уку йортын бюджет нигезендә тәмамлаган студентлар соңыннан берничә ел дәүләт оешмасында эшләтүне күздә тоткан закон проекты булдырган иде. Әмма ул чакта Дәүләт Советы федераль дәрәҗәдә “Мәгариф турындагы” канунга әлеге үзгәрешләрне кертүгә ирешә алмады. Берничә көн элек Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика үзенең “Мәгариф турындагы” канунын булдырачак, дип белдерде. Парламентарийларга шушы канун нигезендә урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне алган һөнәре буенча берничә ел юллама белән эшләтүне билгеләү йөкләмәсе бирелгән. “Республикабыз ел саен йөзләгән белгеч әзерли, әмма аларның бик аз өлеше генә укуын тәмамлаганнан соң үз һөнәре буенча эшли башлый. Уку йортларында алынган теоретик белем гамәлдә кулланылырга – яшь белгечләр кырда, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә эшләргә тиеш. Кадрлар әзерләүгә сарыф ителгән салым түләүчеләрнең акчалары шул рәвешле кире кайтарылырга тиеш”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин. Әлбәттә, һәркем хезмәт урынын сайлауда ирекле, әмма дәүләт бюджеты хисабына профессиональ белем алган белгечләр күпмедер вакыт дәүләт файдасына хезмәт итсә, дөрес булыр иде, дип саный парламент башлыгы. Бу мәсьәләгә студентлар үзләре ничек карый икән? Айсылу Солтанова, Казан Идел буе федераль университеты, психология факультетының 2 курс студенты: Регина Низамова, Казан дәүләт медицина университетында ординатурада укый: Рамил Идиятуллин, Казан дәүләт аграр университуты, урман хуҗалыгы факультетының 5 курс читтән торып уку бүлеге студенты:
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|