|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2008 Бәйрәм
ЯҢА ЕЛНЫ КАРШЫЛЫЙБЫЗ!Яңа ел барлык дөньядагы һәр кеше тарафыннан да яратылган һәм көтеп алынган бәйрәм дип уйлыйм. Декабрь ае әле башланып та өлгерми, ә без инде Яңа елга әзерләнү мәшәкатьләренә чумабыз. Барлык мәшәкатьләр һәм борчулар иске елда калсын, ә яңасы бәхет, шатлык кына китерсен өчен ниләр эшләргә кирәк соң? Үгез елын нәрсә киеп каршыларга, табынны нәрсә белән бизәргә? Көнбатыш гороскопы буенча, әйткәнемчә, 2009 ел — Үгез елы. Ул йорт хайваны булганлыктан, Яңа елны өйдә — гаилә, туганнар һәм дуслар арасында каршылау яхшырак булыр. Үгез киемгә карата игътибарсызлыкны, шапшаклыкны кичерми. Өстенлекне бик ачык төсләрдә булмаган яңа киемгә бирергә киңәш итәләр. Кызыл төстән баш тартсагыз яхшырак булыр. Киемегезне сары, алтын, көмеш, пурпур, нәфис зәңгәр төсләрдә, табигый тукымадан тегелгәннәрен сайлагыз. Үгез кул эшләренә оста кешеләргә ярдәм итә, шуңа киемне үзегез тексәгез бигрәк тә яхшы. Ир-ат костюмнарын үгез яки сыер сурәте булган аксесуарлар белән бизәсәң дә җитә. Иң экстравагант кешеләр ковбой образын сайлый ала. Аксесуарлар табигый ташлардан, агачтан, җиздән, бакырдан яки алтыннан булса, яхшырак. Бәйрәм өчен меню төзү дә уен эш түгел. Өстәлегездә үсемлек ризыклар булсын, төп ашамлыкларны да салат яфраклары, яшелчә, җиләк-җимешләр белән бизәгез. Өйдә һәрчак муллык булсын дисәгез, табында да төрлелек булсын. Әйтик, балык, сарык ите, сырның берничә сортын куегыз. Яңа ел кичендә сыер итеннән баш тартырга киңәш ителә. Иң яхшы бизәү чарасы үгез сыны булыр. Мөмкинлегегез булса, зур тәлинкәгә ярма, салам, өстенә яшелчә, җиләк-җимешләр салып куегыз. Яңа ел каршыларга җыенган бүлмәдә шулай ук табигый материаллар булсын. Керамик савыт-саба, агач ботаклары, күркәләр, кышкы букетлар, чыршы ботаклары куерга мөмкин. Ашъяулык мамык, җитен яки тыгыз кәгазьдән эшләнгән һәм сары-алтын төстә булса яхшы. Сары, җирән, алтын, пурпур төстәге шәмнәрне өстәлгә куегыз яки бүлмәне бизәү чарасы буларак кулланыгыз. Килешегез, Яңа ел искиткеч бәйрәм. Һәр ел саен ул төрле, үзенчәлекле. Чыршы, мандарин исләре килгән бәйрәмне яратмыйча булмыйдыр. Яңа ел бүләкләрен ачу процессы үзе генә ни тора! Бу борынгы традиция барчабызны да шатландыра. Ничә яшьтә, нинди милләттән булсак та, бүләк алырга һәрберебез ярата. Бу хисле йола барыбызны да тигезли кебек, чөнки һәр кеше бүләк аша үзен ача, бүләк кайчак сүз белән әйтә алмаганны да чагылдыра ала. Кыскасы, бүләк — уникаль әйбер. Шуңа да аны үтеп барышлый гына, ашыгыч рәвештә сайларга ярамый. Бүләк ул, беренче чиратта, кешегә карата игътибар икәнне онытмагыз.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|