|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2013 Дин
Хатын-кыз белән ничек исәнләшергә?Гөлшат Ганиның “Хатын-кызга сәлам бирмәү – мөселманлык билгесеме?” (“ВТ”, 12.02.13) исемле мәкаләсе исламда әдәп-әхлак темасына фикер алышулар кузгатып җибәрде Дорфа мөгамәлә диннән биздерә Һәрбер мәчеттә (күбесендә) кизү торучы бабайлар була, чишенер өчен кием элгечләре куела. Менә шушы элгечләрдә матур гына 4-5 яулык һәм халатлар эленеп торырга тиеш. Әгәр мәчеткә башына бәйләмәгән һәм кыска җиңле күлмәк кигән хатын-кыз килеп керә икән, аны кизү торган бабай: “Хуш киләсез, кызым, нинди мәсьәлә белән килдегез, нинди ярдәм кирәк?” – дип елмаеп сәламләргә, килгән хатын-кыз үз проблемасын аңлатканнан соң: “Кызым, менә шушы яулыкларның кайсысы ошый, шунысын бәйләп җибәр әле, менә шушы халатны кисәң, тагы да яхшы була. Әйдә хәзрәт янына алып керәм, ул Сезгә барысын да аңлатыр, дога да кылыр. Машалла, Сезгә яулык ничек килешә икән”, – дип килгән хатын-кызларны мөмкин кадәр матур итеп каршы алырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә Мусаны (г.с.) явыз фиргавен янына да: “Ягымлы итеп сөйләш!” – дип җибәрде. Бәлки кеше мәчеткә беренче тапкыр, күңеленә тынычлык, гаиләсендә килеп туган сорауга җавап эзләп, дөньядагы гаделсезлектән туеп килгәндер. Беребез дә бу дөньяга намаз укып, ураза тотып килмәдек, барыбыз да җылы сүзгә, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ. Әгәр берәр җылы сүз, Коръән аяте, яхшы киңәш ишетергә дип килгән кешене мәчет ишегеннән керүгә: “Нигә яулык бәйләмичә килдең?” – дип җикеренеп каршы алсалар, ул кеше яңадан мәчеткә, гомумән, исламга килерме? Кызганыч ки, бүген мәчетләребездә кизү торучыларның байтагында әдәп-әхлак түбән дәрәҗәдә. Гөлшат ханым, Сез нинди мәдрәсәгә баргансыздыр, анысын әйтә алмыйм. Әйтик, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укырга керергә килгән һәрбер кешене ачык йөз белән каршы алалар. “Бер соравыбызга сәркатип ханым җавап бирергә алынмады. Менә бу әфәнде – өлкәнебез, дип соравыбызны янәшә өстәл артында утырган иргә юллады. Без күтәрелеп карауга, ул торып безгә аркасы белән борылып басты” дигән сүзегезгә ышану бик кыен. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге ир-ат мөгаллимнәр дә, сәркатипләр дә артлары белән борылып утырмый. Ислам шәригатендә чит ир-ат белән хатын-кыз кул биреп күрешергә тиеш түгел һәм хатын-кыз тавышы чит ирләр өчен хәрам санала. Шуның өчен хатын-кыз таныш ирләргә үзләре башлап сәлам бирми, әгәр ир кеше үзе алдан сәлам бирсә, хатын-кыз сәламне кабул иткәнлеген белгертеп, җиңелчә генә баш кагып китә. Әгәр инде хатын-кыз мәчеткә килеп, мәчеттәге кешегә сәлам бирсә, хәтта сәлам бирмәсә дә, алда язып үтелгәнчә, аны сәламләп каршы алырга һәм сорауларына җавап бирергә тиеш, бу мәчеттә эшләүчеләрнең вазыйфаларына керә. Инде бүген бездәге ислам вәзгыятеннән чыгып караганда, сәламләшү хакындагы сорау бик кечкенә мәсьәлә булып кала. Чөнки бездә бүген намаз укып, ураза тотучыларның да әхлаклары түбән дәрәҗәдә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әхлак – иманның яртысы”, – дигән. Инде мөфти дигәнебезнең чит хатын-кызның кулын үпкәнен телевизордан күрсәтеп торганда, мәчеттәге имамнарның мәчеткә үз проблемалары белән килгән хатын-кызга сәлам бирмәүләре бернинди әхлак киртәләренә дә сыймый. Рәсим Хәбибулла. Лениногорск шәһәре Редакциядән: Гөлшат Ганинең язмасын ТР Диния нәзарәтенә юллаган идек. Нәзарәт каршындагы Голамәләр шурасы рәисе Рөстәм Батыров, әлеге мәсьәләне 11 мартта булачак утырышыбызда тикшереп җавап бирербез, дип хәбәр итте. Ир-ат, хатын-кыз – бер-берсенә фетнә Хатын-кыз белән ир-ат бер мохиттә яши. Шуңа күрә аларны аерым күзаллау мөмкин түгел. Бигрәк тә шәһәр җирендә, эштә, укуда, транспортта еш күрешергә, аралашырга туры килә. Бер караганда, бу – имтихан. Имтихан авыррак булган саен безгә әҗере күбрәк биреләчәк. Билгеле, Төркия кебек илләрдә хәл башкачарак. Әйтик, кемгәдер кунакка барсаң, анда ишекне сиңа, һичшиксез, ир-ат ача. Кем бар анда, дип хатын-кыз сорамый. Әгәр киләсе кеше хатын-кыз икән, аны хатын-кыз каршылый. Әгәр дуслар, туганнар килә икән, хәл башкачарак. Чит кеше килә икән, ризыкны хатын-кыз әзерләсә дә, кунакны сыйлау, күңелен күрү – ир-ат вазыйфасында. Эш урынында да хатын-кызларга тыйнаграк булырга, ир-атларның игътибарын җәлеп итмәскә кушыла. Вәсвәсәләндереп йөргән хатын-кыз җәннәтнең исен дә сизә алмас, дигән хәдис бар. Дөрес, Төркиядә хатын-кызны мөмкин булган кадәр эшләтмәскә тырышалар. Һәрхәлдә, яулык ябу гына аз, сыланып торган кием кимәү, ир-атның игътибарын җәлеп итмәү, гомумән, шәһвәт уятмау таләп ителә. Хатын-кызның тавышы, хәрәкәтләре – барысы да ир-ат өчен имтихан. Ир-ат та – хатын-кыз өчен сынау. Юкка гына алар бер-берсе өчен фетнә дип әйтелмәгән. Янә ир бала белән кыз бала аерым тәрбияләнергә, әйтик, шәһәр җирендә, фатирда яшәгән сурәттә һәрберсе өчен аерым бүлмә юк икән, алар чаршау белән булса да аерылып куелырга тиеш. Инде мәчетләргә килгәндә, Төркиядә бервакыт галимнәр хатын-кызларның җомга намазына йөрүен тыйган булган. Хәзер мондый тыю юк. Барсыннар, вәгазь тыңласыннар. Дөрес, аларның аерым урыннары булырга, кергәндә-чыкканда уңайсызлык сизмәсеннәр өчен, аерым ишекләр ясалырга тиеш. Бездә бу җәһәттә хатын-кызлар иркенрәк йөри. Әгәр мәчетләрнең ишекләре тар икән, бу инде мәчет салучы ирләрнең проблемасыдыр. Хәзер кибетләргә дә ике-өч ишектән кереп булганны нишләп әле мәчеттә дә берничә ишек булмаска тиеш?! Бу ут-күз чыгу куркынычыннан саклану өчен дә мөһим. Менә Мәрҗани мәчетенә керәсең, хатын-кыз аяк-киеме дә, ир-ат аяк киеме дә янәшә тора. Әле ишеге тар булгач, бер-берсенә комачаулыйлар. Югыйсә ашханә ягында өстәмә ишек бар. Җомга көнне хатын-кызларны шул ишектән кертергә мөмкин ләбаса. Инде хатын-кызга сәлам бирүгә килгәндә, ниятең мөһим. Билгеле, хатын-кыз сәлам бирсә, баш кагып булса да китәргә кирәк. Шәригатьтә ничектер, белмим, әмма мин шулай эшлим. Дөрес, кайчак сәлам бирер дип исәнләшәсең, ул сәламеңне алмагач, уңайсыз була. Кайвакыт сәлам бирмәс инде дип кырыйга карыйсың, әмма ул сәлам биргәч читенсенәсең. Монда инде ике арадагы мөгамәләгә карый. Билгеле, өлкән яшьтәге апаларга, әбиләргә сәлам бирергә кирәк. Минемчә, яшьләргә сак булырга кирәк. Инде өлкән кешеләргә сәламләшү гадәти хәлгә әйләнә. Гөлшат ханым хатындагы кебек туганыңның сәлам бирмәве сәер. Әмма туганлык ерагая барган саен саклануың хәерле. Вәсвәсәләргә юл куймас өчен, саграк булуың яхшы. Алмаз САФИУЛЛИН
|
Иң күп укылган
|