поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
13.12.2008 Җәмгыять

“КУКМОР-ТРАНС” ИСЕМЛЕ СЕРИАЛ

Җәен үк, Казан 1нче автотранспорт предприятиесенең Кукмарадагы филиалы - “Кукмор-Транс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчеләреннән 42 имза салынган хат килгәч, анда барып, ыгы-зыгы белән якыннан танышып кайтырга туры килгән иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, хәтерләсәгез, “Безнең гәҗит”нең 16 июль санында “Кем гаепле? “Куяннар”мы, директормы, әллә бухгалтермы?” дигән язма басылды. Яңадан шул хәлләргә әйләнеп кайтырга туры килер дип кем уйлаган?!

Ул язмада эшчеләрнең хезмәт хакы кимү сәбәпләре, анда эшләүче кайбер хезмәткәрләр башбаштаклыгы хакында да язылды. Язма басылгач, шул җәмгыятьтән янә хатлар ява башлады. Башта теге язманың төп геройларыннан берсе Асия Мостафинадан (авт. - ул әлеге җәмгыятьтә диспетчер хезмәтен башкара), аннары эшчеләр язды. Аңа кадәр Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы, “Кукмор-Транс”ны һәр яктан мактап, бик күләмле язма бастырган. Әйтерсең “Безнең гәҗит” газетасында язылганнар әкият кенә!

 

“Кукмор-Транс”ка булган сәяхәтемне язганчы, шул оешма эшчеләреннән килгән тагын бер хатны сезнең игътибарга тәкъдим итми булдыра алмыйм.

ЭШЧЕЛӘРДӘН ТАГЫН БЕР ХАТ

Сезгә яңадан “Кукмор-Транс” эшчеләре яза. Сүзебезнең башы ген.директор хакында булсын әле. Безнең Леонид Григорьевич килде дә бөтенебезне җыйды, җыелыш ясады, ә анда бер эшчегә бер сүз әйттермәде. Берничә кеше сүз алып зарлана башлаган иде, нинди тыңлап тору ул. Тотынды кычкырырга, имеш, без аның алдында “кырмыскалар” икән. Тагын бер шулай хат язабыз икән, бөтенебезне дә эштән куачагын белдерде. Аны бернинди журналист та, прокурор да куркытмый. Ул безнең хәлгә керер дип уйлаган идек. Ышанычыбыз акланмады.( Л.Г.Наумовның чыгышын телефонга яздырып алганнар - Э.Ф.)

Үч алу хакында яза башласаң, аның очы-кырые юк. Әлеге дә баягы Асия ханым һәм Альбина Йосыф кызы инде. Алар хәзер эшчеләр белән исәнләшми дә.

Безнең беренче хатыбызны май аенда киселгән хезмәт хаклары язарга этәрде. Аннан соң, безнең район газетасы журналистын чакыртып сәхифә әзерләделәр. Ул сәхифәдәге әкият “Камыр батыр” әкиятеннән ким булмаган. Андагы хезмәт хакларын күреп, бөтен Кукмара шаккатты. Шофёрларның андый хезмәт хакын төшләрендә дә күргәне юк. Хәзер ягулыкларын киметтеләр. Эндәшергә курка йөртүчеләр, чөнки Асия апалары беренче хатка кул куйган өчен дә бәйләнеп, төртеп тора икән. Хәзер шофёрларга билет алып сатуны таләп итәләр, ә кондукторлар нәрсә өчен? Акча алып кайтырга күз күрмәгән, колак ишетмәгән план куйдылар.

Бездә күптән түгел 2 эшне бергә кушып эшләүчеләргә 20% хезмәт хакы түли башладылар. Мәсәлән, Сибгатуллина Миңсылу 1 ай, хезмәттәшен отпускка чыгарып, үзе генә эшләде. Аңа 20% түләделәр, ә Мөхәммәтдинова Сайрага бөтен оклад түләнгән (Нияз Хамматовичның туганы). Ни өчен шулай икән?

Бездә тагын бер яңалык. Нинди зур Кукмарада автовокзал юк. Бар иде, яптылар. Ни өченме? Чөнки узган сәхифәдә дә һәм бер җыелыш булганда да автовокзал кассиры үз фикерен әйткән иде, менә шуның өчен баш бухгалтер вокзал кадәр вокзалны яптырды. Менә үч итү нишләтә?! Кассирны эшсез калдырды...

КЕРЕМ – ЧЫГЫМ = ТАБЫШ

“Кукмор-Транс” җәмгыяте директоры Нияз Хаммат улы Фатыйхов янына кергәнче, автобус йөртүчеләр, кондукторларны күреп сөйләшми булдыра алмадым. Әйе, хәлләр булган шушы 5 ай эчендә. “Кем гаепле? “Куяннар”мы, директормы, әллә бухгалтермы?” язмасында фамилиясен күрсәтүемнән курыкмаган кассир Гөлнара Мөбарәкшинаны, чыннан да, эштән алганнар икән. Хатта язылганнарны үзем күрешкән кондуктор һәм йөртүчеләр дә раслады. Хәзер кемнеңдер исемен монда язуны кирәк тапмыйм. Алар, Гөлнара язмышын кабатлап, эшсез калудан курка.

Гөлнара Мөбарәкшина эштән куылганнан соң, аңа бик начар эчтәлекле СМС килгән. Ул СМС-хәбәр аның телефонында әле дә саклана. Андагы шакшы сүзләрне монда язып та булмый. Гөлнараның фикере бер:

– Мине шул диспетчер белән бухгалтер гына эштән алдырды. Алар безнең генераль директор Наумовка автовокзалның кирәксезлеге турында гел “тукып торды”. Менә шуның нәтиҗәсе бу. Автовокзал ябылгач, бер кешене эштә калдырырга мөмкин иде. Хәер, кирәкми... Автовокзал ябылганнан соң, башка вазифа тәкъдим итеп, әйтик, кондуктор итеп калдырырга уйласалар, мин анда барыбер калмаган булыр идем инде. Тынычлап эшли торган эш булса ярар иде, – диде Гөлнара, мин аның белән очрашкач.

АТХ директоры Нияз Фатыйхов белән булган әңгәмәбез менә мондый рухта барды.

– Мин килеп киткәннән соң нинди үзгәрешләр булды, Нияз Хамматович?

– Бернинди дә үзгәреш булмады. Ничек эшләдек, шулай эшлибез.

– Кыскартулар да булмадымы?

– Кыскартылды дип, безнең шул автовокзал ябылды. Ябылгач, анда эшчеләр кирәк түгел дигән сүз инде. Кассир белән җыештыручы гына иде. Кондукторлар белән шофёрларны кыскартмаска тырышабыз инде. Кеше кеше бит инде ул, күпме еллар биредә эшләгән дә булса...

– Ә нигә автовокзал ябылды?

– Зур чыгымнар сораганга күрә. Бюджет булышмый, үзебезнең акча җитми.

– Район газетасында чыккан мәкаләгә күз салсаң, сезнең АТХдан елына 8 миллион 484 мең табыш алына икән. Ә сез миңа: “Без зыянга эшлибез”, - дидегез.

– Әз бит ул. Авыл маршрутлары бөтенләй “убыток”ка эшли.

– Нигә йөртүчеләр үзләре билет сатарга мәҗбүр? Сезнең кондукторлар җитмиме?

– Җитә кондукторлар. Шофёрлар кеше аз йөри торган маршрутларда гына билет сата. Үзләре билет сата икән, аларга өстәмә акча түләнә. Аның бернинди авырлыгы да юк, теләк кенә кирәк. Тукталышта туктап, билет сату бик авыр дип беләсез мәллә?

– Бухгалтерыгыз эш урынында булмагач, сездән сорарга туры килә. Ике эшне бергә кушып эшләүчегә 20% өстәмә хезмәт хакы түләнә икән. Мөхәммәтдинова Сайрага процентлар урынына тулы хезмәт хакы түләнгән дип аңладым...

– Кемнеңдер эшен өлешчә генә башкарырга да мөмкин, аларга 20% өстәмә түләнә. Шулай ук ике кешелек эшне бер кеше башкарырга мөмкин, ул ике тулы хезмәт хакы ала.

Болары аңлашылды. Тик бер җирдә генә буталчыклык кала. Белүемчә, керем-чыгым=табыш! Шулай булгач яки район газетасы үз укучыларына дөрес мәгълүмат бирмәгән, яки директор мине зыянга эшлибез, дип алдап утыра. Елына 8 миллион 484 мең күләмендәге табыш шулкадәр аз ки, хәтта автовокзал тотарлык та түгел икән. Аннары, хаттан күренгәнчә һәм кондуктор белән йөртүчеләр әйтүенә караганда, монда бар проблема шул бер кешегә килеп төртелә. Ул да булса Асия Мостафина. Баш бухгалтердан ул кадәр зыян юк кебек. Хәер, аның да бер гөнаһы миңа билгеле. Аның кулыннан таратылган, директорның имзасы да булмаган айлык юл йөрү билеты миндә әле дә саклана.

АВЫРТКАННЫ НИК ЯЗМАДЫҢ?”

Директор белән әңгәмә барышында бүлмәгә диспетчер ханым Асия Мостафина килеп керде. Кайбер сорауларыма җавап бирүен сораган идем, ник сораганыма чын күңелдән үкенергә мәҗбүр булдым. Шул үтенечемә җавап итеп ишеткәннәрнең бер өлешен укучылар игътибарына тәкъдим итми булдыра алмыйм.

– Мин сезгә башка интервью бирмим дә, миңа аны бирмәскә дә куштылар! Без Кукмара район башлыгы Рәхмәтуллинда да “лично” булдык, район редакциясендә дә булдык. Без Илфат Фәйзрахманов белән дә шалтыратып сөйләштек. Син шундый яшь әле, “но” дөрес эшләмәдең! Дөнья бит ул! Хөкүмәт эшендә эшлим мин! Минем бит гаиләм, балаларым, оныкларым да бар! Сез мине алай пычрак атып язарга тиеш түгел идегез! Белдеңме?! Мин бит сезгә бер начарлык та эшләмәдем! Алай ярамый! Әле сез бик яшь, әле сезнең тормыш итәсегез, яшисегез бар! Мин эшемне төгәл эшлим. Минем эшемнән киткәнем дә юк. Авырсам да, эшлим мин. Авырып ята идем мин сез килгәндә! Ник язмадың син минем авырып ятканны? Башларын бәйләгән иде, яннарында дару иде аның, дип ник язмадың?! Мин синең язган статьяңа бер дә риза булмадым, дөрес язмадың син аны. (Әлеге нотыкның нинди тонда баруын тәфсилләп аңлатып тормыйм).

Кыскасы, мин 42 имзага каршы чыгып, Асия Мостафинага гына ышанырга, аның сүзләрен генә дөрес итеп газетага язарга тиеш булганмын. Кем минем сорауларга җавап бирмәскә кушты икән, дигән сорау туды. Әй, әйтми калмыйм тагын: Асия Мостафина бу юлы да бик авырый иде. Салкын тигән. Башта, тавышым юк, дип зарланган кешенең алдагы сүзләрне миңа кычкыра-кычкыра аңлатканда тавышы да ачылды, Аллага шөкер.

КУЫП ТОТТЫЛАР

Инде Казанга китү юлына җыенгач, телефоныма таныш түгел номер шалтыратты. Автобус йөртүчеләрнең берсе күрешеп сөйләшергә тели икән. Кукмара үзәгендә үзе үк эзләп табып, әйтәсе сүзләрен җиткерде:

– “Хәзер бик күп кеше рейсларда булган вакыт, кичке 6-7 сәгатьтә монда булсагыз, барыбызны да күреп сөйләшер идегез. Асия апаның теге статьягыздан соң барыбыздан үч алуына чыдый торган түгел. Менә кайбер йөртүчеләргә шалтыраттым да сезгә үзем хәбәр итәргә булдым. Диспетчер Асия безнең йөргән километрлар санын киметә. Ягулык та ул очракта азрак бирелергә тиеш инде. Артык бирелгәнен өстебезгә язып, хезмәт хакыбыздан тотып калу белән куркыта. Артыгын биргәне булмаса да”.

Шуннан соң әлеге йөртүче миңа барлык “километражын” исәпләп, норма буенча күпме ягулык тиеш булуын күрсәтте. Инде Казанга кайтып җиткәч тә, мине күрергә өлгермәүчеләр телефоныма тынгылык бирмәде. Димәк, чыннан да, бу вакыйга үзәкләренә үткән.

МӘСЬӘЛӘНЕ НИЧЕК ЧИШӘРГӘ?

Әлеге эш, андагы буталчыклар, кайбер хезмәткәрләрнең башбаштаклыгы хакында юрист белән сөйләшкәч, хезмәт кодексында мондый очракны да хәл итү юллары булуы ачыкланды. Гомумән, әлеге очракны хәл итүнең берничә ысулы бар.

Хезмәт кодексының 399нчы маддәсе буенча эш йөртергә исәпләсәләр, кондуктор һәм йөртүчеләр җыелышып, үз “теләк-тәкъдимнәрен” шикаятькә язып, имзалар җыярга тиеш була. Ике нөсхәдә эшләнгән бу хатның берсен – директорга, икенчесен Казандагы “Коллектив хезмәт бәхәсләрен хәл итү оешмасына” (“Служба по урегулированию коллективных трудовых споров”) җибәрәсе (407нче маддә). Мәсьәлә хәл ителгәнче, шикаять астына кул куйган кешеләрне эштән алып булмый. Бу хакта кодексның 405нче маддәсендә әйтелә. Шул юл белән эш алып барганда, директор да әлеге мәсьәләне хәл итүдән баш тарта алмаячак (406нчы маддә). Шуннан соң әлеге проблема буенча тикшерү була һәм эш хәл ителә.

Шулай ук Татарстанда Хезмәт буенча дәүләт инспекциясе дә, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да бар. Эш белән бәйле барлык хатларны хәтта интернет аша да шунда юлларга мөмкин. Үз хокукларын курыкмыйча яклый белгән һәм ярты юлда туктап калмаганнар гына алга карап яши ала бүген.

* * *

 Редакциядән: мәкаләдә минем дә исемем чыкканга, дәшми кала алмыйм. Чынлап та, Асия Мостафина миңа шалтыратты, һәм шактый саллы үпкәсен дә җиткерде. “Ник әле мин эшчеләр хатын бастырганмын да, ә менә Асия апа хатларына игътибарсыз...”

Аңлатырга туры килде: “Хатыгыз астына 42 имза җыйсагыз, һәм “БГ” газетасында элек чыккан язмадагы хаталарны тәгаенләп күрсәтсәгез, газетабызда урын түрдән. Әле гафу да үтенербез!” – дидем.

Ялганчы газета исемен кабул итәсем килмәде, һәм менә хәбәрчебез тагын юлга чыкты... Уйлавымча, бу кыйссаның сериаллары әле тагын булыр. Әгәр кешеләрне ризасызлык белдерергә җөрьәт иткәннәре өчен эзәрлекләү дәвам итсә, тагын кайтырбыз, тагын язарбыз... Шулай да гаделлек җиңәр дигән өметтә калабыз. Яхшылыкка ышанасы килә ич...

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

 


Эльвира ФАТЫЙХОВА. Казан-Кукмара
Безнең гәҗит
№ 49 | 10.12.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»