поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.02.2013 Тарих

Мәскәү һәм Казан: дала дипломатиясе моделе турында кайбер гомуми фикерләр

«Модель» сүзе термин буларак тарихи әдәбиятта еш кулланылмый, тарихчыларда ул хәзерге яңа фәннәр белән ассоциацияләшә. Мин бу сүзгә, тасвирланачак сюжетларны өйрәнгәндә, ниндидер төптән уйланган методология кирәк булганын ассызыклар өчен мөрәҗәгать итәм. […]

Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләре тарихына карата билгеле бер системага яки күренешләр «моделенә» корылган, шул рәвешчә тәртипкә салынган чагыштыру ысулын тәкъдим итү максатыннан шушы терминны кулландым. Шулай иткәндә бу системаның мантыйгы турыдан-туры сакланып калмаган вакыйгалар турында да мәгълүмат бирә ала. Лингвистлар бу методны югалган тел формаларын ачыклар өчен кулланалар, кайберәүләр кроссвордлар чишкәндә файдалана.

Московиянең татар дала дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрен өйрәнүче кеше шундый ук бурычны хәл итү – аз микъдарда сакланган һәм билгеле булган мәгълүматларны мөмкин кадәр файдалырак һәм тулырак итеп куллану юлларын табу алдында кала. Бер үк вакытта ул модельнең төгәл контурларын билгеләргә, тулган кәрәзләрдә сакланган мәгълүматлардагы мантыйк һәм функциональ элемтәләргә нигезләнеп, буш калган кәрәзләрне ачыкларга, аларны җентекләп мәгълүмат белән тутырырга тиеш. Мин биредә шундый модельләрне тасвирлауның берничә юлы һәм төрле дәрәҗәдә үзем тутыра алган кәрәзләр турында сөйләмәкче булам. […]

Алар (тарихчылар – ред.) тарафыннан еш кына барлык вакыйгалар да «кайнар» мөнәсәбәтләргә күчә торган дини һәм милли «салкын сугыш» рәвешендә аңлатылды. Мәскәү дәүләте, мондый сугышка тартылып, гасырлар дәвамында башта «Алтын Урда калдыклары» белән, соңрак Госманлы солтаны тарафыннан җитәкләнгән панисламистик коалициягә каршы көрәшкән, дип язылды. Бу нәүбәттән, 1480 ел Алтын Урданың формаль суверенитетын юкка чыгарган, ике чорны аерып торучы күчеш сызыгы буларак бәян ителде. Казан белән мөнәсәбәтләрне тасвирлау исә Идел буе дәүләтен яулап алу өчен ясалган һәм күпсанлы уңышсызлыклардан соң көтмәгәндә 1552 елда җиңү белән тәмамланган яуларга кайтарып калдырылды. […]

Чынбарлыкта исә Алтын Урда калдыклары үзара сугыша, ниһаять, 1480 еллар тирәсендә бер төркем җиңүгә ирешә. Мәскәү дә, Казан һәм Кырым белән бергә, җиңеп чыккан коалициянең әгъзасы була. Дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр прагматик һәм күпчелек очракта дустанә булып, аларның дипломатиясендә дини һәм милли каршылыклар нинди дә булса роль уйнамый. Шуңа күрә 1480 елның «татар игосы»на бернинди катнашы да юк. Госманлы

дәүләтенең бу чордагы Мәскәү-татар мөнәсәбәтләренә зур йогынтысы турында бернинди мәгълүматлар да билгеле түгел; панисламизм идеясе – буш сүз. Казанны алу (моны шулай ук Хаҗитарханга карата кабатларга була) башкалар белән берләшүдән, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, Мәскәү ягына чыккан татар-мөселманнарның ярдәменнән башка һичкайчан тормышка ашмас иде.

Сүзне шушындый рухта тагын дәвам итәргә мөмкин, ләкин бу урында, төп ялгышларны тикшерүдән туктап, мин, үземнең фикерләрне раслау өчен, «модельләр» турындагы дискуссиягә әйләнеп кайтырга телим.

Мәскәү-татар мөнәсәбәтләрен өйрәнүче тарихчының беренче бурычы – кулланыла торган чыганакларны төркемләү һәм аларның формаль моделен булдыру. Чыганакларның типлары табигый иерархия тәртибендә урнаштырылырга тиеш, алар арасында беренче урынны дипломатик чыганаклар алып тора. Фәкать алар гына документаль характерда, әлеге чыганаклар, адресатка аталган мәгълүматны җиткерүдән тыш, башка вазифалар үтәмәгәннәр. Кызганычка каршы, мондый чыганаклар тулы түгел һәм алар бу очракта Мәскәү елъязмалары мәгълүматларын туплаган күрше кәрәзләр ярдәмендә реконструкцияләнергә тиеш.

Елъязмалар – дипломатия тарихы буенча шактый четерекле чыганаклар. Аларның төп вазифасы – пропаганда, һәм алар дипломатлар тарафыннан түгел, бәлки Мәскәү мәдәниятенең «чит» вәкилләре – дин әһелләре тарафыннан язылган. Бу ике мәдәният бер-берсеннән шундый нык аерыла, еш кына ике төрле һәм капма-каршы мәгълүматлар агымы хасил итә. Без Мәскәү мәдәнияте турында ниндидер гомуми караш булдырганчы, бу тема үстерелергә тиеш.

Без һәрбер төрдәге чыганакның формаль контурларын ачыкларга тиеш булабыз. Дипломатия документлары төшенү өчен авыр һәм чиста славян теле кысаларында аларны аңлау мөмкин түгел диярлек (аларның елъязмачылар тарафыннан да бик еш кына аңланмый калганын әйтеп үтәргә кирәк). Мәскәү дипломатлары килгән хәбәрләрне үзләре дә аңламыйча укыганнар, язып барганнар һәм җавап биргәннәр дигән фикерне исә салкын акыл кире кага.

Дипломатлар жаргоны сыман төгәл, килештерелгән һәм консерватив жаргон башка юк. Нәкъ менә шушы килешенгәнлек, традиция безгә бу текстларны аңларга ярдәм иткән модельне тәшкил итә дә инде. Чөнки алар Каһирәдән алып Пекинга кадәр һәм Вильнодан алып Дәһлигә кадәр дипломатия теле булган Үзәк Азия төрки теленнән шактый консерватив, калькалаштырылган һәм сүзгә-сүз башкарылган тәрҗемәләр булып тора. Ул шул дөнья өчен латин теле ролен башкарган. […] Бу стиль Бөек Пётр чорына кадәр кулланылган, дипломатлар аны Һиндстандагы Могол идарәчеләре белән язышканда файдаланганнар [1]. […] Бу документларны төрки тел үрнәкләре белән чагыштырып укысаң, табигый, мәгънә охшашлыгы күзгә ташлана. Алар халыкара мөнәсәбәтләр буенча гына түгел, ә татар дәүләтләренең мәдәнияте һәм

хакимият институтлары характеры турында мәгълүмати яңа дөнья ачарга сәләтле. […]

Бу чыганакларның структурасы турында күп сөйләп булыр иде, ләкин, әйдәгез, хәзер аларны кулланып, татар институтлары моделенә, дала сәясәтенә һәм, гомумән, Мәскәү сәясәтенә мөрәҗәгать итик.

Әйтик, безне кызыксындырган вакыйгалар Казан ханлыгының сәяси структурасына турыдан-туры бәйләнешле һәм анда үзәк урынны биләп тора. Алтын Урда калдыкларында барлыкка килгән ханлыклардагы сыман, «хан системасында» яшәгән Казан ханлыгының сәяси төзелеше турында бик үк анык булмаган мәгълүматлар сакланып калган. Бу факт, гомуми күзаллау өчен Мәскәү чыганаклары биргән мәгълүматларга нигезләнеп, шактый ышанычлы модель төзергә һәм аны, күрше кәрәзләрдәге шуңа охшаш дәүләтләр турындагы мәгълүматны кулланып, мөһим детальләр белән тулыландырырга мөмкинлек бирә. Мондый типтагы системаларда ханнарның сузерен буларак вазифалары һәм чыганакларда «җир» дип атала торган төбәкнең социаль-икътисади элитасы арасында шактый тирән упкын яши. Теоретик яктан бер генә дәүләт тә ханнан (Чынгыз хан нәселе дәвамчысы) башка яши алмый: ул мөстәкыйльлекне гәүдәләндерә, дипломатия, югары мәхкәмә һәм хәрби өлкәләрдә өстенлекле вазифаларга ия була. Хан урынын әлегә биләмәгән дәвамчыны «җир» традицион мөстәкыйль хакимият булган урыннарның берсенә тәхеткә утырырга чакырырга, «җир» аның кандидатурасын кабул итәргә тиеш була. Элеккеге Алтын Урда биләмәләрендә андый урыннар дүртәү: Казан, Кырым, Хаҗитархан һәм Себердә Төмән. Алар төрле характердагы йогынтылы хезмәттәшлек үзәкләре булып, бигрәк тә икътисади яктан дала белән дала булмаган өлкәләрне тоташтырган урыннарга әверелгән. Әлеге үзәкләрдәге иҗтимагый һәм икътисади тормыш көчле күчмә кланнар, сәүдә династияләре һәм игенче җәмгыятьләре тарафыннан контрольлек ителгән. Бу магнатлар чыганакларда «кенәзләр» дип атала («бәк» – төркичә, «кенәз» – русча). Шулар арасында дүртесе «карачы» титулына ия булган (бу термин монгол чорында бөтен Алтайга хас), алар дәүләт советын тәшкил иткән.

Бер генә хан да карачылар ярдәменнән башка идарә итә алмаган, чөнки соңгыларының карары нигезендә ул үзенең сараен һәм хәрби иярченнәрен тоту өчен җир алган, билгеле бер салымнарга, монополияләргә ия булган һ.б. Бу – килешүгә нигезләнгән мөнәсәбәтләр. Ханны кабул итеп, «җир» дәүләткә әверелгән, ә хан, үз чиратында, «карачы»ларны дәүләт советы итеп раслаган. Ләкин болар бер үк вакытта хәрәкәтчән мөнәсәбәтләр булган, әгәр дә гадәти шартларда «җир» ханнан котылырга теләсә, аерым индивидуум яки династия үзенең хакимиятен ныгыта алса, ул инде Кы­рымда еш күзәтелә торган тулы автократия рәвешен алган. Чыганаклар безгә Кырым баш «карачы»сының Василий IIгә Миңлегәрәйнең үлеме һәм тәхеткә аның улы Мөхәммәтгәрәй утыру

турында язган хатында сурәтләнгән зәгыйфь тотрыклылыкның төгәл чикләрен күрсәтәләр: «Бог сделал меня князем и Менгли-Гирей сделал меня князем, и если кто-либо мог бы придираться ко мне или спорить со мной, это был этот Менгли-Гирей, кто мог сказать: «Я сделал тебя князем…», но этого хана (ягъни Мөхәммәдгәрәйне – ред.) бог сделал ханом, так же, как и четверо из нас «карачи», под моим руководством сделали его ханом».

«Алла» дип биредә, әлбәттә, нәселдән килгән хокук аталган. Кенәзләр, Чыңгызыйлар кебек, үзләренең дәрәҗәләренә билгеле бер олылык системасы хисабына ирешкәннәр. Шул вакытта аларның статусы хан тарафыннан гадәти символик никах аша расланган. Бу бик нәзакәтле һәм катлаулы мөнәсәбәтләр була, һәм без алда күрербез: Мәскәү дипломатлары моны аңлап һәм хәйлә белән бик оста эш йөрткән. Әйе, алар бу системаның асылына төшенгән, ә менә тарихчылар тиешле дәрәҗәдә игътибарга алмаган. Ә бит шуннан башка Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләрен аңлау мөмкин түгел.

Хәзер дала сәясәтенең башка контурларына да игътибар итү кирәк. Гамәли яктан кыпчак далалары үзенә күрә җир диңгезе буларак күзаллана: без атаган шәһәрләр – аларның портлары, кәрваннар – аларның сәүдәгәр конвойлары, төрки һәм славян казаклары – пиратлары. Урта диңгездәге кебек үк, алар сәяси киртә дә, икътисади арадашчы яки ялгаучы боҗра ролен дә үтәгән. Ләкин бу чагыштыру тулы түгел, чөнки далада күчмәннәр яшәгән һәм алар күчмән терлекчеләр тарафыннан контрольдә тотылган. Әлбәттә, алар диңгезчеләр һәм балык тотучылар ролен дә уйный алганнар, ләкин бу очракта соңгыларының мөһим үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Бу вакытта иң көчле күчмәннәр саналучы нугайлар үзләренең билгеле бер күченү циклы барышында әлеге «порт»ларга даими кереп йөргәннәр, тик бу биләмәләрендә шәһәрләр булмаган һәм алар шәһәрләр булдырырга омтылмаганнар да. Чыңгыз хан вакытындагы монголлар кебек, нугайлар даланы яшәү өчен яраклаштырылган урын дип кенә түгел, ә сәяси һәм хәрби хакимият тупланган урын дип тә күргәннәр. Чыңгыз, әйтик, кем даланы үз кулында тота, шул шәһәрләрне дә буйсындыра дип санаган. Башка күчмәннәр кебек үк, нугайлар да, шиксез, шәһәрләрсез яши алмаган: базарларга үзләренең терлек көтүләрен һәм ат табуннарын куып килгән, биредә, үз чиратында, көнкүреш өчен мөһим булган тоз, тимер һәм башка шуларга охшашлы кирәк-ярак алган. Күчмә һәм утрак тормыш алып баручы җәмгыятьләр арасындагы идеаль мөнәсәбәтләр үзара тыкшынмауга нигезләнгән булырга тиеш, һәм ул бердәмлекне тәэмин итәчәк дип саналган. Нугайлар мәскәүлеләргә еш кына болай дип әйткәннәр: «Без тавыкның ботын сындырмыйбыз, сез дә колынның ботын сындырмагыз» [2]. Мәскәүлеләрнең бернинди колыннарга, бигрәк тә аларны сатып алгач, тияргә теләмәүләре бу чорда гадәти күренеш булган: алар ел саен нугайлардан төньяк-көнбатышта сугышлар алып бару өчен кирәкле 30-40 мең ат алып кайтканнар. Көнчыгыштан мәскәүлеләр атлар гына

кайтармаган: XVI гасырның уртасына кадәр традицион Идел һәм дала юллары Мәскәү өчен иң мөһим тышкы сәүдә артерияләре булып торган [3].

Концептуаль структураның тагын бер мөһим элементын атау сорала. Ул – славян-татар мөнәсәбәтләре нигезенең рухы. Документаль чыганаклар, дипломатлар язышуы елъязмаларга капма-каршы килә, бу мөнәсәбәтләрнең прагматик кына түгел, тышкы яктан, чыннан да, дустанә, милли һәм дини ызгышсыз булганын раслый. Мин моны дипломатик язмаларда елъязмалардагы мәсхәрәләү теле кулланылмаудан күрәм. Дипломатлар мәдәни һәм дини аерымлыкларны исәпкә алмаган гына түгел, аларны ачыктан-ачык таныганнар һәм шулар нигезендә карар кабул иткәннәр. Һәрьяк икенче якның дини мәдәниятен шул дәрәҗәдә ихтирам иткән ки, моны бүгенге тарихчылар мөмкин хәл дип кабул итмиләр. Килешүләр, гадәттә, дини ант белән беркетелгән, антны һәрьяк үз дине тәртибендә биргән («һәрберсе үз дине буенча» дип хәтта елъязмаларда да әйтелә): мәскәүлеләр – тәре белән, мөселманнар – Коръән белән, шушы максатлар өчен бер данә Коръән Кремльдә сакланган. […]

Без даланы бербөтен сәяси һәм икътисади система буларак карыйбыз, һәм ул 1390 елларда Аксак Тимер тарафыннан икътисади нигезе җимерелгәннән (Азак, Хаҗитархан, Үргәнеч) алып Идел буе үзәкләрен Мәскәү басып алуларына кадәрге чорда коточкыч зәгыйфьләнү кичерә. Бу көчсезләнү, әлбәттә, Госманлы дәүләтенең яулап алулары һәм Европадагы бөек географик ачышлар йогынтысында барлыкка килгән халыкара сәүдә өлкәсендәге революцион үзгәрешләрнең бер өлеше була. Аның нәтиҗәсендә Үзәк Азиядәге кәрван юллары үзләренең элеккеге әһәмиятләрен югалталар.

Бу торгынлыкны сәяси яктан өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренче фаза 1470 елларга кадәр дәвам иткән һәм бер-берсен тулыландырган ике процесс белән билгеләнгән: сәяси хакимиятнең үзәктән читтәге күптән утрак тормыш мәдәнияте булган дәүләтләргә күчүе һәм аларның һәрберсендә якын киләчәктә яңа династияләргә нигез салачак сәяси һәм икътисади берләшү өчен көрәш. Бу – империя таралганнан соң була торган гадәти күренеш. Ләкин биредә шунысын да исәпкә алырга кирәк: Сарайда көчле сәяси хакимиятнең юкка чыгуы Сарай империясенең элеккеге өлкәләре арасында элемтәләрне өзми. Өч мөһим үзәктә (Мәскәүдә – Василий Iнең нәселе, Бакчасарайда – Хаҗигәрәйнең нәселе, Казанда – Олуг Мөхәммәднең нәселе) барлыкка килгән династияләр тотрыклы булмаган килешүләр һәм үзгәреп торган язмышлар чорында еш кына төркемнәргә берләшә. Бер оешкач, алар ныклы союз төзегәннәр, ул союз даланың тотрыклылыгын гына тәэмин итеп калмый, ә ярты гасыр дәвамында шактый дәрәҗәдә Көнчыгыш Европа тарихы барышын да билгели.

Союзның төп максаты һәм икенче этапның төп билгесе булып, шиксез, далада тотрыклылыкны саклау исәпләнә. Үзәктән читтәге дәүләтләр моңарчы Алтын Урда тәэмин итеп торган көнчыгыш базарлар белән турыдан-туры

элемтәләр урнаштыруга елдан-ел ныграк мохтаҗлык кичерә, аларга шулай ук терлек һәм терлекчелек азыклары кирәк булган. Тотрыклылыкның мөһим шарты булып күчмәннәр өстеннән, бигрәк тә Сарайга якын урнашкан һәм «Олы Урда» дип аталган кабиләләр берләшмәсе өстеннән контроль урнаштыру торган. Башка кабиләләр утрак тормыш алып барган дәүләтләрнең башкалаларында үзләренең йогынтыларын көчәйтүче династияләр тирәсендә берләшкәндә, Олы Урда Чыңгызыйлар белән бергә баш шәһәрсез кала.

Ул чорда күпчелек конфликтларның килеп чыгуында үзенә «утырырга» урын эзләүче Олы Урда гаепле була. Мәскәү, Кырым һәм Казан союзы шушы омтылышларны тыярга, далада тынычлык урнаштырырга һәм Олы Урда тирәсендә боҗраны кысарга мәҗбүр ителә. Эш уңышлы хәл кылына (бу яктан 1502 елны кырымлылар тарафыннан Хаҗитарханны алу мөһим роль уйный). Әлеге җиңү шулкадәр хәлиткеч була ки, далада барлыкка килгән вакуум нәтиҗәсендә элеккеге фикердәшләр үзләре каршылыкка тартылалар. Килеп чыккан яңа конфликт өченче этапны ачып җибәрә һәм якынча 1520 елдан башлап русларның Идел буен яулап алуларына кадәр дәвам итә.

Мәскәүнең Казан белән мөнәсәбәтләрен шушы сәяси барышның, шушы процессларның бер өлеше итеп карау мәҗбүри.

Бу мөнәсәбәтләр Олуг Мөхәммәд тарафыннан ханлык оештырудан, 1445 елда Василий IIне әсир итеп алудан һәм аны азат итүдән башланып китә. Историография традициясе бу вакыйганы алласызларга каршы алып барылган бетмәс-төкәнмәс көрәш барышында милләт дәрәҗәсендәге бәла дип бәяли, ләкин Василий IIнең шундук диярлек азат ителү сәбәпләрен аңлатмый. Кайбер елъязмалар зур суммадагы ясакка ишарә ясый, ә марксист тарихчылар биредә хезмәт ияләренә каршы заговор күрә. Без ышанычлырак аңлатма бирә алабыз. Василий IIне азат итү ике арадагы союзны рәсмиләштерә һәм Шемякага каршы гражданнар сугышын җиңү белән тәмамларга мөмкинлек бирә. Бу вакыйга –Василий һәм аның дусты Олуг Мөхәммәд өчен озакка сузылган мөнәсәбәтләрне көйләүнең кульминациясе. Алар инде элегрәк тә берләшкән булалар. 1432-1433 елларда Василий кышны Олуг Мөхәммәднең Кырымдагы ставкасында үткәрә. Елъязмалар бу вакыйганы шартлы һәм искергән сүз – «ярлык алу» белән аңлаталар, вакыйлар исә аларның сәяси мәсьәләләрне киң масштабта, шул исәптән Московиядә, Литвада, Кырымда берләшү процессларын тикшергәннәрен раслый.

Фикер алышу озак һәм кискен бара: Олуг Мөхәммәдкә Кырымны алырга ярдәм иткән кайбер кабиләләр Василийны яклаганнар, кайберләре Юрий Дмитриевич һәм аның союзнигы Свидригайло белән союз төзергә өндәгәннәр [4].

Көчләр мөнәсәбәте һәрхәлдә нугайлар килгәч үзгәрә: Олуг Мөхәммәд мәсьәләне Мәскәүне яклаучы кланнар файдасына хәл итәргә мәҗбүр була.

Шулай итеп, Василий аның союзнигына әверелә. Биш ел узгач, үзен яклаган кланнар Кече Мөхәммәт ягына авыша, ә соңгысы Олуг Мөхәммәдне Кырымнан кугач, ул нәкъ менә Василийга мөрәҗәгать итә. Олуг Мөхәммәд, Мәскәү кенәзлегенең чик буенда урнашкан Белёв шәһәренә килеп, үзенең союзнигыннан яшәп торырга урын сорый. Елъязмалар аның тыныч мөнәсәбәтләр яклы булуын күрсәтә [5].

Юрий Дмитриевичның ике улы (Шемяка һәм Дмитрий Красный) Василий белән сугышмасалар да, аларның арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын теләмиләр һәм Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Мәскәүлеләр җиңелүгә дучар була, ләкин Олуг Мөхәммәд көнчыгышка борыла һәм ахыр чиктә Казанга килеп төпләнә. Шуңа күрә Василийның 1445 елда Олуг Мөхәммәд тарафыннан иреккә чыгарылуы һәм хөрмәт белән татарларның ике отряды озатуында җибәрелүе шаккаттырмый. Бу хәрби отрядлар белән Олуг Мөхәммәднең уллары Касыйм һәм Якуб җитәкчелек итә, алар Василийның мөһим союзниклары булалар һәм уртак дошман Шемяканы җиңүгә күп ярдәм күрсәтәләр, соңрак Василийның көнбатышка походларында катнашалар.

XVI гасырның 70 нче елларына кадәр шушы модель яшәп килә. Казан белән, соңрак Кырым белән тыныч мөнәсәбәтләр мөһим булган көнчыгыш сәүдәсе тотрыклы үссен өчен гарантия бирә. Бу модель шулай ук көньякта чагыштырмача куркыныч булмаган чик буен булдырырга мөмкинлек һәм Московиянең Төньяк-Көнбатышта зур уңышларга ирешүенә юл ача. Мәскәүнең көньяк-көнчыгыштагы чиге 1520 елларга кадәр тотрыклы, ул чик әле монголлар килгәнче үк славян-төрки халыклары яшәгән чик була, утрак тормышлы халыкларны һәм күчмәннәрне бүлеп тора. Алай гына түгел, чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән чик буе ныгытылмаган була. Биредә вакыт-вакыт күзәтелеп торган татар отрядларының аерым һөҗүмнәрен гадәттәгедән чыгарма дип билгеләргә кирәк. Аларны кайбер татар дәүләтләренең үзара килешеп оештырган дошмани сәясәте дип бәяләү һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Табыш артыннан куып һөҗүм итү төрки-монгол күчмә системасының яшәү рәвеше булып тора. Шуңа күрә, рус елъязмалары дәлилләгәнчә, Кырым һәм Казан ханнарына буйсынган күчмәннәр күпсанлы мөстәкыйль яулар оештыра торган. Алар без аңлаган хәрби «кампанияләр» булмаган, алай гына да түгел, хакимлек итүчеләрнең теләкләренә һәм тәкрар иткән сәясәтләренә каршы килеп үткәрелгән. Мәскәү сәясәтен дә сугышчан дию дөреслеккә туры килмәс.

Бу системада бернинди каршылыклар да күзәтелми дип әйтеп булмас. Ләкин шунысы ачык: Новгородны көчсезләндерү һәм яулап алу да, Иван IIIнең башка зур уңышлары да, ике фронтта көрәш алып барган очракта, нугай атларыннан һәм татар отрядлары ярдәменнән башка, шулай ук ныгытылмаган көньяк-көнчыгыш чикләреннән ерактагы Мәскәү хәрби көчләренә таянмыйча мөмкин булмас иде. Һичшиксез, дала белән тынычлык мөнәсәбәтләре 1445 елдан башлап 70 ел дәвамында Мәскәүнең тышкы сәясәтенең мөһим шарты булып торган.

Ул очракта гел кабатланып торган Казанны «алырга» омтылуларны ничек аңлатырга? Алар мин тасвирлаган тотрыклы системаның эшчәнлеген вакытлыча бозу, көчле һәм үз мәнфәгатьләрен күздә тотучы «яхшы күршеләрнең» эчке конфликтларына тыкшыну буларак кабул ителергә тиеш. Мисал өчен мин беренче һәм соңгы сугышларга гына тукталырмын.

Елъязмалар безгә 1468 елны Касыйм ханның Иван III тарафыннан Казанга каршы җибәрелүе, ләкин мәскәүлеләрнең буш кул белән кире кайтулары турында хәбәр итә. Әмма алар Касыймның олы ир туганы Мәхмүтнең үлүе һәм Казан тәхетенә варис мәсьәләсе килеп чыгу, мәрхүмнең хатынының Мәскәүгә баруы, биредә Касыймга кияүгә чыгуы һәм бу адымның татар идарә традицияләренә хас һәм тирән мәгънәгә ия булганын, нәтиҗәдә, Касыймның ир туганы тәхетенә варис хокукын алуы турындагы «ваклыкны» әйтми калдыралар. Шириннәр – идарә итүче карачылар нәселе вәкилләре – Мәхмүт ханның хатынын Мәскәүгә җибәрүгә сәбәпче: шулай итеп алар Мәскәүдә егерме ел яшәгән Касыймның Казанга хан булып утыруын ачыктан-ачык яклаганнар. Мәгълүм ки, мондый очракларда, «җир» мәнфәгатьләренән чыгып, төбәк белән бәйләнеше нык булмаган берәр ханны чакырырга тырышканнар. Бу эшкә Иван III кысыла һәм үзенең күптәнге союзнигының өлкән туганын Казан тәхетенә утыртуны кайгырта. Әлеге кампания Казанда каршылыклар хәл ителү белән тәмамлана. Башка детальләр дә безнең шушылай аңлатуны раслый, бу модель узган гасырда күп тапкырлар кабатлана: Мәскәү «кампанияләре» әле бер, әле икенче җирле төркем чакыруы буенча чит дәүләт эшләренә еш кына кыюсыз тыкшынгалап тора, гомумән, мондый күренеш Казанның сәясәтенә хас була.

Шуңа охшаш фикерне 1552 елны Казан алыну уңаеннан да әйтергә була. Аны түбәндәгечә бәяләргә мөмкин. 1549-1552 еллардагы хәрби кампанияләрдә инде кыюсызлыкка урын калмый. Мәскәүнең көче алдагы дистә елларда шул дәрәҗәдә үсә ки, Көнбатышта тынычлык урнашу белән, Василий III һәм Иван IV регентлары Көнчыгышта ачыктан-ачык басып алу сәясәте үткәрә башлыйлар. Васильсурскка нигез салу һәм традицион Казан ярминкәсен Түбән Новгородка күчерү – шуны раслаучы билгеләр. Тотрыклылыкны югалтуга китергән икенче мөһим фактор булып Мәскәү белән Кырым арасында көрәшнең кискенләшүен атарга кирәк. Бу каршылык Казан «җиренә» бер ханны икенчесенә каршы куярга мөмкинлек бирсә дә, һичшиксез, икътисади хәл начараю шартларында Казан эчендәге төрле төркемнәр арасында көрәшнең һәм интригаларның кискенләшүенә китерә.

Хәтта шушы үзенчәлекләрне исәпкә алганда да безнең фикерләребез, гомумиләштерүләребез дөрес булып чыга. 1549 елны нугайлар Казанның иң мөһим союзниклары төсендә, ханның сәясәтеннән канәгать булмыйча, Мәскәүгә

бергә хәрәкәт итәргә, Казанны Мәскәүгә кушарга һәм ханны Мәскәү вәкиле Шаһгали (инде хан булып торып караган) белән алыштырырга тәкъдим итәләр, ә нугай кенәзе Казанда баш карачы урынына риза була. Мәскәү бу тәкъдимгә күнә, ләкин хәрби чаралар уңышсыз тәмамлана. 1552 елны инде мәскәүлеләр җирле идарә катлавы вәкилләре белән килешү төзиләр. Алар җирле кенәзләргә ханны төшерергә, Мәскәү воеводасын кабул итәргә, җирле кенәзләрнең традицион табышлары һәм статуслары сакланган хәлдә, Мәскәү патшасына ханның барлык хокукларын, өстенлекләрен, табышларын бирергә тәкъдим итәләр. Бу яулап алу түгел, ә күбрәк читтән яңа хан чакыруга охшый, суверенитет дәрәҗәсендәге үзгәрешләр буларак күзаллана, ә Казан «җиренең» юкка чыгуын күздә тотмый. Әлеге шартлар кабул ителә, ләкин паника, бәлки канәгать булмаганнарның тарафыннан эшләнгән адымнар шәһәр капкаларының ябылуына китерә һәм камаудан саклануга хәзерлек башларга этәрә. Бу юлы шәһәр алына, каршы көчләр юкка чыгарыла. Иван IV шәһәргә җиңүче булып тантаналы рәвештә керә, сугышып җиңү аны үзенә кабул иткән йөкләмәләрдән азат итә. Ләкин ул элекке принципларны саклый – Казанны җирле халыктан чистарталар, тик күчмәннәр, бигрәк тә нугайлар, үзләренең көтүлек җирләрен, элеккеге өстенлекләрен һәм хәтта Казандагы табышларын саклап калалар.

1554 елда нугайлар ярдәме белән тиз һәм көч түкмичә генә Хаҗитархан яулап алына. Елъязмаларда Мәскәү агентларының хисаплары сакланган: «астазанские люди царю государю добили челом и в город... пришли и правду на том дали, что им служити царю и великому князю и ясак платити, как прежде сего царям астраханским плачивали... а царю и великому князю их жаловати и воевати не велети и ослободити кочевати по старым местам. И кочевали, и зимовали ногаи под Астраханью, и торговали во всю зиму в Астрахани довольно и полюбовно...» [6].

Московия хәрби чакыру ташламый гына даланы җиңә. Рус дипломатлары күчмәннәр өчен шәһәр хәрби яки сәяси үзәк түгел, ә күбрәк икътисади үзәк буларак әһәмиятле икәнне аңлый. Мәскәү биргән өстенлекләр аркасында, килешеп яшәү мөмкин була. Ләкин шунысы ачык: сәүдә һәм технологияләр үсеше тенденцияләре шәһәрнең әһәмияте артуга, төгәлрәк әйтсәк, утрак тормыш алып баручы җәмгыятьнең күчмәннәр өстеннән җиңүенә китергән. Бу дала җәмгыятенең соңы якынлашканны аңлаткан. Даланы кылыч түгел, ә төрән җиңә, тавык аттан өстенлек итә башлый.

Мин өч нәтиҗә ясарга тырыштым.

1. Бүгенге тарихи мәгълүмат җитешмәгән шартларда, материалны төгәл төркемләп, модельләр ясарга, күбрәк чыганакларның мәдәни контекстына һәм сәяси институтларны, традицияләрне анализлаганда, чагыштыру ысулына нигезләнергә кирәк. Соңгы очракта модельләр төрки дәүләтчелек тарихы буенча

безнең белемнәребезгә һәм күчмәннәр белән утрак тормыш алып барган җәмгыятьнең симбиозына нигезләнгән булырга тиеш.

2. Аерым мөнәсәбәтләр бердәм дала тарихы рамкаларында өйрәнелергә тиеш һәм алар эчендә югарыда тасвирланган өч озын циклның аерып чыгарылуы шарт.

3. Ниһаять, мәдәни, бигрәк тә дини каршылыкларның дипломатлар эшчәнлегендә, чынбарлыкта бик тар урын биләп торганын атап үтү сорала. Бу факт гаҗәпләнерлек түгел, чөнки Московия барлыкка килгәннән бирле уртак дөньяның сәяси һәм икътисади аерылгысыз бер өлеше булган.

Мин, йомгаклап, тагын бер характерлы факт турында әйтеп үтәм. Миланнан Форциа белән латин телендә хат алышканда, Мәскәү падишаһлары үзләрен озакламый онытылачак «Albus Imperator» (Ак император) титулы белән атаганнар. Тарихчылар өчен бу термин гаять зур әһәмияткә ия. Мәскәүнең бөек кенәзе «Ак» яки «Көнбатыш» кенәзе саналган, соңрак билгеле бер мәдәни даирәдә үзен хан (русча «патша») дип атаган. Бу титулны куллану ул яшәгән дөньяны бәяли. «Ак патша» титулы Иван III өчен дә әһәмияткә ия. Ләкин «Ак патша» соңрак чорда славяннар һәм татарлар тарафыннан кеше тәне төсеннән чыгып, раса мәгънәсендә яңача уйнатылган, ул хәзерге тарихчылар белән урта гасыр кешеләре арасындагы күңелсез бер аңлашылмаучанлык рәвешендә яши.

Искәрмәләр

*Кинан Эдвард. Московия и Казань: некоторые вводные замечания к модели степной дипломатии // Панорама-форум. – 1995. – №1. – С.66-81. (Мәкалә кыскартып бирелә.)

1. Русско-монгольские отношения в XVII веке. – М., 1958. – С.363 и др.

2. «Мы у курети не изломим, и вы у жеребяти ноги не изломите». (Кара: Касыйм морзаның Иван IV 1548 елның октябрендә язган хаты: Продолжение Древней русской вивлиофики. Т.8. – СПб., 1793. – С.94.)

3. Фехнер М.В. Торговля Русского государства со странами Востока в ХV веке. – М., 1956. – С.19.

4. Полное собрание русских летописей (ПСРЛ), Т.XXV. – М.Л., 1949. – С.249.

5. ПСРЛ, Т.XXV. – С.260.

6. ПСРЛ, Т.XXIX. – С.225.

Нугайларның күченү күренеше. Россия картасыннан фрагмент. 1572 ел.

Югарыдагы рәсемдә: Татар (нугай). Немец гравюрасы. ХVII гасыр.

Русчадан Илдус Заһидуллин тәрҗемәсе
 


Эдвард КИНАН, Гарвард университеты профессоры
Безнең мирас
№ 8-9 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»