16.02.2013 Интернет
Интернетсыз яшәп буламы?
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Элемтә министрлыгына кулланучылар кәрзиненә Интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәтен дә кертү мәсьәләсен тикшерергә күрсәтмә биргән. Бу турыда Россиянең элемтә министры Николай Никифоров әйткән. “Тикшерү уздырылганнан соң, әлеге хезмәтләрнең илнең төрле төбәкләрендәге бәясе, сыйфаты ачыкланачак”, – дигән ул. Билгеле булганча, кулланучылар кәрзиненә кешенең сәламәтлеген һәм тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр керә. Ә сез Интернет һәм кәрәзле элемтәдән башка яши алыр идегезме?
Марат МОСТАФИН, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының проектлар белән идарә итү бүлеге җитәкчесе:
– Интернетны кулланучылар кәрзиненә кертергә иртәрәк дип уйлыйм. Чөнки өлкән буын арасында Интернет ул кадәр үк киң таралмаган. Менә 15-20 елдан, без картайгач, нәкъ вакыты булачак. Интернет һәм кәрәзле элемтә – алыштыргысыз әйберләр. Эш, ял, аралашу өчен дә кирәк. Күп эшне Интернет аша башкарам. Бу вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Кимчелекләре дә бар: электрон почта тартмасына бик күп спам килә, вирус һөҗүмнәре, пычрак, оятсыз мәгълүматның күп булуы ачуны китерә. Мондый төр мәгълүматка, корал, наркотикларны пропагандалаучы, экстремистик характердагы мәгълүматка чикләү кертелсен иде.
Руслан ШИҺАБЕТДИНОВ, PR-белгеч:
– Кәрәзле элемтә һәм Интернеттан файдалану ул –тормыш ихтыяҗы. Бүген алар – мәгълүмат алмашу, аралашуның төп чарасы. Хәзер иң мөһиме – бу хезмәтләрне техник яктан да, бәясе ягыннан да һәркем куллана алырлык итү.
Гөлназ БӘДРЕТДИНОВА, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист:
– Минем өчен Интернет ул – эш урыны да, аралашу чарасы да. Төрле Интернет- сайтларга хәбәрләр язам, яңалыклар белән танышам, дуслар, туганнарым белән аралашам, музыка тыңлыйм. Интернетсыз үз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хәзерге кулланучылар кәрзине суммасы кешенең чынбарлыктагы ихтыяҗлары белән тәңгәл килми. Интернет һәм кәрәзле элемтәне дә анда кертү – кешенең игътибарын читкә юнәлтергә тырышу гына. Яшәү минимумын күтәрү турында уйласыннар иде.
Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:
– Хәзер кәрәзле телефоннан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Аны берәр көнне өйдә калдырсаң, барлык планнар бозылыр кебек. Без аңа бәйле инде. Ул тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Интернет та шундый ук була бара. Мин Интернетны мәгълүмат алу чарасы буларак кына кулланам. Аңа бәйлелек кичермим. Социаль челтәрдә сәхифәм бар, әмма анда сирәк керәм. Күп вакыт анда сайтымны тутырып баручы администратор утыра.
Адина ХӘБРИЕВА, психолог:
– Интернет тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнә бара. Күп хезмәтләрне Интернетка күчерәләр. Әлбәттә, түләүләрне Интернет аша башкару, Интернет аша чират тору уңайлы. Әмма бөтендөнья пәрәвезенең тискәре йогынтысы тизрәк тарала. Бу – социаль челтәрләр. Аларда чынбарлыкта булмаган, уйлап чыгарылган тормыш туа. Күпләр мондый сайтларга шактый вакытын, игътибарын сарыф итә, мөһим эшләре читтә кала. Социаль челтәрләр бигрәк тә балалар өчен зыянлы. Өлкәннәргә дә, балаларга да социаль челтәрләрдә утыру вакытын чикләргә, Интернетның яхшы якларыннан файдаланып, тискәреләреннән котылырга тырышырга киңәш итәр идем.