|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2013 Авыл
Аның казанышы горурланырлыкАгымдагы айның беренче көнендә өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов эшлекле визит белән Пильна районында булып кайтты. Авыл хуҗалыгы тармагында өлкә буенча алдынгылар сафында булган Пильнада министр иң баштан район хакимияте белән берлектә күмәк һәм фермерчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. “Алексей Иванович җирле аграрийларны үткән елда өлкә хөкүмәте ярдәмендә министрлык тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырды, өлкә авыл хуҗалыгы каршында торган яңа планнар белән уртаклашты”, - дип хәбәр итте безгә Пильна районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Петр Лиганов. Шуннан соң Алексей Морозов Сафаҗайда “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгы тарафыннан яңа гына тормышка ашырылып килгән хәләл казылык цехы белән якыннан танышып чыкты, Иске Мочалидан булган күренекле якташыбыз Зөфәр Зайров (фотода) уңышлы җитәкләгән “Заречное” фер-мерчылык хуҗалыгының үсешен карады, эшчеләр белән аралашты. Зөфәр Ибраһим улының яңа шартларда авыл хуҗалыгында ирешкән казанышлары өлкә хөкүмәтенә яхшы таныш. Исегездәдер, аны губернатор Валерий Шанцев МТЗ-82 тракторы белән бүләкләгән иде. Үткән елны да өлкә хөкүмәте авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләренең өлкә бәйрәмендә “Заречное” фермерчылык хуҗалыгын комплекслы үсүе өчен “ГАЗель” белән бүләкләде. Ә моңа кадәр фермерчылык хуҗалыгын уңышлы алып барганы өчен Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы Зөфәр Ибраһим улына алтын медаль тапшырган иде.
О.ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|