13.02.2013 Медицина
Сыйфатлы дәва алырга тулы хокукыбыз бар
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңай үзгәрешләр соңгы елларда шактый булды. Моны гади халык та тоя башлады инде. Сыйфатлы медицина ярдәме республикабызның иң ерак районнарына да барып җитте дип сөенеп әйтә алабыз.
Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсенә сарыф ителгән акчалар күләмен исәпкә алсак, кешеләрнең иң югары дәрәҗәдәге медицина ярдәмен алырга тулы хокукы бар. Моны Татарстан премьер-министры вазифасын башкаручы Равил Моратов та искәртеп үтте.
Программа тәмам, әмма үзгәртеп корулар дәвам итәчәк
2012 елда гына да Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен үзгәртеп коруга 11 млрд. сум тотылган, федераль премия күләме 1 млрд. 440 млн. сумга җиткән. 44 медицина учреждениесендә капиталь төзекләндерү булган, 22 меңнән артык данә җиһаз сатып алынган, 261 яңа ашыгыч ярдәм машинасы кулланышка тапшырылган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында менә шундый саннар яңгырады.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, 2012 ел министрлык өчен аеруча мөһим булган. Чөнки узган елны республикабызда сәламәтлек саклау өлкәсен үзгәртеп кору программасы төгәлләнде. Инде бүген “Сәламәтлек” илкүләм проектының барлык юнәлешләре уңышлы тормышка ашырылды, дәүләт гарантияләре программасы тулысынча үтәлде дип әйтә алабыз. Әмма бу сәламәтлек саклау өлкәсе шушы ноктада тукталып калачак дигән сүз түгел. Төбәк үзгәртеп кору программалары быел да дәвам итәчәк.
Төп игътибар – балаларга
Бүген халык санының үсеше шактый тотрыклы төс алды. Соңгы вакытта шатланып үлем-китемнәр саны кимеде, гомер озынлыгы мәсьәләсендә уңай якка үзгәреш сизелә башлады, туучы балалар артты дип сөйлибез. Мондый уңай нәтиҗәләрдә медицина үсешенең дә өлеше зур.
Хәзер табиплар элек һичшиксез үлем белән тәмамланучы очракларда да кеше гомерен саклап калырга өйрәнде. Мондый нәтиҗәләргә ирешергә дәвалауда югары медицина технологияләрен кулланып эшләү ярдәм итә. Яңа туган балаларның үлү очраклары бермә-бер кимү генә дә моны бик ачык дәлилли. Бүген җитлегеп бетмичә, дөньяга 500 грамм авырлыгы белән туган нәниләр дә исән кала. Узган ел гына табиплар 2700гә якын шундый сабыйга тормыш бүләк иткән.
2013 елда да балалар учреждениеләре һәм бала тудыру йортларына зур игътибар биреләчәк. Әйтик, быел Азино микрорайонында илебездә иң зур балалар поликлиникасын ачу планлаштырыла, Бөгелмә шәһәрендә яңа бала тудыру йорты гамәлгә тапшырылачак, Казанда 1нче санлы балалар поликлиникасында капиталь төзекләндерү уздырылачак, Лениногорск балалар хастаханәсе дә яңартылачак.
Табиблыкка укыйлар, эшләргә килмиләр
Кешеләрне дәвалау һәрвакытта да шәфкатьле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе булды. Медицина хезмәткәренең эше бик авыр. Ул гуманлылык, Гиппократ антына тугрылык, тирән һәм күпкырлы белем генә түгел, ә зур түземлек, сизгерлек, юмартлык, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Шуңа да әлеге авыр хезмәткә алынучылар саны соңгы вакытта кими бара.
Узган елны да медицина учреждениеләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе тискәре якка үзгәргән. Айрат Фәррахов сүзләренчә, бу проблеманы хәл итү игътибар үзәгендә булырга тиеш. Министр әйтүенчә, табиблыкка укырга максатчан юнәлтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, медицина белеме алучылар белән эшләргә кирәк. Шулай ук табибларга торак бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кирәк.