поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.12.2008 Дин

ХАКИМИЯТ ҺӘМ ЧИРКӘҮ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Кичә Мәскәүдә патриарх Алексий II не җирләделәр. Рус православие чиркәве башлыгы белән хушлашу мәрәсименә ил җитәкчеләре Дмитрий Медведев һәм Владимир Путиннан тыш чит ил сәясәтчеләре дә килгән иде. Россиядә хакимият белән дин бер-берсеннән аерылган булып саналса да, Алексий II дән бушаган урынга кемнең утырасы дәүләт өчен дә зур роль уйный.

Рус православие чиркәвен җи­тәкләүне митрополит Кириллга тапшырырга мөмкиннәр. Ул чиркәүнең тышкы элемтәләр бүлеген җитәкли. Әмма Кирилл сәяси вакыйгаларда артык еш катнаша. Телевидение экраннарында чиркәүнең фикерен нәкъ менә шушы кеше җиткерә. Кандидатларның икенчесе – патриархия эшләре белән идарә итүче Калуга һәм Боровск митрополиты Климент. Шунысы кызык: Климент 13 ел дәвамында Кириллның беренче урынбасары булып эшләгән. Әйтүләренә караганда, аларның мөнәсәбәтләре дә артык яхшы булмаган. Чиркәү башлыгы вазыйфасы йөкләнергә мөмкин дин әһелләре арасында тагын берничә кеше бар.

Башлыкны чиркәү әһелләре сайларга тиеш. Әмма бу вазыйфаның кемгә йөкләнәсе дәүләт өчен дә әһәмиятле. Алексий II җитәкчелегендә рус православие чиркәве хакимият белән тыгыз элемтәләр урнаштырды. Патриархның үлеме турында билгеле булгач ук телевидение аша Россия Президенты Медведевнең Һиндстан башкаласыннан мөрәҗәгатен күрсәттеләр. Алексий II нең бакыйлыкка күчүен дәүләт җитәкчесе бөтен ил өчен зур кайгы дип бәяләде. Медведев хәтта Россиянең Европадагы иң якын дусларыннан берсе – Италиягә рәсми сәфәрен дә кичектерде.

Сәясәт белгечләре әйтүенчә, чиркәүнең хакимият белән аралары нәкъ менә Алексий II эшчәнлеге вакытында аеруча якынайды. Мәрхүм Борис Ельцин Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәрендә чиркәүгә йөри башлады, һәм бу ил җитәкчелеге өчен гадәткә әйләнде. Ельцин вакытында Раштуа рәсми бәйрәмгә әверелде, ә православиенең бәйрәм тантаналарын телевидение аша күрсәтә башладылар. Шул чорда чиркәүгә совет хакимияте чорында тартып алынган мөлкәтен кайтара башладылар. Ельцинны исә рәсми тәртип белән беррәттән, чиркәү кагыйдәләренә дә туры китереп күмделәр. Баштарак ил Президентының инаугурация чараларында чиркәү әһелләре бары тик кунак буларак кына катнашып килсә, 2000 елда, мәсәлән, Путин үз вазыйфасына Алексий II нең фатыйхасын алгач кына кереште. Ә патриархны саклау эшен федераль сак хезмәтенә йөкләделәр.

Элеккеге президент Владимир Путинның Россия һәм чит илдәге рус православие чиркәүләренең килешүендә зур роль уйнавы да беркемгә сер түгел. Бу уңайдан хәтта Кремльдә рәсми кабул итү тантанасы да уздырылды. Әлбәттә, чиркәү белән хакимият арасындагы хезмәттәшлек берьяклы гына түгел иде. Әйтик, Украина епархиясе әлегәчә Мәскәү патриархатына буйсына. Эстония епархиясе белән дә шул ук хәл. Әлеге илләрнең рәсми җитәкчеләре Кремль белән каршылыкка кереп маташканда чиркәүнең Мәскәүгә буйсынуы бик зур роль уйный.

 


Камил ХӨРМӘТОВ
Ватаным Татарстан
№ 250 | 10.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»