поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
03.02.2013 Шоу-бизнес

Идрис Кәлимуллин: «Казан тамашачысы белән очрашасым килә»

“Сәйяр” эстрада театры солисты, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллинның кинәт авырып китүе якташлары өчен тетрәндергеч хәбәр булды. Һәркем аның хәле белән кызыксынып торды. Якыннарының һәм тамашачыларының мәхәббәте, ихтирамы җырчыга көч бирде. Нинди генә шартларда да Идрис Кәлимуллин үз эченә бикләнмәде, иҗаттан һәм тамашачыларыннан аерылмады.

– Идрис әфәнде, сүзне театрдан башлыйсы килә. Сез яшьлегегезнең иң матур мизгелләрен “Нур”га багышладыгыз һәм кинәт кенә аннан китеп, театр сөючеләр күңеленә ниндидер бушлык салдыгыз. Театр дөньясына кире кайтырга уегыз юкмы?

– Узган елның көзендә “Нур”ның 20 еллыгына чакырганнар иде. Шул очрашуда театрның директоры Урал Гыйрфатуллин: “Син безнең өчен киткән кеше түгел, ишекләр һәрчак ачык”, - диде. Әмма бүген мин театр дөньясына чума алмам, чөнки җаның-тәнең белән бирелеп эшләгән очракта гына яхшы актер булып була. Театр дөньясы гына түгел, гомумән, иҗат эше бар көчеңне таләп итә. Минем бүгенге көндә үз бизнесым гаиләбезне туендыра. Җыр җырлап кына акча эшләп булмый бит.

Ә шулай да, берәр фәһем алырлык пьеса иҗат ителеп, аны оста режиссер сәхнәләштерсә, шунда төп рольне уйнау теләге бар. Пьеса хакында күп драматурглар белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ул яшьлегемә багышланыр һәм жанры мелодрама булыр. Әмма ул автобиографик кына  әсәр булмаячак, һәр тамашачы әлеге әсәрдә үзенең яшьлегенең чагылышын тапсын иде.

Ләкин ике куянның койрыгын тоту бик авыр. Я эстрада, я театр – икесенең берсен сайларга кирәк. Мин реалист кеше, шуңа да театр тузанын йотып, анда гына эшли алмам.

– Бүгенге көндә сезнең үзегезнең төркем, үзегезнең театр. Аңа исем сайлаганда, ни өчен нәкъ “Сәйяр”гә тукталдыгыз?

– Әйе, үзебезнең эстрада театры барлыкка килгәнгә инде 15 ел. Башка йолдызлар кебек үз исемемне театрга бирү уе да булмады. Ниндидер киңрәк атама эзләдем. “Сәйяр”не миңа ул вакытта “Нур”ның баш режиссеры, бүгенге көнне Туймазы театрында эшләүче Байрас Ибраһимов тәкъдим итте. “Сәйяр” - ул татар-башкорт дөньясындагы беренче профессиональ театр. Мондый тарихи исемне сайлау зур җаваплылык булды. Бүгенге көндә “Сәйяр”ем белән горурлана алам.

– Идрис абый, сәламәтлегегез ничек? Бу сорауны бирми булдыра алмыйм, чөнки хәлегез бик начар, дигән хәбәр бөтен республикага тиз арада таралган иде.

– Әйе, чир мине бөтенләй аяктан екты. Ул ничәдер еллар дәвамында яшеренеп килгән. Бил сызлап, дәваханәгә бардым. Табиблар миңа «оча сөягендәге буынтыклар остеоартрозы» дигән диагноз куйдылар. Вакытында дәваламаган очракта, бөтенләй аяксыз калу куркынычы яный иде. Мондый операцияне бары тик Германиянең бер клиникасында гына эшлиләр.

Йокысыз төннәр, борчулы көннәр нәкъ шул диагнозны ишеткәннән башланды да инде. Хатыным Гүзәл белән Мюнхенга юл тоттык. “Sana” клиникасы табиблары бик җылы каршы алды. Операцияне профессор Хубе ясады. Ул Германиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылу алган табиб. Катлаулы операцияне җиңел генә кичереп булмады: бер сәгать эчендә бик күп кан югалттым. Беренче төнне кан басымым кинәт төшеп, кинәт күтәрелде. Самолеттан төшеп, шунда ук пычак астына яту да, күрәсең, организм өчен авыр булгандыр. Аллаһыга шөкер, табиблар минем сәламәтлек өчен азаккача көрәште.

Бүгенге көндә реабилитация чорын үтеп йөрим. Операциянең икенче этабы да көтелә. Германиягә тагын берничә тапкыр барасы булачак.

– Чит ил табиблары белән аралашу кыенлыклар тудырмыймы?

– Әлбәттә, тәрҗемәче аша аңлашабыз. Мин Германиядә вакытта тәрҗемәче һәрвакыт янымда булды. Бу яктан киртәләр юк, кирәген бер караштан да аңлаштык, өстәвенә, немецлар бик тә игътибарлы халык.

– Германиядә булган вакытта Сезгә Башкортстанның халык артисты исемен бирделәр. Бу вакыйганы ничек кабул иттегез?

– Халыкның ышанычын аклап, бу мәртәбәле исемгә лаек булуым, әлбәттә, киләчәктә иҗат итәргә илһамландырып тора. Әлбәттә, операциядән соң әлеге яңалыкны ишетү мине тагын да канатландырды.

– Иҗат өлкәсенә килгәндә, нинди уй-ниятләр белән янып яшисез?

– Яңа иҗат мизгеле башланып кына килә иде: коллективым белән өр-яңа программа төзедек. Аллаһыга шөкер, операциядән соң, тамашачым белән очрашырга насыйп булды. Киләчәктә Уфада гына түгел, Казан, Мәскәү сәхнәләрендә дә чыгыш ясау уйда бар, чөнки чит төбәктә дә минем хәлем белән кызыксынып, шалтыратулар күп булды. Тамашачыларыма зур рәхмәтләремне белдерәм.

Күптән түгел берьюлы “Абыема”, “Эзләреңдә гөлләр үсәләр”, “Күңелем кылларында” дип аталган өч альбомыбыз дөнья күрде.

“Нур” театрында эшләгән чорда Казанга гастрольгә еш йөри идек. Җиде көн дәвамында  тамаша куябыз, бар спектакльдә дә төп рольдә уйнадым. Актерлык осталыгымны Шамил Зиннур улы бик югары бәяләп, хәтта Камал театрында уйнарга да чакырган иде. Казан тамашачысының спектакльдән соң аягүрә басып, берничә минут дәвамында алкышлаганы матур истәлек булып хәтердә саклана. Менә шул тамашачы белән кабат очрашасы килә. “Дуслар белән Казанга кайттым” дип исемләнгән программа белән Татарстанга юл тоту нияте бар. Бер баргач, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрне дә урап узмаска иде.

– Узган елны сез өченчегә әти булдыгыз...

– Әйе, бу хәбәр күпләр өчен көтелмәгән булды. Хәзер минем өч кызым бар. Өч кызы булганнар җәннәткә эләгә ди, күрәсең, шуңа да Ходай өченче бала итеп тагын да бер чибәр  кыз җибәргән. Мәдинәбез үсеп килә, бөтен дөньябызны онытып, аның белән мәш киләбез.
Дианага - 22 яшь, Уфа нефть университетында укый. Иҗатны үз итә: безнең белән концертларда да чыгыш ясый, конферансье да булганы бар. Ә Камилә әле мәктәптә белем ала. Аңа телләр өйрәнү җиңел бирелә: рус, татар, башкорт, инглиз телләрен камил белә. Сер түгел, Гүзәл икенчегә дә, өченчегә дә йөкле вакытта, малай көттек. Хәзер инде кызлар үсеп килә, киләчәктә малай оныклар булыр дип ышанабыз.

– Сез усал әтиме?

– Юк, мин балаларымны “сукыр” мәхәббәт белән яратам. Миңа караганда, Гүзәл усалрак. Мин таләпчән әти түгелмен. Әлбәттә, улларым булса, аларга карата мондый йомшак мөнәсәбәттә булмас идем. Аллаһыга шөкер, кызларым чын әти мәхәббәтен тоеп яши.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Гаиләгезгә иминлек, исәнлек, авыр сынауларны җиңеп чыгуыгызны телибез!


Зоя СОЛОШИНА
Матбугат.ру
№ --- | 03.02.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»