поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
01.02.2013 Тарих

«...Кара көннәребезнең бетеп килгәненә, кояш тууының якынлашуына сөенә алабыз...»

Казан ханлыгының 1552 елда Явыз Иван тарафыннан яулап алынуын халкыбыз хәзер хәтер көне буларак билгеләп үтә. Шул көн уңаеннан, минем тарафтан укучыларга халкыбызның бөек улы, татар әдәбияты классигы, ялкынлыпублицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның «матәм көне» мәкаләсе тәкъдим ителә. Ул татар халкының бәйсезлеген югалтуга 380 ел тулу уңае белән язылган. Мәкалә берлинда гарәп хәрефләре белән нәшер ителгән «яңа милли юл» журналының 1932 елгы октябрь санында басылып чыга.

Әлбәттә, Гаяз Исхакый публицистикасында татар халкының авыр язмышына, катлаулы тарихына, бүгенгесенә һәм гүзәл киләчәгенә ышанган мәкалә-язмалар бик күп. Аларның һәрберсе Г.Исхакыйга гына хас булган рухта, аһәңдә язылган.

«Матәм көне» мәкаләсендә автор тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә үзенең кыйммәтен югалтмаган. Ул, тарихи фактларга таянып, Иван Грозный заманыннан алып Романовлар нәселенә кадәрге һәм аннан соң килгән социал-демократлар дәверендә татар кешесе кичергән сәяси һәм икътисади золымнар хакында сүз алып бара. Илдәге мондый авыр тормыш, яшәеш, билгесезлек, үз чиратында, халыкта ризасызлык тудырган. Изелеп яшәгән барлык халыклар бергә тупланып, шуңа каршы көрәш алып барганнар. Алар, автор билгеләвенчә, Чура Батыр, Сәед Аксакал, Степан Разин, Емельян Пугачёв кебек тарихи шәхесләр җитәкчелегендә оештырылган фетнәләрдә азатлык, ирек даулап көрәшкә күтәрелгәннәр. Шуңа да «Хәтер көне» хәтеребезне яңарту, иманыбызны ныгыту көне булсын иде.

Матәм көне

15октябрьдә Казан алынуга, татарның истикълялы бетерелүгә 380 ел тула. 1552 елның бу көнендә Иван Грозный гаскәре, Казан каласын ватып кереп, урамда озын сугыштан соң каланы кулга төшерә. Каладан качып чыгып, Казан елгасының аргы ягына чыгарга өлгергән берничә меңле татар егетләре дә, бик каты сугышсалар да, дошман сафын җырып чыгып, мәмләкәт эченә керә алмыйча һәлак булалар. Шуның аркасында мәмләкәт эчендә яңадан гаскәр җыяр өчен кирәк булган «оеткы» югала. Татар милләтчеләре Казанны коткарырга бердән килә алмыйлар. Ачыккан, арыган урыс гаскәре мәмләкәт эченә чыгып, талап, үзенең тамагын туйдырырга өлгерә. Татар халкы башсыз калганга, вакытында бу арыган дошманга кирәкле йозырыкны иңдереп өлгерә алмый. Бераз вакыт үтеп, урыс гаскәре хәл җыеп җиткәч кенә татар халкы тагын сугышка башлый. Мишә тамагында тагын кала корыла. Кирәк Себердән, кирәк нугайлыктан ярдәм булмаганга, бу батырлар да, биш еллык сугыштан соң, үзләренең соңгы терәкләре булган Мишә тамагын 1557 елда калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Шуның берлә Казан ханлыгы бөтенләе берлә Иван кулына керә.

Кырым ханлыгы бу вакытларда шактый куәтле татар дәүләте иде. Ул Казан берлә зур мөнәсәбәттә булып, кирәк вакытта аннан ярдәм алынып торылса да, бәхетсезлеккә каршы, Кырым идарәсендә ул чакта Иван Грозныйның сүзен тыңлаучылар көчле булганга, Кырым дәүләте Казанга кирәкле булган ярдәмне вакытында бирә алмый. Кайбер батыр хан угыллары кул астында күңелле Кырым егетләре җыелып, Казанга килергә чыксалар да, алар да вакытында сугыш мәйданына килеп җитә алмыйча һәлак булалар. Ике илдә дә халык арасына таралган «Чура батыр» хикәясе генә бу егетләрнең батырлыгын бүгенгә чаклы сөйләп килә.

Иван Грозный, үзенең бу җиңүе кара көчкә таянып кына булганын белгәнгә, ул чакта мәдәнияттә Мәскәүдән өстен булган Казанны ваттыра; татарның гаскәрен һәм бөтен укыган көчен үтереп бетерергә әмер чыгара. Исламны «поганный» дип атап, ул диннең һичбер хокукын танымый, аның әһелен мөмкин булган бөтен мыскыллаулар берлә мәсхәрә итәргә боера. Казан тирәсендә булган бөтен татар авылларын яндыра.

Төркия дәүләте бу вакытларда бик көчле булса да, аның олуг патшасы Сөләйман Кануни төрекчелектән бик ерак торган кеше булганга, ул Идел буеннан килгән татар илчеләренә һичбер колак салмый. Ул үзенең бозга язган планнары өчен төрек милләтенең көчен һәм вакытын әрәм итү берлә мәшгуль була һәм шуның аркасында урысларга теләгәннәрен эшләргә форсат бирә… Хәзәр диңгезенә юл ачар өчен, Иван Грозный Әстерханны да алырга хәзерләнә һәм ике елдан соң аны кулына төшерә; тагын берничә ел үтә – Идел буеның бердәнбер арка таянычы булган Себер татар ханлык­ларын бозарга да муаффәкъ була [көче җитә]…

Иванның бу хәрәкәте бер кечкенә генә урыс кенәзлеген бер зур урыс империясе ясар өчен бик кирәкле эш булса да, ул вакытка кадәр Азиянең иң зур патшалыкларын корган төрек милләте өчен бу эш бик зарарлы һәм аның киләчәге өчен бик куркыныч бер эш иде. Ләкин төрек милләтенең аерым кабиләләргә аерылган халыклары арасында, аның бер-берсенә дошман булган ханнары-солтаннары эчендә әле бу хәрәкәтнең төп мәгънәсен аңлаганнар, кирәк Төркиядә булсын, кирәк Төркестанда булсын, юк иде. Бу куркынычны аңларга, Идел буе татарының гына бу зур көчкә каршы торырга көче җитәрлек түгел иде. Читтәге төрекләрнең, бу милли куркынычны аңламыйча, Идел буен үз башына гына калдырулары аркасында, Идел буендагы үзен генә сөйгән хәмиятьсез [саксыз] мирзалар арасында урыс дустлыгы агымы туды. Алар урыс берлә дус булып тору мөмкин дигән фикерне акрынлап кына шәһәрле татарлар арасына да керттеләр. Болар арасыннан урыс дәүләтенә хезмәт итүче «йомышчы»лар чыкты. Шулар арасында бер кыйсем татар укымышлылары, үзенең халкыннан аерылып, урыска якынлашты. Бу татарлар арасыннан чыккан мирзалар һәм йомышчылар, Русиянең төп идарәсенә катышып, Иван Грозныйдан соң, үзе чукынган булса да, әле татарлыгын онытып өлгермәгән Борис Годуновны Мәскәү тәхетенә дә утырта алганнар иде. Аның баласы Фёдор да «монамах бүреген» кию берлә Мәскәү кенәзлегеннән бер шәрекъ патшалыгы ясарга юллар хәзерләргә керешкән иде. Годунов гаиләсе үтерелгәч, Мәскәү илендә тагын башбаштаклык башланды.

Идел буеның чын халкы һичбервакыт урыс берлә аңлашу тарафында булмаганга, ул вакытлыча башын ияргә мәҗбүр ителсә дә, күңеле берлә һаман үзенең тарихына баглы калган иде. 1605 елда Мәскәүдә башланган таҗ-тәхет гаугасыннан Идел буе да үзе өчен файдаланырга кереште. Ул Ләһстан [Польша] корольләре берлә мөнәсәбәткә керде һәм Ялган Дмитрий ягында булган булып, 1612 елны Казанны кайтарып алып, тагын бер мәртәбә үзенең истикълялын җирләштерде.

Урыс көчләре тагын җыелып өлгерде. Кара урыслардан Михаил Романов Мәскәү кенәзе булып сайланды. Моның берлә Казанның хәле тагын авырга калды. Ныгып җитәргә өлгермәгән татар ханлыгы тагын егылды. Идел буе тагын бик каты талау һәм кысу астында калды. Бу вакытларда да әле урыс халкы бик надан булганга, Мәскәү патшалары дәүләтчелекне тәбган [ватандаш буларак] белгән татар мирзаларыннан файдаланырга һәм алардан «йомышчы»лар һәм түрәләр алырга мәҗбүрләр иде. Шуның аркасында бу кара урыс Романовлар заманында мәмләкәт эшләрендә татар мирзалары һәм татар йомышчылары көннән-көн зурая киләләр һәм көннән-көн көчәя баралар иде. Ләкин халык һаман үз фикерендә калды. Ул үзенең югалган иреген кире кайтарыр өчен бер форсат көтеп ята иде. 1664 елда башкорт илендә Сәед Аксакал күтәрелде. Аңа бөтен Идел катышты. Шул күтәрелү берлә Русиядәге эшләр бик чуалды. Урыс казаклары аякка калыкты. Стенка Разин дигән бер атаман чыкты. Аңар да бик күп татар, мишәр катышып, Идел буеннан урысларны куу башланды. Урыс түрәләре шәһәрләрдә кала бирсәләр дә, авылларда Мәскәүнең хөкеме бетте. Казан ханлыгының терелүе җиңеләйгән кебек тоелды. Ләкин Мәскәү хөкүмәте бик күп кан түгеп һәм бик зур вәхшилекләр күрсәтеп булса да, бу күтәрелешләрне бастырып килде. Бу күтәрелүләрдә ханлыкны кайтару зур роль уйнап килгәнгә, Мәскәү 1708 елгы указы берлә «Казан ханлыгы» тәгъбирен бетерде. Аның туфрагы һәм халкы урыс губерналары арасында бүленде. 1694 елгы янгында Казан каласының иске татар кыйсеме тәмамән янып беткәнгә һәм аның бик күп тарихи биналары-мөәссәсәләре [оешмалары] утта югалганга, аның мәгънәви кыйблалыгы да көчсезләнде. Халык алдында ирек­ле көннәрне җанландыра торган хатирәләр күздән югалды.

Мәскәү һөҗүме моның берлә генә туктамады. Ул татарларның бөтен хокукларын бетерү юлына төште. Пётр үзенең 1713 елгы указы берлә татар мирзаларының мирзалык хокукларын бетерде. Чукынырга күнмәгән татар алпавытларының имтиязлары [дәүләт тарафыннан бирелгән хокук-рөхсәт кәгазьләре] берлә бергә җирләре-сулары да тартып алынды. Шулай ук Русия идарәсендә зур роль уйнаган татар «йомышчы»сын татарның мәгънәви тормышыннан аерып алып ташларга кереште. Шуның өстенә, татарларны христианлаштырыр өчен яңа төзелгән комиссияләргә бик зур хокуклар бирде. Алар мөселманнарның мәсҗедләрен турыдан-туры ябарга керештеләр. Шул әмер буенча, 1724 елда бер Казан вилаятендә генә 418 мәсҗед ваттырылды. Мәскәүнең берсе өстенә берсе өелгән бу золымы татар халкының сабырын да ахырына кадәр җиткезгән иде. Халык каршына тагын бер форсат килеп чыкты. Идел буенда Пугачёв исемендә бер казак баш күтәрде. Бу илләрдә күпчелек безнең халык булганга, Пугачёв урыс крестьянына боярларның җирен алып бирергә, татарларга Казан ханлыгын кире кайтарырга вәгъдә итте. Татар-башкорт Пугачёвка кушылды. Урысның Идел буендагы гаскәре, бояры һәм түрәсе – бар да бетерелде. Татар-башкорт гаскәре тагын бергәләп Казанны алды. Татар халкы дәүләтен тагын кайтарды. Ләкин бу да озын гомер сөрмәде. Каты сугышлардан соң, урыс өченче мәртәбә Казанны кулына алды.

Ләкин ул вакытта Мәскәү тәхетендә утырган Екатерина, татарларны болай бер туктамый талап, җәберләп торуның ахыры урыслык өчен бик начар булып бетәчәген күз алдына китереп, татарларга карашын үзгәртте. Аның Шәрекътә уйнарга теләгән сәясәтенә, бигрәк тә Кырымны Русиягә кушу теләгенә, Идел буендагы татарларга каршы кылынган бу начар мөгамәләләр бик зур зарар итеп киләләр иде. Ул бик либераль булган булып, 1784 елда, татар мирзаларына таланып алынган җирләрен кайтармаса да, аларның дәрәҗәләрен кайтарды. Татарларның сәүдәләренә каршы куелган кайбер законнарны бетерде. Аларның шәрекъ мәмләкәтләре берлә сату итүләренә киң юллар куйды. Казанга кечкенә генә мохтариатлы бер татар шәһәр идарәсе бирде. 1788 елда ул, татарларның дине булган ислам динен бер дин итеп танып, үз имзасы берлә Казанда беренче мәсҗедне бина итәргә рөхсәт итте. «Духовный собрания» исемендә бер мөфтилек ясарга изен [рөхсәт] бирде. Екатеринаның бу сәясәте Идел буен тынычландырып бетермәсә дә һәм безнең халкыбызны үз теләгеннән ваз кичтермәсә дә, ул сәүдәгәрләр сыйныфының куәтләнүенә һәм безнең дини оешмаларыбызның ныгуына сәбәп булды. Шуның аркасында халыкның байлыгы артты. Казан шәһәре фабрик-завод күплеге ягыннан, Мәскәүдән кала, беренче урынга менде. Шуның аркасында Казанда һәм аның әйләнә-тирәсендә бик күп мәдрәсәләр салынды. 1799 елда башланган матбагачылык бик күп китапчылар мәйданга китерде. Казан Русия мөселманнары һәм аларның күршеләре өчен бер милли-дини үзәк төсен алды. Беренче Александр вакытында да Казан бу урынын югалтмады. Кара урыс Беренче Николай Казанның куәтләнүеннән һәм татар халкының баюыннан куркып, аның бер мәркәз булып китүеннән каушап, аңа каршы, сәясәт ягыннан гына түгел, хуҗалык ягыннан да бик зур кампания ачты. Казанны ярлыландырырга һәм татар халкын зәгыйфьләндерергә кирәк булган әллә никадәр тәдбирләр ясады. Икенче Александр заманында дәвам иттерелгән бу сәясәт Өченче Александр вакытында да татарларны чукындыру-урыслаштыру һәм аларның милли мәдәниятләрен бетерү юлына куелды. Мәшһүр миссионер Ильминский татарның мәдәни-мәгънәви тормышында теләгәнен эшли ала торган бер сатраб хәлен алды. Татарларны җирсезләштерү, аны пролетарлаштыру өчен, Мәскәү бөтен XIX гасыр буена кылмаган золымын калдырмады.

Бу авыр тартышта татар халкы бер милләт булу ягыннан ныгыса һәм чыныкса да, ул Мәскәүнең хөкүмәт банклары берлә тартышуда җиңелде. Аның иленә бик күп урыс мөһаҗире китерелгәнгә, бигрәк тә аның Уралдагы кыйммәтле җирләре таланып алынганга, аның мәмләкәтенең төсе үзенең этнографик берлеген саклый алмады. Мәгънәви берлекне бетерер өчен дә урыс хөкүмәте бик күп көч сарыф итеп, элгәреге кабилә аермаларын – татар, башкорт, мишәр, типтәр һ.б. – чыгарырга теләсә дә, дини һәм милли берлек хисенең куәтлелеге аны нәтиҗәсез калдырды. Киресенчә, ул, халыктагы урыска каршы дошманлыкны үстергәннән-үстереп, аны аурупача бер төскә салды.

1905 елгы урыс-япон сугышында урыс байрагының җиңелүе бөтен Идел-Уралда бер бәйрәм кебек каршы алынды. Аның артыннан күтәрелгән революция аркасында бирелгән аз-маз иркенчелектән файдаланып, татар халкы тагын «үзлек» байрагын күтәрде. Ләкин бу чакта урысның үз «демократы» да патшалыкка каршы сугышып килгәнгә һәм бу киләчәк демократ дәүләттә миллият һәм дин аермасы булмаячак, дип вәгъдәләр әйтеп, кәперенеп килгәнгә, Идел буе төрек-татары да бу «үзәкне» үзенең милли-дини-мәдәни мохтариаты төсендә генә йөретте. Ул шуны булдырырга тырышты. Столыпин заманындагы реакция дәвере дә Идел-Уралның шул 5 нче елгы революциядә күтәрелгән милли-мәдәни мохтариат байрагын көчлеләндерү тирәсендә үтте. Ул мәктәбен, җәмгыятен үз кулына алырга кереште. Ул авылда үз туфрагын үз кулына кертергә һәм шәһәрдәге йортны-җирне һәм бөтен сәүдәне үз ихтыярына алырга тотынды. Бу берничә ел эчендә генә табигый рәвештә дәвам итә алган бу икътисади тартышта татар халкы бик зур уңышларга иреште. Казан матбугаты, җәмгыятьләре берлә Русия мөселманнарының күбесенә мәдәни мәркәз булып өлгерде. Идел буе шәһәрләренең зурларында, кечкенәләрендә йорт-җирнең зур бер өлеше татар кулына күчте. Русиянең һәрбер шәһәрендә татар сәүдәгәре, җәтмәсен җәеп, кармагын салып, иреге өчен кирәкле матди балыкны тотарга кереште. Татар яшьлеге бөтен мәктәпләргә тулып, гыйльми көч хәзерләргә тотынды. Татарның фикер тормышы үсеп, үзенең киләчәк идеалын билгеләргә кереште.

Татар халкы үзенең тарихында урыстан бик күп таяк ашагангамы, әллә үсеп җитеп, кабиләчелектән үтеп, милләтчелеккә басып өлгергәнгәме, бу идеалны билгеләгәндә үзе утырган Идел буен гына күздә тотмады. Ул башка төрек өлкәләрен дә онытмады. Андагы кардәшләренең эшләрен дә үзенең эше итеп, аларның кайгысын үз кайгысы итеп йөретте. Үзенең аз көчен алар берлә дә уртаклашырга кереште. Ул шул киң төрек-татар дөньясын бер барлык итеп карап эш итте. Дөнья сугышы болай бик тиз башланып китеп, Идел-Урал егетенең җилкәсенә бу юлда бик зур йөкләр йөкләмәгән булса иде, шулай ук башка төрек кабиләләре дә «кабиләчелек» дәвереннән чыгып өлгерә алган булсалар иде, Идел-Урал төрегенең бу үзен-үзе онытып, кардәшенә ярдәмгә чабуы бик зур нәтиҗәләр тудырган булыр иде. Ләкин 1917 елгы революциянең вакытыннан иртәрәк килүе безнең бу фикер хәрәкәтебезне үсеп җитмәгән көенчә туктатты. Татар халкының бер байрак берлә барыр өчен Мәскәү һәм Казанда чакырган корылтайлары һәм бик үк рәтләнеп җитмәгән гаскәр көченең төрле төрек өлкәләренә ярдәмгә куып йөретүе дә кирәкле нәтиҗәне бирә алмады. Төрек-татар көчләре берләшә алмады. Киресенчә, Идел-Уралның үзендә меңьеллык тарихы бер барлык булып килгән халык эчендә, төрле башкорт старшиналарының старшина һәм старосталык хисләрен уятты. Ул урыс сәясиләренә кабиләләр арасындагы ярыкны киңәйтеп-зурайтып уйнарга юл ачты, большевикларга төрек-татар халкына каршы нинди юлдан хәрәкәт итәргә кирәклеген күрсәтеп бирде, безнең эчке тормышыбызның үзебездән дә яшергән урынтын юлларын дошманга белдерде. Халкыбызга каршы, берлегебезгә каршы хыянәт итте.

Татар халкы бу яхшылыкка каршы начарлык берлә, кардәшлек тойгысына каршы хыянәт берлә бирелгән җаваптан аптырап калды. Шулай булса да, ул эшеннән туктамады. Үзен-үзе туплап, көчен Идел-Урал җөмһүрияте тирәсендә җыярга кереште. Зәгыйфь булса да, Казанда бер хөкүмәт оештырылды. Аның гаскәри көче тагын илне – бөтен Идел-Уралны сакларга хәзерләнде. Мәскәү, Казанның – үзенең мәңгелек көндәше булган Казанның тагын күтәрелүен күреп, каршы чыкты. Урысның кызылы-агы, берләшеп, Казанга һөҗүм итте. Милли идарәсе җимерелде. Гаскәре таратылды. Хәзинәсе таланды. Казан артыннан, нәкъ Иван Грозный вакытындагы кебек, башка төрек өлкәләре дә кызыл урыс кулына керделәр.

Казан үзенең байрагын дүртенче мәртәбә яндырырга мәҗбүр булды. Татар халкының үзлегене саклау юлында милли барлык байрагының күтәрелү-яндырылу тартышларында 380 ел вакыт үтеп китте. Тик ут, тимер берлә алынган Казан, уктан, кылычтан кичерелгән татар халкы үлмәде дә, бетмәде дә. Дөньяда һичбер халык күрмәгән золым астында яшәсә дә, ул үзенең теләгеннән чигенмәде. Ул үзен һаман үз илендә хаким итеп хис итте. Урысның бөтен мәэмүрен-түрәсен «тиле бояр» дип каравында булды. Борынгы Русия СССРга әйләнеп, борынгы кара урыс кызыл кумачка уралып, миллият бетте, без барыбыз да интернационал булдык, дисә дә, ул һаман үзендә һәм үзлегендә калды. Аның коммунист һәм комсомол булганнары да үзенә аерым милли оешмалар тудырды һәм аерым милли тормыш берлә яшәде. Аның зурлары, тагын борынгы буын кебек, бер төрек-татар коммунист фиркасе ясау уе берлә мәшгуль булды һәм СССР эчендә коммунизм нигезендә бер төрек-татар җөмһүрияте кору артыннан китте. Аның һичберсе үзенең Русия эчендә калуын һәм үзенең яһүди кебек, җирсез-йортсыз бер милләт булып торуын күз алдына китерә алмады. Ул һаман да, безнең бабайларыбыз-әбиләребез көткән кебек үзенең байрагын, үзенең үзлек байрагын, үзенең истикъляль байрагын күтәрүнең форсатын көтә. 380 елда бабаларыбыз һәм әбиләребез көткән кебек, хәзер дә руль бу кадерле көнне көтә.

Халкына иманы аз һәм урысчылыгы күп булган кайбер милләттәшләребез: «Бу 380 елда мәйданга чыкмаган истикъляль моннан соң чыгачакмы?» – диярләр. Ләкин тарих өчен бу 380 ел бик кыска бер нәрсә. Истикъляльны югалту һәм ирексезлектә яшәү бер буын өчен бик зур бер бәла булса да, безнең кебек, бер мең ел эчендә әллә ничә мәртәбә истикълялын югалтып, әллә ничә мәртәбә дөньяның иң зур патшалыкларын кора алган бер милләткә, вакытлы килгән бәхетсезлек кенә һәм вакытлы бер хасталык кына. Ул аерым кешеләрдә булган фәкыйрьләнү я авыруга сабышып юлдан калу кебек бер нәрсә генә. Ул – көне килү берлә себереп ташлаган төсле бетәчәк, югалачак һәм онытылачак бер нәрсә.

Ләкин бу көн кайчан киләчәк? Бу истикъляль бәйрәме кайчан булачак? Объектив шартлар безгә моның мөхәкъкак [ачык] булачагын күрсәтәләр. Тик көне кайчан? Мин моны белсә идем, инде күптән багучы булган булыр идем һәм шуңа карап эшләрне корыр идем. Ләкин мин бу көннең тиз киләчәген хис итәм һәм аның тиз килүенә ышанам. «Багучылык»ка киткәндә, бик күп кешеләрне канәгатьләндерерлек нәрсәләр беләм. Мәсәлән, 1910 елда Варшавада Машков дигән бер тарих галиме «Механика врождения» исемендә урысча бер китап нәшер итә. Урыс хөкүмәте, бу китап ләһләрнең [аларның] милли тойгыларын ялкынландыра, дип китапны тараттырмый, җыеп ала. Менә бу 200 битлек зур бер гыйльми китапта бу галим тарихны да риязи [төгәл] гыйлемнәр кебек катгый нигезләргә бина ителгән, дип дәгъва итә. Ул халыкларның үсүләре-җимерелүләре барысы да билгеле кагыйдәләр берлә бара, ди. Тарихта үзенең дәгъвасына бик күп мисаллар китерә. Профессорча, халыкларның тормышындагы 400 еллык бер дәвер – тарихи бер тәүлек. Икенче 400 ел эчендә шулай ук кояш чыгачак һәм шулай ук кояш батачак. Шулай ук тарихи вакыйгалар да кабатланачак. Милләтләр дә истикъляльларын югалтачаклар һәм тагын кайтарып алачаклар. Милләтләр баеячаклар-ярлыланачаклар, галимләшәчәкләр-наданлашачаклар. Бу 400 елны ул алтын, көмеш, бакыр һәм тимер исеме берлә йөзәр еллык 4 дәвергә бүлә. Аның фикеренчә, үзенең көмеш дәверен үткәрә торган бер халык бер билгеле вакыттан соң алтын дәверенә керәчәк. Шулай ук бакыр дәверендә булган бер халык һаман төшә барып, аның хәле начарланганнан-начарлана барачак һәм ул, тимер дәверенә кереп, бөтенләй өзеләчәк.

Ләкин моның ысулында иң авыр эш – бу дәверләрнең башланган вакытын табу. Аның руман, герман, урыс һәм безнең тарихыбыздан алган мисаллары, чынлап та, бик кызык­лы. Элек тә бик көчле булган Бизанс [Византия] мәдәниятен корган юнан тарихының соңгы дәверләрен алыйк. 1453 елда төрекләр Истанбулны алалар, юнан милләте истикълялын югалта. 1830 елгы фетнәләрдән соң алар бер кечкенә кенәзлек коралар. 1855 елда Севастополь сугышыннан соң алар, мөстәкыйль булып, мәйданга чыгалар. 1154 елда Чыңгыз туа. Бу яктагы төрек-татарларның алтын дәверләре башлана. Бер зур империя барлыкка килә. 1554 (дүрт йөз елдан соң!) Идел буенда Чыңгыз ханлыгының бөтен шәһәрләре урыс кулына кереп бетә. Моның берлә Идел буе татарының тимер дәвере башлана. Хәзер бу профессорның сүзенә күрә, Русиянең алтын дәвере 1912 елда тәмам булып, ул үзенең тимер дәверенә аяк баса. Бу хәл 2012 елга кадәр дәвам итәчәк.

Машковның сүзенә караганда, шул йөз ел эчендә Русиядә менә ниләр булачак (бу китапның 1910 елда чыкканын, сугышны һәм большевизмны белмәвен дә онытмаска кирәк!): 1912 елда Русиядә тимер дәвере башланачак. Ләкин бу 1917 елга кадәр хис ителерлек булмаячак. Баштарак ул укыган халыкка гына сизелерлек булып, 1927 елда бөтен халыкка тукылачак. Тормыш бик кыйбатланачак. Иң кирәкле нәрсәләр, бигрәк тә, ашау-эчү әйберләре бик азаеп, дәүләтнең финансы бозылачак. Сату-алу һәм сәнәгать мөәссәсәләре ярлыланачак. Шуның нәтиҗәсендә бик зур ачлык булачак. Байларны талаулар һәм урыс булмаган милләтләр утырган өлкәләрдә баш күтәрүләр башланып, баштарак алар хөкүмәт тарафыннан бастырыла алачак. Кайбер өлкәләр дошман кулына керәчәк. 1927-1977 еллар арасында Русиянең бик күп вилаятьләре аерылачак. Халыкта динсезлек һәм әхлаксызлык таралачак. Гаилә корылышы тәмамән бетәчәк. Бу дәвер үзенең табигый юлыннан үтсә, 2012 елда Русиянең күтәрелүе башланачак. Берәр төрле гайре табигыйлек керсә, Русия дә Рума императорлыгы кебек бөтенләй югалып китәчәк.

Машков хисабына күрә безнең илебезнең үз истикълялына кавышуы 1952 елларда булачак. Бу дәвердә Идел-Уралның алтын дәвере кергәнгә, ул Чыңгыз дәүләтен җанландыра алачак һәм бөек төрек-татар императорлыгы яңадан дөньяга чыгачак.

Машковның урыслар хакында язган сүзләре бу көнгә кадәр хәрефенә- хәреф дөрест чыкты. Шуңар күрә, аның безнең хакта язганнарының да дөрест булып чыгуын өмет итә алабыз. Үзебезнең кара көннәребезнең бетеп килгәнен һәм безнең дә тарихыбызда таң дәверен яшәгәнебезне уйлап, кояш тууының якынлашуына сөенә алабыз.

Чынлап та, Русиянең бу көнге хәле большевиклар тарафыннан коммунизм җирләштерү уңышлары кебек күренсә дә, читтән караучыларга ул урыс халкының дәүләтчелек банкротлыгы һәм «бөек Русиянең үлем җеназасы гына». СССРда яшәүче урыс булмаган милләтләрнең 15 (журналда «05» дип куелган) ел эчендә бер туктамый сугышып килүләре большевиклар карашыннан никадәр «контрреволюциончылык» һәм «буржуачылык» дип аталмасын, алар – Русиянең аерылу-бүленү] көченең куәтләнүен күрсәтә торган җанлы дәлилләр. Бу тартышта башка төрек илләре берлә бергә безнең Идел буе төрек-татары да үзенең дәгъвасын бөтен саф буйлап алып барганга һәм аның аерым бер дәүләт булып яшәү өчен кирәк булган бөтен шартлар табылганга күрә, аның да мөстәкыйль бер дәүләт булып мәйданга чыгуы форсатка гына багланган бер нәрсә икәнлегендә бүген һичбер объектив кешенең шөбһәсе юк һәм була алачак та түгел. Ул һичбер көтелмәгәндә безнең дә алдыбызга килеп басачак. Тик шул көнне каршы алырга безнең хәзер булып җитүебез генә кирәк.

Кереш мәкаләне һәм текстны басмага филология фәннәре кандидаты Гөлназ Хөснетдинова әзерләде.
 


Гөлназ ХӨСНЕТДИНОВА әзерләде
Безнең мирас
№ 8-9 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы