поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
31.01.2013 Җәмгыять

Актанышта яшәүче Баян апа елына ничек 500 көн эшли алган?

Башкортстанда туып үскән Баян апа сугыштан соңгы еллар авырлыгын үз җилкә­сендә шактый татый. Бәхет эзләп, читкә дә китеп карый. Шунда булачак ире Сәелшә­риф белән таныша. Яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Аннан инде иренең туган авылы Богадыга кайтып төплә­нәләр. Сөт тә җыя, терлекчелектә дә эшли. 32 ел сыер савып, лаек­лы ялга чыга. Әмма өйдә кул кушырып ятмый, 15 еллар чамасы амбар эшчеләренә ашарга пешерә, җыештыручы вазыйфасын да башкара. 73 яшендә эштән туктарга карар кыла.

– 65 ел эш стажым бар. Моңа берәү дә ышанмый, – ди Баян апа. – Пенсия фондына документлар кирәк булгач, 1957 елда ничә көн эштә катнашканмын, карагыз әле, ди­гән идем. 465 көн итеп язылган. Ә елда – 365 көн. 500ләп көн эшләгән елым да бар. Тик тормадым шул мин. Сыер да саудым, авылга килгән кешеләрне фатирда да тоттым. Төзелешкә килгән балта осталары, урып-җыюга килгән шоферларны үзебездә яшәтеп, ашатып тордым. Моның өчен дә миңа көн язылды. Менә шулай кеше ышанмаслык көннәр эшләдем. Аның каравы пенсиям кеше­некеннән артык түгел. Ләкин булганы да җитә, зарланмыйм. Бик яхшы яшим.

Бүгенге тормыштан зарланган кешеләргә аптырый ул. “Замана авыр түгел, кеше үзе бозылды. Хәзер дә эш кушсалар, көчемнән килгәнен эшләр идем, – ди 83 яшьлек Баян апа. – Эштән беркайчан да читен­сен­мәдем. Үзен сөймәгән, кеше яратмаганнар гына тормыштан риза түгел”.

Үзе әйткәндәй, тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер батып, бер калкып яши-яши, Сәелшәриф белән дүрт кыз үстерәләр. Төрле дулкыннар гизеп, рәхәт көннәргә килеп җиттек, ди ул, сөенеп. Моннан берничә ел элек аңа, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Актаныштан бер бүлмәле фатир да биргәннәр.

Шушы бер бүлмәле кечке­нә генә фатирын ул “оҗмах дөньясы” дип атый. 9 майда – 80 яше тулган көнне аңа ачкыч бирәләр. Күченеп килә. Фатирдагы уңайлы тормышка аптыраган әби иренең стенадагы фотосы белән “сөйләшә” башлаган. “Синең аркада мин дөньяның оҗмахында яшим. Миңа оҗмах калдырып кит­тең”, – дип көн дә рәхмәт әйтеп, догалар кыла икән. Үзе генә мондый рәхәтлекне күрә алмады, ди ул, офтанып.

Бабайның үлгәненә дә 15 ел булган инде. Ул бакыйлыкка киткәч тә, Баян апа 10 ел сыер асрый. Гомер буе терлек тоткач, тик торасы килмәгән. “Кө­чем булса, әле дә асрар идем. Азыгын китереп би­рәләр бит хәзер. Сыерымны әле дә сагынам”, – дип соңгы сыеры турын­да да бераз сөйләп алды ул.

Авылдагы гомер иткән нигезен калдырып китсә дә, Баян апа аны ташлап китмәгән. Оныгына бүләк иткән. Районнан комиссия килгәч, ул 1961 елда төзелгән йортын ремонтлап бирүләрен сораган. “Апа, моны ремонтлый башласаң, бик күп акча кирәк. Яңаны салу күпкә отышлы”, – дигәннәр. Яңа йорт дигән сүзне ишеткәч, мәшә­катеннән куркып, әзер фатир алырга була.

Бабайның васыятен үтә­дем, дип тынычланып калган ул. Үзләренең малайлары булмагач, нигезне кемгә калдыру дигән уй аларда инде күптән­нән була. Кызларның кайсысы беренче малай таба, нигез шуңа, ди Сәелшәриф абый. Онык Альберт тугач, бабасы күңеленнән генә васыять итә дә инде. Иренең бу сүзләрен истә тотып, Баян апа йортын оныгына документлаштыра. “Коебыз да бар иде. Аннан күптән су алган юк. Оныгыма әйттем, коены күммә, ул урынга йорт салма. Коймалап кына куй. Чистартам дип газапланма, дидем”, – дип сөйләде ул. Альберт хәзер шул нигезгә йорт салмакчы була икән.

Авылда да начар яшәмә­дем, дип искә ала ул Богадыдагы тормышын. Беренчеләрдән булып яшелчәләр үстергәнен дә сөйләде. Помидор, кыяр аның бакчасында тәгәрәп үс­кән. “Авылда тагын Хөсә­е­новлар яшелчә үстерә белә иде”, – дип искә алды. Хөсәе­нов­лар дигәне җырчы Азат Тимершәехнең әнисе Сылу апа булып чыкты.

Авыр чакта үзенә ярдәм иткән авылдашлары Флоридны да, социаль хезмәткәр Ленаны да изге догаларыннан калдырмый. Баян апа Актанышка күченгәч, район социаль яклау бүлеге аңа икенче социаль хезмәткәр бирергә булган. Үзе белән Ленаны да алып килгән. “Ул килгәч, авылга кайтып килгән кебек булам”, – ди Баян апа.

Ходайга мең рәхмәт укып, шөкрана кылып яши ул бүген. Әле дә тик тормый. Кайбер кешеләргә чәкчәк пешереп биргәли икән. Беренче Президент Минтимер Шәймиевкә дә пешереп биргән. Без киләсен белгәч, иртән генә хәбәр иткән булсалар да, бусагасыннан атлап керешебезгә кабак бәлеше әзер иде инде.

– Аллакаем, син биргән барлык авырлыкларга шөкер иттем. Рәхәт тормышыңда да яшәтсәң иде мине, дип Аллаһ­ка ялварам, – диде ул, безне озата чыкканда. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 17 | 30.01.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»