|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2013 Мәдәният
Чаллы театры артисткасы Ләйсән Вәлиева “Кадерле кадр” сәхифәсендәЛəйсəнгə танылу беренче роленнəн соң ук килə. Чаллы Татар дəүлəт драма театрында Гаяз Исхакый əсəре буенча куелган «Кəлəпүшче кыз» спектаклендə Камəр образын тудырган өчен 2002 елда актрисаны «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» номинациясендə бүлəклилəр. Бу уңыш булмый да кала алыр иде, чөнки театрның ул вакыттагы баш режиссёры Ренат Əюпов репетициялəр башлаганда Камəр роленə башка актрисаны ала. Тик күп тə үтми, бу роль Лəйсəнгə тапшырыла. Яшь актриса исə: «Юк, уйный алмыйм, куркам», – дип, баш тарта. Шулай да режиссёр сүзе җиңə һəм бу җиңү театр, режиссёр һəм актриса өчен бердəй зур уңыш китерə. Һәр кечкенә кызчыкка хас булганча Ләйсән кечкенәдән үк актриса булу турында хыяллана. Тик, билгеле булганча, күпләрнең ул хыялы бары хыял булып кала. Ә Ләйсән, гаҗәбенә каршы, «Казан театр училищесына укырга керәсем килә», – дигән теләгенә, әнисеннән ризалыкны бик тиз ала. Баксаң, Фәридә ханым үзе дә яшь чакта артистка булырга хыялланган икән. Тик... аны әнисе укырга җибәрмәгән. 1.«Əтием Фирдəвес һəм əнием Фəридə белəн. Минем биш кенə айлык чагым. 1980 ел». 2.«Чаллының 25нче номерлы «Курочка Ряба» балалар бакчасына йөрдем. Шул вакытта ук бер концертта да катнашмый калганым булмады». 3. «Казан театр училищесының беренче курсында укый башлаган чак. Иң бəхетле, иң рəхəт, бер кайгысыз еллар! Укытучым Əмир Камалиев белəн. 1995 елның 15 сентябре». 4.«1997 елда театр училищесындагы төркемдəшлəр белəн Кырлайга барган идек. Ни кызганыч, бүген уналты кеше арасыннан инде бары мин генə актриса булып калдым, калганнарны юллары башка якка алып китте. Распределение буенча безнең курсны тулысынча Казанның Татар яшь тамашачы театрына җибəргəннəр иде. Тик мин анда калмадым, Чаллыга – туган шəһəремə кайттым». 5.«Диплом спектакле – Ж.-Б. Мольер əсəре буенча куелган «Тартюф». Мин – Марианна ролендə. Оргон – Рашат Галəвиев. 1999 елның 24 феврале». 6. «Чаллы театрында Н.Гоголь әсәре буенча куелган «Өйләнү» спектакленең премьерасы. Мин Дуняша ролендә. 2001 елның 16 ноябре». 7. «Борын-борын заманда» спектаклен чыгаргач, режиссёрыбыз Фаил Ибраһимов белән бергәләп фотога төштек. 2002 елның 10 декабре». 8. «Игезәк улларым Ринат һәм Ришат белән 2011 елда Төркиядә ял иткәндә төшкән фото». 9. «Кәләпүшче кыз» спектаклендә – Камәр образында». 10. «Драматик рольләрем арасында иң яратып уйнаганы – Рабит Батулланың «Яшь аралаш көлү»ендә Кадрия. Казаннан килгән тәнкыйтьчеләр бу спектакльне карагач: «Ләйсән, бу роль сиңа актриса буларак төрле яклап ачылырга яңа мөмкинлекләр биргән», – дип мактау сүзләре әйттеләр. Комедияләрдәге рольләремнән Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» пьесасындагы Илсөярне бик яратып уйныйм. Бүген инде егерме бишләп ролем җыелды, балалар спектакльләрендә уйнаганнарын да санасаң, утыздан артып китә». 11.«Төркиядә ял иткәндә. 2011 ел, җәй».
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|