поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.01.2013 Тарих

Социаль инкыйлаб һәм Көнчыгыш

Россиядәге социаль инкыйлаб – бу әле көрәшнең башы гына, бары тик дөньякүләм халыкара социаль инкыйлаб этапларының берсе. Иртәме-соңмы ул революцион көрәш формасына, бер-бере белән килешмәс ике дошманның, капма-каршы килүче ике көчнең – халыкара пролетариат белән халыкара империализмның тәвәккәл һәм хәлиткеч бәрелеш формасына әйләнергә тиеш.

Бүгенге көндә элекке Россия монархиясе киңлекләрендә уза торган гражданнар сугышы чикләре һәм территориясе үзенең эчке мәгънәсендә дә һәм тышкы чагылышында да киңәергә һәм тирәнгәрәк китәргә тиеш. Инкыйлаб үсеш алган саен, тулаем алганда, җир шарында кешелекнең соңгы канкоешы булган бу сугышка үз ихтыярларына каршы барлык халык һәм илләр акрын-акрын тартыла һәм тартылырга тиеш тә. Бу – котылгысыз. Иске дөнья шактый какшады, тузды. Ул ыңгыраша, ухылдый һәм җимерелә. Үтәли череп таркалгач, бөтен җөйләре тарала. Бөтен җир йөзе һәм аның барлык атомнары, ашкынып, үзенең яңарышын көтә һәм көтә генә түгел, таләп итә, бөтенләй яңача төзелешен таләп итә. Кешелекнең аерым бер индивидлары, шәхесләре өчен генә түгел, хәтта, мәдәни-тарихи төрлелек буларак тулы бер халык һәм дәүләтләр өчен дә шундый хәлиткеч мизгел килеп җитте ки: боларның һәрберсе үз язмышын билгеләргә, үзенең баррикаданың кайсы ягында тору кирәклеген катгый хәл итәргә тиеш. Теләсәң-теләмәсәң дә, син анда катнашырга, аңлы рәвештәме яки аңсыз рәвештәме, син йә «кызыл», йә «ак» булырга тиешсең.

Моның шулай икәнен эш-гамәлдә күрәбез. Әле Октябрь инкыйлабы булмаган, әмма Россиядә хезмәт һәм капитал, пролетариат һәм буржуазия, бер-беренә дошман ике көч буларак, инде бүлгәләнә, үзбилгеләнә һәм бер-бере белән хәлиткеч сугышка әзерләнә башлады.

Октябрь инкыйлабы Россиядә бары тик әлеге көчләрнең бер-берсе белән бәрелеш мизгеле генә булды. Бу вакытта үз илендә тар-мар ителгән рус буржуазиясе калган көчләр тупланмасын кыска вакытка булса да якынча «ирекле» яшәү мөмкинлеген тәэмин итә торган урынга – Россия читенә һәм Антанта илләренә күчерергә мәҗ­бүр булды.

Әмма дөньякүләм инкыйлабка әйләнү тенденциясен чагылдыра торган һәм үсеш алучы бар нәрсәгә каршы көрәш халыкара мәйданга чыга. Россиянең үз буржуазиясен җиңгән эшче крестьяннарга каршы көрәштә рус буржуазиясе генә түгел, халыкара буржуазиянең аерым өлешләре, көчләре дә катнаша. Башта таркау булса да, алга таба көчләр берләшә. Аларның үзәк һәм оешкан көче булып бөтен җир шарының барлык контрреволюцион көчләре, бер фокуска җыелган кебек, бергә тупланган Милләтләр Лигасы тора. Ул инкыйлабның үсешенә тегеләйме-болаймы комачауларга һәм киртә булырга мөмкин барлык нәрсәне үз тирәсенә берләштерә торган кара интернационалга әйләнә.

Бүгенге көндә халыкара социаль инкыйлабның үсеш шартларын үз эченә алган гомуми нигезләмәсе алшартлары менә шулар. Бары тик шуннан чыгып кына без киләчәккә аның үсеше нинди формаларда булачагын фаразлый алабыз.

Хәзерге көндә безнең инкыйлаб гамәли формада алдыбызга куйган мәсьәләләрнең берсе – Көнчыгыш мәсьәләсе. Безгә аны кичектергесез хәл итәргә кирәк. Ул – хәзерге чынбарлык һәм халыкара сәяси вәзгыять шартларындагы, аз да түгел, күп тә түгел, дөньякүләм социаль инкыйлабның табигый үсеш фазаларының берсе. Аның котылгысызлыгы менә шунда яшеренгән дә инде. Хәтта без аны танырга теләмәсәк тә, аның белән исәпләшмәсәк тә, ул барыбер үзенең эчке һәм тышкы катлаулылыгы, буталчыклыгы белән алдыбызга килеп басар иде. Әгәр мәсьәләне өстән хәл итү белән генә чикләнсәк, дөрес фикердә булмас идек. Бу мәсьәлә бөтен яклап һәм зур игътибар белән өйрәнүгә мохтаҗ. Социль-икътисади гына түгел, халыкара-сәяси мөнәсәбәтләрдә дә шул ук зарурлык.

Без теге яки бу очракта халыкара социаль сыйнфый бүленешнең гомуми барышында Көнчыгышның үсешен чагылдыруы мөмкин барлык тәгаен формаларны карап тикшерергә һәм алдан билгеләргә, шуның белән моннан килеп туган барлык нәтиҗәләре белән аңа булган мөнәсәбәтебезне дә мәңгегә ачыкларга тиешбез.

Социаль инкыйлабта халыкара сәясәтнең без алган гомуми курсы тулысынча дөрес һәм бернинди үзгәртү дә сорамый, дип күпме генә уйласак та, Көнчыгышка кагылышлы мәсьәләгә җитди төзәтмәләр кертелергә тиешлеген танырга мәҗбүрбез һәм моны аңларга туры килә. Шунысы кызганыч: бүгенге көнгә кадәр Советлар Россиясе белән Көнчыгыш арасында үзара дөрес хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләр урнаштыруда без кабул иткән чараларның соңгы елларга кадәр артык очраклы һәм паллиатив төстә булуын да танырга кирәк. Бу өлкәдә планлы һәм ышанычлы-хәлиткеч сәясәтнең ныклап үткәрелүе бөтенләй сизелмәде дә.

Бу сәясәтнең тискәре ягы – безнең үз көчсезлегебезне чагылдыру һәм тану: мәсәлән, Персиядән рус гаскәрләрен чыгару. Ә инде уңай, яхшы дип санарлык гамәленә килгәндә, бер генә очракны күрсәтергә була – әфганлыларның инглизләргә каршы баш күтәрүеннән соң, без кылган гамәл кебек үк, Көнчыгышның революцион омтылышларына теләктәшлек һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирү; әмма моннан ары уза алмадылар. Бу мөнәсәбәттә безнең хәрәкәт, эш-гамәлләр бары тик Көнбатышта социаль инкыйлабның уңышсызлыкларын ачыклау вакытыннан гына азмы-күпме төс ала башлый: вакыйгалар үсешенең барышы (Германиядә спартакчыларның җиңелүе, рус эшләренә тыкшынуга каршы протест белдереп, гомуми баш күтәрүнең уңышсызлыкка очравы һәм Венгрия Совет Республикасының таркалуы), ниһаять, безне Көнчыгышның катнашыннан башка халыкара социаль инкыйлаб ясау көчебездән килмәячәген аңлаткан гади бер хакыйкатьне танырга мәҗбүр итте. Тик әле хәзер дә бу чаралар социаль инкыйлабның дөрес үсеш законнары алардан таләп итә торган билгеле бер рәвешкә ия түгел.

Әлеге мәкаләнең бурычы – әлеге мәсьәләгә күпмедер күләмдә тулы анализ ясау.

II

Коммунизм чагылышы булган Совет строе – буржуаз-капиталис­тик дәүләтчелек антиподы. Бу ике строй бер-берсе белән янәшә тыныч яши алмый. Алар бары тик вакытлыча гына бер-беренә түзеп торырга мөмкин, чөнки теге яки бу як көчләре икенчесеннән аз гына булса да көчәеп китә икән, бу көчле як әлеге вакытка көчсезрәк булган якка кичекмәстән һөҗүм итәргә тиеш.

Инкыйлабның социаль үсешенең үзгәртелә алмый торган һәм төп законы нигезендә, Россия инкыйлабы башлануының беренче көннәреннән үк бөтендөнья инкыйлабына әйләнә башларга тиеш иде, югыйсә Россиядәге бу Советлар империализмының котырынган диңгезендә бөтендөнья империалистик вакханалия өермәсе, давылы белән минут саен җир йөзеннән себерелеп төшү куркынычы янаган кечкенә бер оазис кына булып калыр иде.

Октябрь инкыйлабы җитәкчеләре бу хәлне бик яхшы аңлый иде, шуңа күрә дә аны халыкара интернациональ юнәлештә җибәрергә тырыштылар. Башкача була да алмый, киресенчә булса, Россиядәге социаль инкыйлаб үзенең барча эчке мәгънәсен югалтыр иде.

Әмма инкыйлабның бу үсеш процессы тактик ялгыш юлдан китте. Читтән караганда, аерым чагылышлары дөрес булып күренсә дә (Германиядәге спартакчылар хәрәкәте, Венгрия инкыйлабы һ.б.), гомуми эчтәлек ягыннан ул берьяклы гына булды. Бу берьяклылык инкыйлаб җитәкчеләренең игътибары Көнбатышка гына юнәлгән булуында күренә иде. Октябрь инкыйлабын халыкара социалистик инкыйлаб буларак җәелдерү мәсьәләсен гамәлгә ашыру аларга Россия инкыйлабы энергиясен, көч-куәтен турыдан-туры Көнбатышка механик рәвештә, үзгәртмичә үзкүчерү булып тоелды. Пролетариат белән буржуазиянең сыйнфый мәнфәгатьләр каршылыгы бигрәк тә кискен һәм рельефлы булгач, җир шарының сыйнфый инкыйлаб үсеше өчен күпмедер дәрәҗәдә ныклы нигез булган өлеше иде бу.

Көнбатыш Европа буржуазиясе тарафыннан коллыкка төшерелгән миллиард ярым халкы булган Шәрык исә бу яктан бөтенләй диярлек онытылган иде. Халыкара сыйнфый көрәш үсешенең төп агымы Көнчыгышны читләтеп узды – Шәрыкта инкыйлаб ясау мәсьәләсе дә бу елларның даулы диңгезендә үзләре дә бер тамчы су кебек булган аерым башлар аңында гына яшәде.

Бер яктан, Шәрыкны белмәү һәм, икенче яктан, шул нигездә аннан курку халыкара инкыйлабта Шәрыкның катнашуына бәйле фикерне юк итте.

Шунлыктан халыкара социаль инкыйлаб мәсьәләсендә Көнбатышка гына йөз тоту дөрес түгел иде.

Шунысы бар: Көнбатыш Европа дәүләтләре, аларның союздашы Американы да кертеп, халыкара империализмның барлык матди һәм әхлакый көчләрен туплаган (концентрацияләгән) илләр булып тора. Шуңа күрә, бу яктан алар безнең тарафтан аңа каршы хәлиткеч бәрелеш, сугыш ачарга тиеш төп территория булып тоелса, икенче яктан, без, Көнбатыш Европа буржуазиясен җиңү өчен Көнбатыш Европа пролетариаты үз көче генә дә җитә, дип, берничек тә ышанып әйтә алмас идек, чөнки дөньякүләм, халыкара буржуазия үзен җиңсеннәр өчен халыкара пролетариатның, шул исәптән Көнчыгыш пролетариатының да, революцион ихтыяр көчен һәм революцион энергиясен бергә туплауны таләп итә.

Халыкара империализмга бары тик Көнбатыш Европа пролетариаты аша гына йогынты ясап, без аңа Көнчыгыштагы манёвр-хәрәкәтләренә, эш-гамәлләренә тулы ирек биреп килдек. Халыкара империализм Антанта йөзендә колония итеп Шәрыкны әлегә үз кулында тоткан вакытта, ул аның барлык табигый байлыкларына тулы хокуклы хуҗа булып тора, икътисади нигездәге метрополияләрнең эшчеләр белән аерым бәрелешләре аның өчен уңышлы, җиңү белән бетүенә тулы гарантия бар. Чөнки бу хәлендә ул, аларның икътисади таләпләрен канәгатьләндерергә ризалык биреп, «авызларын томаларга» тулы мөмкинлеккә ия.

Безнең Россия инкыйлабыннан соң ике ел дәвамында бер файдасызга Көнбатыштан революцион ярдәм көтүебез – бу хәлне раслаучы факт.

Хәтта Көнбатыш Европа эшчеләре үз буржуазиясен җиңеп чыккан очракта да, безгә Көнчыгыш белән котылгысыз рәвештә бәрелешергә туры килгән булыр иде, чөнки соңгы очракта Көнбатыш Европа буржуазиясе бәхетсезлек буенча үз «товаркасы» – рус буржуазиясе үрнәгендә, көчләрен үзенең «чикләрендә» һәм, беренче чиратта, Көнчыгышта туплау белән шөгыльләнә башлар иде.

Ул хәтта Көнбатыш Европада социаль инкыйлабны бастыру өчен Шәрыкның йөрәгендә империалистик җәбер идеясен йөртүче булган Европага карата гасырлар буе яшеренеп яткан милли-сыйнфый нәфрәтен файдаланырга да, кара тәнлеләрнең Европага походын оештырырга да оялмас, читенсенмәс иде.

Без моның мөмкин булуын күрсәтеп кенә калмыйча, хәтта шулай булачагына инанабыз, чөнки Россия пролетариатның үз буржуазиясе белән икееллык көрәш тәҗрибәсе бу яктан безне шактый күп нәрсәгә өйрәтте.

III

Шәрыкка социаль-икътисади яктан караганда, ул – тулысынча диярлек Көнбатыш Европа капиталы тарафыннан эксплуатацияләнүче объект, аның сәнәгатенең төп ресурсы булуын күрәбез, һәм бу мәсьәләдә ул үзенең революцион кайнарлыгы, ялкынланып кабынып китә һәм яна алуы мәгънәсендә безнең өчен гаҗәеп бай материал булып тора.

Әгәр Шәрыкның Көнбатыш Европа капиталы тарафыннан эксплуатацияләнү дәрәҗәсен һәм, шуңа бәйле рәвештә, эксплуатацияләүне дәвам итүче Европа белән Американың бөтен масаюлы, кылтый буржуаз мәдәнияте һәм цивилизациясе көчләрен, егәрен булдыруда аның читтән торып катнашу дәрәҗәсен исәпләп чыгарырга мөмкин булса, без «акларның» барлык матди һәм рухи байлыгының иң зур өлеше Шәрыктан таланганын һәм аның барлык төстәге һәм расадагы йөзләгән миллион «туземецлар» хезмәт массалары түккән тир һәм кан хисабына булдырылганын күрер идек.

Бүгенге «прогресс һәм техникалы» «космополитик» мәдәниятле «ирек яратучы» Америка төзелсен өчен дистәләгән миллион Америка аборигены һәм Африка кара тәнлеләре һәлак булырга, җир йөзеннән инкларның бөтен мәдәнияте тулаем юкка чыгарылырга тиеш булды. Американың Чикаго, Нью-Йорк һәм европалаштырылган башка шәһәрләрдә күккә ашкан горур йортлары кешелексез плантаторлар тарафыннан изелгән һәм җәзаланган «кызыл тәнлеләр» һәм негрлар сөякләрендә, шулай ук инкларның җи­мерелгән шәһәрләренең төтенләп торган хәрабәләрендә төзелде.

Христофор Колумб!.. Европа империалисты йөрәгенә бу исем бик кадерле һәм гаҗәеп күп нәрсә турында сөйли. Ә бит ул Европа ерткычларына Америкага бара торган юлны «ачты». Англия, Франция, Испания, Италия һәм Германия – һәммәсе дә «туземецлар» яши торган Американы талауда, җимерүдә, бар нәрсәне кырып бетерүдә бертигез дәрәҗәдә катнашты, аның хисабына үзенең капиталистик шәһәрләрен һәм буржуаз империалистик мәдәниятен торгызды. Европага Тамерлан, Чыңгыз хан һ.б. монгол кенәзләре ябырылуларының җимерү көче кансызлыгы европалылар үзләре «ачкан» Америкада кылган гамәлләре янында югалып кала.

Мәкаләмнең башында мин әйткән фикер Көнбатыш Европа импе­риализмының алга таба үсеш чоры белән ачык раслана, чөнки ул, «туземецлар» Америкасын бөтен яктан файдаланып һәм туйганчы канәгатьләнеп, тукланып, үзенең бөтен игътибарын дөньяга әлеге империализм «аваз салганның» беренче көннәрендә үк диярлек буйсындыруда көчле теләк уятудан туктамаган Шәрыкка, аның үзәге булган Һиндстанга юнәлде.

Тәре походларының бөтен тарихы һәм алга таба Көнчыгышта узган буржуаз империалистик сугышларның озын тезмәсе Көнбатыш Европа феодаллары һәм аларның варислары тарафыннан Шәрыкны икътисади яктан коллыкка төшерүгә төгәл исәпләнгән, аларга акрынлап тулы уңышка китергән сәясәтне чагылдыра.

Әгәр без бүген Көнбатыш Европа торышын, аның сәнәгатенең Шәрыктагы соңгы үсеш этабында, ягъни Бөтендөнья империалистик сугыш башлану вакытындагы халәтен өйрәнсәк, без бу вакытта Шәрыкның чынлап та халыкара капитал тарафыннан нык изелгәнен һәм аның каты кыскычында тартышып өзгәләнгәнен күрербез.

Бөтен Азия һәм Африка Европа тарафыннан аларның Кытай, Иран һәм Төркия кебек шактый зур дәүләтләренең «мөстәкыйльлеген» бары тик чын булмаган, декоратив тануга нигезләнгән кайбер «тәэсир итү даирәләре»нә бүлгәләнгән иде.

Соңгы империалистик сугыш шулай ук әлеге сәясәтнең чагылышы һәм аның кульминация чоры тәгъбире булды, бу вакытта халыкара империализм, үзенең тиздән җимерелүен алдан күреп, үз-үзе белән көрәшкә чыгарга тиеш булды. Хәзерге вакытта, Антанта Германияне җиңгәннән соң, Шәрык мәсьәләсен азмы-күпме хәл итү рәвешен алды кебек: нәкъ менә, Көнчыгышның хуҗасы Антанта була, дигән нигезләмә рәвешендә.

Инде хәзер үк, әлеге әллә ни ачык булмаса да, Шәрыкта бу «изге берлек»нең төп элементлары арасында каршылыклы мәнфәгатьләре булуы күзәтелә башлады һәм шул нигездә иртәме-соңмы халыкларны талаучы Милләтләр Лигасында аңа кергән эре империалистик дәүләтләр аерым конкурентлары арасында беренчелек өчен җитди бәрелешләр булачак.

Бер генә минутка да шуны онытмаска кирәк: бөтен Шәрык Көнбатышның икътисади коллыгында икән, Шәрыкның авыр, катлаулы өлкәсенә моннан ким булмаган «эчке» басымны ясаучы эскәнҗә (пресс) булып аның милли буржуазиясе тора.

Без халыкара социалистик инкыйлабы үсешенең Шәрыкка кагылышлы өлешендә берничек тә Көнбатыш Европа империализмы хакимлеген аннан себереп ату белән генә тәмамланырга тиеш түгеллеген беркайчан да онытмыйк. Ул алга таба да дәвам итәргә тиеш, чөнки бу гамәлләрдән соң Шәрык алдына билгеле бер вакытка кадәр либераль булган, әмма үзенең асылында тупас деспот һәм үз мәнфәгатьләре өчен үзенең артта калган «чит җир» дошманнарына карата позициясен сәгать саен үзгәртеп торырга сәләтле клерикаль-феодаль буржуазияне бәреп төшерү мәсьәләсе – гаҗәп катлаулы мәсьәлә килеп баса.

Без бер нәрсәне нык итеп һәм мәңгегә истә калдырырга тиешбез: Көнчыгыш – нигездә халыкара империализмны тукландырып торучы төп чыганак һәм шул мөнәсәбәттә бөтендөнья социалистик гражданнар сугышы шартларында безнең өчен ул чиксез файдалы, ә халыкара империалистлар өчен безнең алар белән бәрелешүдә чиктән тыш файдасыз фактор булып тора. Көнчыгыштан колак каккан, Һиндстан, Әфганстан, Ираннан һәм башка Азия, Африка колонияләреннән аерылган Көнбатыш Европа империализмы хәлсезләнергә һәм үзенең табигый үлеме белән юкка чыгарга тиеш булачак.

Әмма шул ук вакытта Шәрык – деспотизм бишеге, һәм шуңа күрә без, Көнбатыш Европа империализмыннан азат булганнан соң, анда әлегә үзенең Европа туганының авыр эскәнҗәсе астында баш күтәрә алмый торучы Шәрык империализмы тергезелмәс, дип ышанып әйтә алмыйбыз. Әле безнең ярдәм белән чит ил изүеннән котылган Кытай, Һиндстан яки Төркия белән Иран феодаллары, империалистик Япония һәм Европаның тагын берәрсе белән кушылып, берләшеп, үзләрен «азат итүчеләргә» «большевизм» дигән йогышлы чирдән котылу өчен поход оештырмас, дигән гарантия дә юк безгә.

1919 ел

Фото: М.Солтангалиев икенче хатыны Фатыйма Ерзина белән. 1919 ел

Чыганак: Мирсәет Солтангалиев. Сайланма хезмәтләр. – Казан: «Гасыр» нәшрияты, 1998. – 198-203 битләр.
 


Мирсәет СОЛТАНГАЛИЕВ
Безнең мирас
№ 4 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»