23.01.2013 Җәмгыять
Роальд Сәгъдиев: Татар булуым белән горурланам
21 гыйнвар көнне Татарстан Фәннәр академиясендә милләттәшебез, дөньякүләм танылган физик Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу тантанасы үткәрелде.
Төшкә кадәр аны Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган һәм юбилярның күкрәгенә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены таккан иде. Роальд ага, үз гомеремдә алган иң кыйммәтле бүләк бу, мин татар халкының улы булуым белән горурланам, дип җавап биргән иде моңа.
ТФАдә дә галимне көтелмәгән бүләк көткән икән. Фәнни казанышлары өчен, ТФА президенты Әхмәт Мазһаров аңа академиянең күптән түгел генә булдырылган алтын медален тапшырды. Р.Сәгъдиев әлеге бүләкне беренче булып алды. Бу гаҗәп тә түгел: 1992 елны ТФА корылуын хуплап чыккан һәм шул ук елны аның хакыйкый әгъзасы булып сайланган иде ул.
Роальд аганы котларга килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында, Татарстан фәне абруен үстерүгә киләчәктә дә өлеш кертерсез дип ышанабыз, диеп кулын кысты аның. Парламент башлыгы президиумда утырган Роальд һәм Ринат Сәгъдиевләргә ишарәләп, ике бертуган галимнең фән өлкәсендә Ленин премиясе алуы – бик сирәк очрак; безнең күп кенә милләттәшләребезгә фәнгә юл ачтыгыз, дип Сәгъдиевләргә ихтирамын белдерде. Фәрит әфәнде Кремльдә Президент белән очрашу вакытында юбиляр белән Казан галимнәренең хезмәттәшлек итү юлларын барланганлыгын да хәбәр итте. Мәгълүм ки, үз заманында Курчатов исемендәге атом-төш энергиясе институтында, СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегендәге Атом-төш физикасы институтында эшләгән, СССР Фәннәр академиясенең Галәмне өйрәнү институты директоры булып торган Р.Сәгъдиев хәзерге плазма физикасын тудыручыларның берсе булды. 1990 елны, Америка Президенты булып торган Дуайт Эйзенхауэрның оныгы Сьюзен Эйзенхауэрга өйләнгәч, АКШта яши һәм Мэриленд университетында профессор булып эшли, шунда гыйльми тикшеренүләрен дәвам итә ул. Атом-төш коралын җәелдерүне тоткарлаучы, илебезне һөҗүм ихтималыннан саклаучы атом-төш-галәм калканы булдыруга керткән өлеше аның төп фәнни казанышларыннан берсе булды. Озын сүзнең кыскасы, атом-төш энергиясен кешелек файдасына җигүчеләрнең иң мәшһүрләреннән ул.
Әнисе туып үскән Буа районы, әтисенең туган ягы Кама Тамагы районыннан килгән якташлары, Казандагы 19 нчы гимназия вәкилләре дә якташыбыз белән горурлануын белдерде. Буа шәһәреннән килгән Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары – физика фәнен аеруча яхшы үзләштерүче Наил белән Таня исә үзләре академик кулыннан махсус бүләк – ноутбук алу бәхетенә иреште.
– Казанга, Татарстанга кайтуыма бик бәхетлемен, – дигән галим ахырда журналистларның бик күп соравына җавап бирде.
“ВТ” исеменнән беренче булып без аңардан АКШта милләттәшләребез белән аралашасызмы, татарча берничә кәлимә сүз алышырга теләгәндә сөйләшер кеше бармы, дип кызыксындык.
– Миңа инде күптәннән татарча сирәк сөйләшергә туры килә. Америкада Татарстаннан, татар төбәкләреннән килеп урнашкан шактый кызыклы кеше яши. Күбесе АКШка миннән күпкә алдан килгән. Алар инде гаилә корып, берничә буын булып яшәп ята. Хәзерге вакытта килеп тамыр җибәрүчеләргә караганда телебезне яхшырак та беләләр әле. Традицияләребезне саклап яшәргә тырышкан әлеге милләттәшләребез арасында бик кызыклы галимнәр бар. Мин шулар белән аралашам. Хәзер берсен телгә алып, икенчесен әйтмәсәм, үпкәләүләре бар.
– Татар концертларына барасызмы?
– Әле күптән түгел генә Петербургтан бас тавышлы Тимур Әбдекиев килгән иде. Ул үзе чыгышы ягыннан Баку татарларыннан. Консерватория тәмамлаган бу егет искиткеч матур тавышка ия. Хәзерге вакытта Петербургта Мария театрында барган операларда төп рольләрне башкара икән. Әле күптән түгел генә аңа Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелгән. Ул татар, урыс, итальян җырларын бик матур башкарды.
– Сколковода төзелә торган фәнни үзәк зур нәтиҗә бирер дип ышанасызмы?
– Сколковога әллә ни зур ышанычым юк. Чөнки хәзер үк инде анда проблемалар килеп чыгуы мәгълүм. Мин аны Себердәге академиклар шәһәрчеге белән һич тә чагыштыра алмыйм. Аны оештыруга күренекле галимнәр, фәнне оештыручы Лаврентьев кебек шәхесләр алынган иде. Монда исә эш башында Вексельберг кебек олигархлар.
– Сезнең сирәк очрый торган Роальд дигән исемегез кайдан алынган?
– 30 нчы елларда яшәгән совет яшьләре романтик булган. Алар Норвегиянең бөек сәяхәтчесе Роальд Амундсенның сәяхәтләрен бик кызыксынып күзәткән. Бер моторлы очкычка утырып, Котыпта адашып калган сәяхәтчеләрне коткарырга киткән һәм шунда һәлак булган ул. Шуның хөрмәтенә миңа Роальд исеме кушканнар.
Кордашларым арасында да адашларым байтак очрады. Ул заманда мондый исем бирү бер шаукымга әйләнгән иде.
– РФ Дәүләт Думасы кабул иткән Антимагнитский законга мөнәсәбәтегез ничек?
– Мин Дума урынында булсам, ятим, бигрәк тә чирле балаларны уллыкка яки кызлыкка алуда өстенлекне Россия ватандашларына бирер идем. Ә инде килеп туган вәзгыятьтә академик Алферовка тулы теләктәшлегемне белдерәм. Ул бик аз санлы депутатларның берсе булып әлеге законны кабул иткәндә каршы тавыш бирде.
– Милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп нәрсә әйтер идегез?
– Без – татарлар – үзебезнең милли бердәйлегебезне сакласак иде.
– Олыгайган көнегездә Татарстанга яшәргә кайтырга җыенмыйсызмы?
– Миннән ярымшаярып, ярымҗитди итеп, нигә Сез татар кызына өйләнмәдегез, дип сораганнары бар. Әнә бит бик күп мәшһүр кешеләр татар кызларына өйләнгән. Бигрәк тә Урта Азиядә татар кызы алу абруй саналган. Күпләр өйләнгәч, миңа дигәне калмаган. Инде кайту дигәне – минем өчен шактый катлаулы мәсьәлә.
– Төбәк фәннәр академияләре федераль академия белән чагыштырганда әллә ни әһәмиятле түгел дигән тискәре күзаллау бар.
– Мондый караш белән килешә алмыйм. Дөрес, совет заманында күп кенә фәнни институтлар Мәскәүдә, Ленинградта тупланган иде. Әмма төбәкләрдәге фәнни үзәкләр дә яхшы эшләде, фәнни мәктәпләр барлыкка килде. Казанда һәрвакыт бик яхшы математика мәктәбе бар иде. Менә ТФА президенты Әхмәт Мазһаровның уйлап табулары нефть сәнәгатендә киң халыкара куллану тапты.
– Сезнең Ринаттан тыш Роберт исемле энекәшегез дә бар икән.
– Роберт моннан ике ел элек вафат булды. Шулай килеп чыкты инде: ул фән юлыннан китмәде, гомерен совет армиясендә хезмәт итүгә багышлады. Ул Казан янәшәсендә генә диярлек урнашкан һава һөҗүменнән саклаучы зенит полкында хезмәт иткән иде. Кариб кризисы вакытында аларга шактый катлаулы хәлләрдә калырга туры килде. Армиядән азат ителгәч, ул финансчы, хәтта бер хосусый банкның вице-президенты да булып алды.
– Сәламәтлегегезне ничек саклыйсыз?
– Мин 65 яшькә кадәр яратып туп тибә идем. Дөрес, әле чаңгыда йөрим. Йөгерүне дә ташлап бетермим. Кызганыч, эш күп булгач, байтак нәрсәдән баш тартырга туры килә.
– Безгә чит планеталардан килгәннәре булды микән?
– Минемчә, юк. Әгәр дә кайдадыр тормыш булса, килми калмаслар иде. Дөрес, вакыт ягы да бар. Бәлкем алар үзләрендә яшәп киткәннәрдер инде. Галактикабыздагы планеталарда тормыш Җиргә караганда күпкә алданрак барлыкка килергә мөмкин. Нигә безгә килмәгәннәр соң? Әнә астрофизик Шкловский, күрәсең, теге яки бу цивилизациянең эволюция процесслары үсешнең кайсыдыр этабында туктап калган, дип исәпли.