|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2013 Могҗиза
Су үгезен карарга бардыкБезнең Биектау районы Мәмдәл авылыннан өч-дүрт чакрым гына читтәрәк, табигатьнең җанга кадерле, искитмәле матур бер почмагында серле Ызынба күле бар. Исеме үк серле, сәер бит. Җирле халык күлгә бу исемне каян алып кушкандыр? Биләгән мәйданы да шактый – 16-20 гектарлап. Тирәнлеге дә 24 метрдан алып 56 метрга хәтле җитә. Ызынбаның суы искиткеч тыныч һәм чиста. Ярларының көнчыгышка караган өлеше – кара урман, кеше аралап аяк басмаслык чытырман: миләшлек, шомыртлык, кара карлыган. Төньяк-көньяк, көнбатыш яклары исә дала чәчәкләренә күмелгән болынлык, сирәк-мирәк кенә ак каеннар бизи. Күлгә бер инеш тә коймый. Аннан бер инеш агып та чыкмый. Әмма шуңа да карамастан, аның суы иң коры килгән җәйләрдә дә гел үзгәрешсез кала. Мыскал да саекмый. Мөгаен, күл төбендәге исәпсез-хисапсыз чишмәләр аны һәрчак тулыландырып торадыр. Ә балык бик күп биредә, ниндиләре генә юк: алабуга, кызылканат, бәртәсләр, кушбашлар. Тик якын-тирә авыллардагы халык күл тирәсенә килергә ашкынып тормый. Хәтта Сабантуйларда да бирегә килеп, җырлап-биеп, күңел ачып утырмыйлар. Чөнки күл турында шөбһәле, бик куркыныч риваятьләр йөри. Дөрес булса, бу күлдә моңа кадәр җир йөзендә күренмәгән коточкыч усал һәм зәһәр җан иясе – Су үгезе яши, диләр. Шушы җан иясен үз күзләре белән күреп, ипи тотып ант итүчеләр дә бар. Ә кайберләре Су үгезен үзләре күрсә дә, соңыннан үч алудан, өенә янгын җибәрүдән өркеп, бу хакта сөйләүдән бөтенләй баш тарта. Алай гына да түгел, әлеге җанвар әле хәзер дә, таң алдыннан чыгып, үгез булып мөгри, яр кырыенда көтүләп йөргән сарык-кәҗәләрне дер селкетә, дип сөйлиләр. Әле күптән түгел генә Мәмдәлнең үзеннән бер агай болыннан күп итеп печән чапкач, күл буена туктап, бахбаен тугарып, үзе дә күлдә коенып чыгарга ниятләгән. Кая ул! Шулчак көтмәгәндә яр читендә әлеге җанвар күренгән. Агайның дөнья күргән биясе, коты алынып, тугарылып та бетмәгән килеш, дугасы, дирбияләре белән, хуҗасын ташлап, җан-фәрманга Мәмдәлгә таба сыпырткан. Агай үзе дә куркудан йөрәгенә инфаркт булып, авылына чак кайтып егылган. Бер елны бер бәхетсезе әлеге күлдә бата. Аны судан эзләтергә дип, Казаннан водолазлар чакырталар. Бу егетләр тирән дип тормыйлар, төпкә хәтле төшәләр. Күл төбе саз түгел, урман икән. Алар, күл төбендә гасырлар дәвамында ятып, балта-пычкы үтмәс тәмам сөяккә әверелгән имән агачларын өскә күтәрәләр. Бөтен күл төбенә шундый агачлар түшәлгән булуын әйтәләр. Димәк, күл бик борынгы заманнарда ук җир убылудан хасил булган. Узган җәйләрнең берсендә шушы төбәк язучылары Солтан Шәмси, шагыйрь Рафис Корбан белән Ызынба күленә Су үгезен күрергә, җай килсә, кинога төшерербез, тавышын магнитофон тасмасына яздырырбыз дип барган идек. Тик ярты көн көтеп утырсак та, ул өскә күтәрелмәде. Күрәсең, эше тыгыз булгандыр... P.S. Язучы, журналист Альберт Хәсәновка 75 яшь тулу уңаеннан Татарстан язучылар берлегендә (Мөштәри урамы, 14) 17 гыйнварда 17 сәгатьтә иҗат кичәсе үткәрелә.
Альберт ХӘСӘНОВ |
Иң күп укылган
|