поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.01.2013 Мәдәният

“Сәрдария” ансамбле җитәкчесе Салават Гобәев белән ИНТЕРВЬЮ

1958 елда Сәрдария исемле нәфис кыз үзе белән бергә педагогия институтында укыган Әкрәм Нигъмәтовка кияүгә чыга, һәм яшь пар егетнең туган авылына - Свердловск өлкәсендәге Әрәкәй авылына эшкә кайта. Тора-бара Әкрәм мәктәп директоры булып китә, ә иҗат җене кагылган хатыны үз тирәсенә җирле талантларны туплый башлый. Сәрдария җырчыларны, музыкантларны, биючеләрне кадерләп тәрбияли, аналарча кайгыртып, һәрьяклап ярдәм итә, талантларын үстерүдә булыша.

Ул үзе дә еш кына сәхнәгә чыга, һәм андый мизгелләрне халык бик яхшы хәтерли: иҗатташлары арасында таҗның иң кыйммәтле ташы булып ялтырый Сәрдария. Әмма Сәрдария Җават кызының гомере кыска булып, ул 1997 елда фани дөнья белән саубуллаша...

Аның кулында ныгыган коллектив үзенә “Сәрдария” исемен алып, эшен бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә. 55 ел вакыт эчендә алар Кремль сәхнәсендә дә чыгыш ясаганнар, чит илләргә гастрольләргә дә чыгып йөргәннәр, Россия һәм өлкәкүләм конкурсларда да җиңүләр яулап өлгергәннәр. 1974 елда алган “Халык фольклор ансамбле” исемен алар ел саен аклап киләләр. Ә “Түгәрәк уен” фестивале уздырыла башлагач, алар тагын да зуррак популярлыкка ия булдылар. 2010 елгы “Түгәрәк уен”да җиңгән өчен Татарстан президенты аларга автобус та бүләк иткән иде бит әле.

Хәзер “Сәрдария” коллективы белән дә, Әрәкәй авылында күптән түгел ачылган Милли-мәдәни комплекс белән дә балачактан шушы коллективта тәрбияләнеп үскән Салават Гобәев җитәкчелек итә. Самарада гөрләп үткән V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестиваленә соңгарыбрак килеп җиткән бу кешене залдагылар шатлыклы гүләү белән каршы алгач, аның белән сөйләшеп алырга кирәклеген колагыма киртләп куйган идем. Свердловск татарлары чыгышыннан соң бу ниятемдә ныгып, Салават Сәгыйтьдин улы ГОБӘЕВНЫ эзләп киттем.

- Салават Сәгыйтьдинович, танылган “Сәрдария” коллективы быелгы “Түгәрәк уен”да катнаш¬маска булдымыни?

- Свердловск өлкәсендә алтмышка якын татар үзешчән сәнгать коллективы эшләп килә. Шуларның тугызысы “Халык” яисә “Образцовый” исемен йөртә. Ә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы - татар һәм башкортлар күмәкләшеп яшәгән бердәнбер район. Безнең районның Татар милли-мәдәни үзәгенең 16 филиалы бар. Ул авыллардагы алты Мәдәният йортын һәм 10 китапханәне берләштерә. Һәр авылның үз фольклор коллективы эшләп тора. Быел менә “Түгәрәк уен”га Әрәкәй авылының “Ак калфак” фольклор ансамблен алып килдек.

Күргәнегезчә, безнең як татарларының костюмнары үзенчәлекле: куе итеп тамбур белән чигелгән күлмәкләр, көмеш тәңкәләрдән торган күкрәкчәләр, аякта галуш һәм йон оекбаш... Күкрәкчәләрнең күпчелеге йөз ел элек ясалган, һәм алар буыннан-буынга күчеп килә. Безнең райондагы һәр авылның үз төсе, чигү үрнәге дә бар бит әле.

- Искиткеч матур итеп чигелгән күлмәкләр һәм алъяпкычлар. Алар да борынгы заманныкыдыр инде?

- Безнең якларда чикмиләр, ә каералар. Чөнки бу бизәкләр крючок белән җепне тискәре яктан каерып чыгарудан килеп чыга. Кияүгә чыга торган һәр кызның бирнәсендә милли кием, сөлгеләр, тастымаллар булырга тиеш. Бирнәне кыз әнисе белән бергә әзерли, шуңа күрә традицияләребез сак¬ланып, буыннан-буынга кү¬чеп килә.

 - “Ак калфак” ансамбле күрсәткән “Кич утыру” йоласы бик үзенчәлекле булды. Уйнаучылар түгәрәк ясап, идәнгә утырдылар да тез астыннан йомгак тә¬гәрәттеләр. Алып баручы йомгакны кемнән табып ала, шул бии яисә җырлый. Үзенә күрә шобага инде, әмма башка беркайда да алай уйнамыйлар бит!

- Әйе, безгә фольклор материал эзләп ерак йөрисе түгел, үзебезнең авыллардагы бай материалга таянып эшлибез, һәм сәхнәгә куелган бу күренеш элек гадәти хәл булган.

- Свердловск өлкәсе татарларының уникаль гореф-гадәтләрен китапларга, тас¬маларга язып калдыру эше алып барыламы?

 - Татарстан Респуб¬ликасының фәннәр академиясе безнең якларда берничә экспедиция үткәрде һәм шуның нәтиҗәсе буларак “Татары Среднего Урала и Свердловской области” исемле китап басылып чыкты. Өлкә фольклор үзәге дә еш кына авылларга чыгып йөри. Шулай итеп, “Красноуфимские татары” китабы дөнья күрде.

55 ел дәверендә “Сәрдария” коллективы да байтак фольклор материал туплады: җирле йолалар, җыр һәм бәетләр эш¬кәртелеп сәхнәгә чыгарылды.

- Безнең якларда бала¬ларның фольклор белән кы¬зыксынмау, телне белмәү проблемалары калкып чыкты. Ә сезнең як балалары фольклор коллективларга те¬ләп йөриләрме?

- Кич җитү белән әби-бабай, әти-әни, бала-чага гаилә-гаилә булып клубка репетициягә агыла. Бергә җырлап, биеп, ата-бабаларыбыздан килгән рухны кечкенәдән сеңдереп үскән балалар халык җыр-биюләренә, гореф-гадәтләренә беркайчан да битараф була алмый инде. Карагыз инде, Әрәкәй авылында яшәүче 500 кешенең йөздән артыгы ансамбльдә катнаша. Бу күрсәткеч түгелмени?



Рәсемдә: “Ак калфак” ансамбле башкаруында кичке уен.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ | 12.01.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»