поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.04.2008 Криминал

ЫШТАН БӨРМӘСЕНДӘ НӘРСӘ БАР?

Түбән Кама егете Павел тимер рәшәткә артында утыручы абыйсына наркотик алып кергәндә тотыла. Абыйсы Вячеслав тагын бер айдан иреккә чыгачак. Ә Павелның үзен исә шушы гаебе өчен дүрт елга хөкем иткәннәр. Очрашуларның берсендә Вячеслав энесенә бер үтенеч җиткерә: Павелга шалтыратачак кешедән колониягә “күчтәнәч” алып килергә кирәк. 17 яшьлек егет аны-моны уйламыйча гына риза була. Теге кеше шалтырата. Күрешәләр. “Күчтәнәчкә” диелгән төргәк тә тапшырыла. Шунда гына Павел төргәкнең эчендә нәрсә булуы белән кызыксына. Моңа кадәр таныш булмаган кеше барысын да аңлата. Егет абыйсы белән очрашуга табанына героин тутырылган аяк киеме киеп барырга тиеш була.

Моннан тыш дуслары Вячеславка “күчтәнәчкә” ике шприц һәм эченә марихуана салынган ике тәмәке дә биреп җибәрәләр. Павел абыйсына бу әйберләрне алып барырга ярамаганлыгын, тотылса, үзен бик зур җәза көтәсен аңласа да, каршы килми. Әле бүген дә ул тыныч кына: “Үкенмим, үкенүдән файда юк бит инде, буласы булган”, - ди.

Павел кебек, туганының юньсезлеге аркасында рәшәткә артына кереп утырырга мәҗбүр булучылар шактый. Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Радик Сафин әйтүенчә, күпләр бу капкынга үзләре дә сизмәстән килеп эләгә. Еш кына колониядәгеләрнең иректә йөргән дуслары улы белән күрешергә баручы әбиләрне дә кызганмый. “Бездән дә тәмәке булса да алып бар әле”, - дип, карчыкка наркотик тоттырып җибәрә алар. Ул-бу буласын башына да китермәгән әби соңыннан үзе тотыла...

Тимер рәшәткәнең теге ягына алып керергә ярамаган әйберләрне кая гына яшерми икән дусларына “ярдәм итәргә теләүче”ләр. Кәрәзле телефон һәм сим-карталарны хокук саклаучылар кайнатма салынган банкадан, аяк киеме табаныннан, өйдә пешерелгән бәлештән, хәтта Әстерхан чикләвеге эченнән дә табып алган. Спиртлы эчемлекләрне исә гадәттә сок, көнбагыш мае, куертылган сөт савытларына салалар икән. Дөрес, колониядәгеләр үзләре дә исерткеч эчемлекләр әзерләргә бик маһир, ди. Хокук саклаучылар аларның нинди кәнфит яратуын да белә. Аның аерым бер төреннән “әче су” бик тиз ясала икән. Акча яшерүнең дә үз урыннары бар, диләр. Боларын китап, лимон, сабын эченнән, ыштан бөрмәсеннән тапкан очраклар булган.

“Якыннары белән очрашуга килүчеләрнең букчасындагы бөтен әйберне тикшерәбез. Икмәкне кискәлибез, кайнатманы бушатабыз, тәмәкене ватабыз. Башкача ярамый. Өйдән килгән ризыклар эчендә ни генә булмас?! Тыелган әйберләр һәрчак табылып тора бит. Ашау-эчү, юыну кирәк-яраклары үзебезнең кибеттә дә сатыла. Бәясе шәһәрдәгедән бер тиенгә дә артык түгел. Очрашуга килүчеләр кирәкле бөтен нәрсәне шуннан алса, үзләренә дә күпкә җиңелрәк булыр иде. Колониядәге кибеттән сатып алынган бер генә әйберне дә өстәмә рәвештә тикшермибез бит”, - дип аңлата Радик Сафин.

Букчасында наркотик табылучылар, Түбән Кама егете Павел кебек, үзләре дә рәшәткә артына кереп утырырга мөмкин. Башка тыелган әйберләр белән тотылучыларны исә 1-1,5 мең сум штраф көтә. Тик җәзаларны үтәтү идарәсендә әйтүләренчә, административ җаваплылык бүген берәүне дә куркытмый. Шуңа да законның кырысрагын кабул итәргә кирәклеге турында сүз алып баралар да. Радик Сафин сүзләренә караганда, колониягә наркотик алып керергә теләгән кешене 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкинлек бирә торган закон проекты эшләнә икән. Ә акча, телефон кебек әйберләр белән тотылучыларны киләчәктә 5 елга кадәр утыртып куярга мөмкиннәр.


Рамилә МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 61 | 01.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»