поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.01.2013 Мәдәният

Юбиляр Ринат Таҗетдинов: Гомерем буе Отеллоны уйнарга хыялландым (ИНТЕРВЬЮ)

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең тарихы, дәрәҗәсе белән мәртәбәле. Алай да түгел, ул, беренче чиратта, үзенең бөек артистлары белән данлыклы. Мин шундый бөекләр белән шәхсән таныш булуыма бәхетле. Ринат абый Таҗетдиновны, аның җәмәгате Рәйсә апаны, олы кызларын Руфинаны якын итәм. Бик мөлаем, сөйкемле, итәгатьле кешеләр. Һәм, әлбәттә, Ринат абыйны бөек артист буларак хөрмәт итәм, яратам. Бүген 1 гыйнвар көнне ул гомер бәйрәмен каршы ала. Үзе искә алмаса, бу 75 яшен аңа биреп тә булмый кебек. Шундый ук хәрәкәтчән, елмаюы элеккегечә йөзендә балкып тора...

- Очрашуга әзерләнгән вакытта сезнең белән булган әңгәмәләрнең шактыен укыдым да, безнең бүгенге сөйләшүне башкачарак булсын иде дип уйлап куйдым. Сезнең хактагы биографик белешмәне теләгән кеше әңгәмәбез ахырында да укый ала. Шуңа күрә, каршы булмасагыз, сөйләшүебезне ниндидер “сорау-җавап” кысаларына кертмик, ничек бара – шулай барсын. Сүз башы өчен Интернетта бер тавыш бирү турында сөйләп китим әле. Күптән түгел мин иң матур татар ир-атлары топ-рәте туплаучы сайтка юлыктым.

- Ой-ой...

- Анда мин таныган, мин танымаган кешеләр дә бар: Марат Сафин, Марат Башаров һ.б.. Яхшы белгәннәрдән, мәсәлән, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншинны күреп куанып алдым. Шунда: “Ринат Таҗетдиновны кертергә кирәк!” – дигән җөмлә дә күрдем, Сезнең Муса Җәлил ролендәге фоторәсемегез дә тәкъдим ителгән. Мин дә моны күтәреп чыккан кеше белән килешәм, моңа татар тамашачысы да тулаем кушыладыр: Сез татар сәхнәсенең иң сөйкемле артистларының берсе. Ә менә үзегез моңа ничек карыйсыз?

- Мин үзем Интернетны белмим, балалар керәләр, карыйлар. Ләкин факт кызыклы. Кайвакыт яшь чакта төшкән киноларны карап, “ничего” гына булганмын икән дигән уй килә. (Көлә). Кемнең башына килгәндер инде мине мондый исемлеккә кертү...

- Моны Сезне белгән кеше эшләгәндер...

- Олы яшьтәге артист өчен бу куркыныч әйбер түгел, миңа калса, әйбәт әйбер. Шулай да сәнгать яшьлекне ярата. Театр сәнгате алай ук түгел, анда яшьләр дә, олылар да кирәк, урта буын да бик кирәк. Ә менә олы җырчыларны тыңлавы әллә ничек, аларны карамыйча гына тыңларга була. Әлеге топта Фәниснең булуы бик яхшы: ике метрлы, кыяфәте бик чибәр. Өстәвенә ул бик яхшы актер да булып килә. Шуңа күрә болай дип әйтим, бу хәбәргә әллә ни сөенмәдем, көенмәдем дә. Искә алалар икән, димәк, кешеләр күңелендә ниндидер эз калган.

- Сезне яшьләр беләләр дигәнне аңлата бит. Чөнки Интернетта күбесенчә яшләр утыра...

- Шулай анысы. Әле Муса Җәлил ролендәге рәсем дидең, анысы очраклы түгелдер. Ул чор, Муса Җәлил ролен уйнаган еллар театрның бик нык гөрләгән чагы, Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗановның бергә эшләп, бергә күп шедеврлар иҗат иткән вакытлары. Онытырлык та түгелдер, чөнки тамашачылар ул вакытларны һаман да искә алалар. Күп кешедән ишетергә туры килә, безнең яшьтәге әбиләр дә очрый инде, бетте бит инде театрыгыз дип сөйлиләр. Яшьләр юк, менә хәзер сез дә китсәгез, сезнең буын китсә, нәрсә кала уйнарга...

- Бәлки, алар күбрәк үз яшьлекләрен сагыналардыр?

- Ләкин бу фикерләр белән килешә алмыйм. Һәр дәвернең, һәр вакытның үз кешеләре туа, һичшиксез шулай ук артистлары да туачак. Талантлы кешеләр туа тора. Фәриткә (Бикчәнтәев) күп сүз әйтелә, тик бит бездә Фәрит дәрәҗәсендәге, аның белән чагыштырырлык башка режиссер юк.

Юкса башта ул безне дә куркыткан иде. Аныңча эшләү кыен, күнегелмәгән иде. Бүгенге көн күзлегеннән карап эш итә, эшен нечкә ысуллар белән алып бара. Ювелир кебек ясый ул спектакльләрне.

- Нюансларда күп уйный...

- Һәм бу бик әйбәт. Чөнки без Марсель Хәкимович белән эшләп ияләшкән идек. Ул спектакльне эре-эре “рәсемнәр” белән ясый, үзе давыл кебек иде. Фәриттә башкача, һәм соңгы спектакль (Т.Миңнуллин “Мулла”) моны бик яхшы күрсәтте. Бик күпләр Туфанны дөрес аңламыйлар дип уйлыйм. Туфан бит мулла турында язмаган. Җәмгыятьне бетерүче куркыныч көчләр турында язган ул! Күптән түгел укыган рецензиядә дә моны күпләрнең аңлап җиткермәве сизелә, бөтенләй идеясен дөрес аңламаганнар. Фәрит Туфанны аңлап алган, тик Туфан аны аңлап бетерми иде кебек...

- Без күптән түгел генә Фәрит белән сөйләштек бу темага. Алар бер-берсен саклабрак, үпкәләтмәскә тырышып, артык якынаймыйча аралашканнар. Моның турында әтинең язмаларында укып була. Ләкин “Мулла” спектаклендә алар бер-берсенә якынайганнар кебек тойдым.

- Миңа калса, шулай ул. Фәрит Туфанны, аның ролен тулысынча аңлады кебек. Ныклап уйлап карасаң, татар театрының бер буыны Туфан әсәрләрендә үсте. Мин шәхсән бары тик аның пьесаларында уйнап зур исемнәргә лаек булдым. “Моңлы бер җыр”, “Монда тудык, монда үстек” - шулар өчен мин СССР дәүләт премияләре алдым.

Марсель Туфанны бик яхшы аңлый иде. Алар бергә эшлиләр иде. Ләкин дусларча гына яшәделәр дип әйтмәс идем. Конфликтлары кайвакыт бик каты булды. Бер-берсе белән килешмичә, бәрелешеп алалар иде.

- Аларның темпераментлары бер-берсенә якын... Фәрит башка холыклы. Аннан соң ул бит Казан малае, әти гел авылны алга планга тартып чыгара иде. Чынлыкта исә, аның әсәрләрендә авыл – урын, ә күтәргән проблемалары авылныкы гына түгел, гомумкешелек проблемалар. Ринат абый, әңгәмәбезне икенче яккарак җибәрик әле... “Кол Гали” спектаклен искә төшерәсем килә. Ул үзенә күрә бер революция иде. Шул вакытта киң катлам кешеләр өчен бу спектакль безнең татар тарихы белән беренче танышу иде кебек. Күпләр, мөгаен, кайбер әйберләрне беренче мәртәбә ишеткәндер дә әле.

- Бәлки...

- Сезнең Кол Гали нык тәэсир иткән иде. Бер яктан карасаң, ул герой, каһарман, үз илен яклаучы. Икенче яктан, бик гади, яхшы таныш кебек. Һәм анда Сезгә хас сәхнә сөйкемлелеге.

- Беләсеңме, бу бит Нурихан абый Фәттахның беренче пьесасы. Ул аны килеп укыгач, без шаккаттык. Ул вакытта Кол Галиләр киң катламга билгеле түгел иде. Бу пьеса үзе бер вакыйга булды. Менә дигән язучы, ләкин моңа кадәр пьеса язган кеше түгел бит. Кинәт кенә драма әсәре яза. Трагедия. Марсель Хәкимовичның төп рольне миңа ышанып тапшыруы да гаҗәеп. Кол Гали турында укый башладым. Ул вакытта безнең галимнәребез, язучыларыбыз турында хәзерге кебек китаплар бик күп түгел иде. Бүген менә “Җыен” фонды шундый шәп китаплар чыгара, мин шуларны гына укыйм.

Марсель бик тырышып, бар игътибарын биреп куйды бу пьесаны. Баштарак Кол Галине күбрәк галим, язучы итеп күрсәтергә тырыштык, тик автор аны герой итеп язган. Ул бирешми, сугыша, үз иленең патриоты. Без аны герой гына итеп күрсәтмичә, халкы, теле, дине турында уйлаучы итеп тә, чыннан да сөйкемле кеше итеп бирергә тырыштык. Халык “Кол Гали” спектаклен бик яратты.

- Театр тәрбияли дип әйтәләр, бу сүзләр шул “Кол Гали” кебек спектакльләрне күздә тотып әйтеләдер. Ул вакытта сәхнәдән татарның данлыклы тарихы турында сөйләгәндә, театр мәктәптә укытылырга тиешле тарих дәресләре урынына булган бит инде.

- Туфанның да шундый әсәре бар бит!

- Сез “Канкай углы Бәхтияр”ны әйтәсездер? Мин дә аның турында сорамакчы идем. Сез бу спектакльдә Теләчев ролен башкардыгыз...

- Миңа шундый ошый иде бу роль. Ихластан әйтәм, яратып уйнадым һәм халык тарафыннан әйбәт кабул да ителде. Аннан соң Шәүкәт абый (Биктимиров) белән уйнавы да рәхәт иде. Образ катлаулы, саташып киткән Теләчевның дөрес юлга басуын күрсәтү кирәк иде. Мулла бит ул, ихлас кеше...Дин кешеләре сәясәттән ераграк торырга тырыша, революцион эшләргә катышмыйлар бит. Халык ягына авуы шулкадәр әйбәт язылган... Катлаулы һәм уйлый торган образ, минем өчен якын булды. Аны телгә алмыйлар диярлек, ләкин ул минем өчен кадерле.

- Әтинең тагын бер пьесасын искә төшерик әле – “Диләфрүзгә дүрт кияү”не. Бөтенләй икенче төрле спектакль. Әллә нинди тирән фикерләр салынмаса да, тамашачы күңеленә кереп калган спектакль иде кебек.

- Театр артистлары оркестр чокырына төшеп, тезелеп басып аны кат-кат карыйлар иде. Марсельнең бик уңышлы эше. Анда ул безгә бик зур иркенлек бирде. Туфан кабул итте. Чәчрәп чыккан шампански шәрабе шикелле иде ул спекталь. Хәзер дә онытмыйлар аны. Кайда гына уйнамадык без аны. Татарстанны, Башкортстанны, Урта Азияне шуны уйнап чыктык. Шаккатырлык хәл, хәзер бара торган Диләфрүзне алай кабул итмиләр. Ә бит начар куелмаган – бик әйбәт.

- Андагы һәрбер персонаж – характерлы, ә менә сез уйнаган Җәмил тыйнак, азсүзле. Аны уйнавы кыен булгандыр. Ни өчен Диләфрүз аны сайлаганын исбатларга кирәк бит.

- Бик кыен булды. Карап торам, калганнарның характерлары искиткеч, уйнар өчен актерга бик зур мөмкинлекләр бар. Җәмилне бары тик ихласлылык, сөйкемлелек белән алырга мөмкин иде. Яшьрәк чак, йомшак, шуңа күрә Марсель аны миңа бирде дә. Һәм Җәмилем югалып калмады, аны яраттылар.

- Ринат абый, Сез уйнаган тискәре рольләр нигәдер искә төшми... Булдымы соң алар?

- Училищеда укып кайткач, мин “Көзге ачы җилләрдә” (Аяз Гыйлаҗев) җырлап, гармуннарда уйнап шундый бер матросны уйнадым. Халык аны бик әйбәт кабул итте. Шуннан соң Мостай Кәримнең “Җырланмаган җыр”ында мин бик тә кире газета редакторын уйнадым. Ул шулкадәр әшәке роль иде. (Көлә). Премьерасы үтте, Туфан килде яныма, карале, малай, син чыннан да актер икәнсең, ди. Ышандырдың, ышндырдың, ди. Әле һаман шушы сүзләре исемдә. Чөнки тискәре рольләрне дә уйнау җиңел түгел, уңай рольләрне уйнаудан җиңелрәк булса да. Кешенең тискәре якларын бик тиз эзләп табасың бит! (Көлә) Тискәре образларны мин шактый күп уйнадым. Тик аларны тискәре итеп уйнамаска тырышасың. Станиславский да әйтә бит, һәр тискәре рольдә уңай ягын эзлә, ди. Шуңа иң тискәресендә дә уңай якларын табарга тырышасың.

- Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” әсәрендәге Ильясыгыз тискәрерәк кебек...

- Әйе, ул уңай ук түгел. Әмма ләкин, шул ук вакытта начар кеше дә түгел! Ул чынлап торып ярата, тик... хыянәт итә. Ильясны һич тә кире образ дип санамыйм. Уңай, ләкин ялгышкан кеше генә ул. “Гүзәлем Әсәл” минем иҗатымда аерым урын алып тора. Ул куелган вакытта безнең баш режиссерыбыз Ширияздан абый Сарымсаков иде. Аннан соң директор булып Рәшидә апа Җиһаншина килде. Ул бу пьесаны Ташкентта күргән, ошаткан. Агакиши Ходжаев куйган спектакльне караган булган. Рәшидә апа кайтып Ширияздан абыйга менә шундый әйбәт әсәр бар, шуны куйык әле дип тәкъдим итә. Ширияздан абый килешми, Ильясны уйнарлык артист та юк дип хупламый. Шуннан соң Рәшидә апа Ташкентка шалтыратып килеште, Ходжаев бер айга килеп спектакльне куйды.

Бу әсәр театрда озак барды, һәм шулкадәр яратып карады аны халык. Безнең өчен дә яңалык булды ул. Икенче режиссерның куюы - яңалык. Театрда режиссерлар үзгәрүе, башка режиссер белән эшләү артистлар өчен зур тәҗрибә бирә. Кабатланмый башлыйсың. Инде ясаган, үткән әйберләрне башка режиссер башкача күрсәтә. Иҗатыңда яңа нәрсәләр табасың.

“Гүзәлем Әсәл”не куйдык та, Тукай бүләге дә бирделәр. Премия дигәннән бер кызык искә төшә. Премьера булды, бик шәп узды, киттек режиссер белән бергә Сочига. Ял итәргә. Әйтә бу: “Мин сездә спектакль куйдым, әйбәт бара. Ничек халык ярата – күрдегез. Нәрсә инде - премия мең тәңкә!” Мин әйтәм хикмәт бит акчада түгел, игътибарда. Спектакль чыннан да шәп иде. Анда бит Наилә дә (Гәрәева) искиткеч иде.

- Шаха апа да... (Шахсәнәм Әсфәндиярова).

- Әйе! Шәүкәт абый әйбәт иде. Менә ул анда бик уңай рольдә иде. Шәүкәт абый белән бергә төшкән язмалар да бар. Чыннан да әйбәт булган икән дип карыйм.

- Һәм бу сезнең Фәрит Бикчәнтәев белән беренче дуэтыгыз...

- Шулай шул...

- Фәрит белән тагын бер дуэтыгы искә төшә. Дворецкий “Чит кеше” (“Человек со стороны”). Заман идеологиясенә таянып куелган спектакль булса да, ул сезнең Чешков бик сөйкемле иде. Урысча әйтсәк – “симпатичный”.

- Аны Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә шулай яздылар - “симпатичный” дип. Фәрит минем малайны уйнаган иде. Бу спектакль әйбәт кенә барды. Тәрҗемә әсәр булса да.

Шуны әйтергә кирәк, безнең халкыбыз тәрҗемә әйберләрне бик яратмый. Бармый инде. Ләкин тәрҗемә һәм классик әсәрләр бик кирәк. Совет чорының бик әйбәт ягы бар иде. Бигрәк тә сәнгать өлкәсендә. Һәрбер датага без пьеса куярга тиеш идек. Аннан соң бер урыс пьесасы, бер чит ил пьесасы. Шундый күрсәтмә бар иде.

Режиссерларны үстерүдә, актерларны үстерүдә бу бик кирәк. Мәсәлән, Марсельның куюында “Бирнәсез кыз” (“Бесприданница”) гөрләп барды. Островский, гомумән, татар драматургиясенә, татар халкына якын автор. Халыкчан булуы белән якын. Һәм бездә Островский пьесалары бик әйбәт барды да. Островский начар язмаган, аның пьесалары төпле, гомумән урысның драматургиясе көчле, театр өлкәсендә традицияләре зур. Һәм безнең татар драматурглары да шуннан өйрәнгәннәр. Галиәскәр Камал иҗатына Островскийның йогынтысы бик зур. “Банкрот”ны гына искә төшерик.

Бүгенге көндә дә кайбер кызыклы пьесаларны тәрҗемә итеп куярга кирәк дип саныйм. Артистлар остарсын өчен кирәк, бигрәк тә яшь артистлар өчен. Уйнарга мөмкинлек булсын иде аларга. Хәзер әле еш Фәритне гаеплиләр, һаман тәрҗемә куясыз дип. Карасаң, әллә ни куйганы юк бит. Куелганы да фестивальләргә бару өчен генә.

Бездә бара Хугаев әйбере - “Кара чикмән”...

- Аны татар яшләре бик яратып кабул иттеләр бит!

- Гаҗәеп! Осетиннар үзләре килеп уйнадылар аны, ул бөтенләй башка. Фәрит бездә аны шәп куйган. Фәритнең әзрәк кирелеге бар. Мәскәүдә аңа әйттеләр, кыскарт биюләрен, анда кеше күп катнаша дип, кыскартсагыз, сез моны теләсә кайсы илдә барып уйный аласыз диделәр. Спектакль бит мюзикл шикелле.

- Тәрҗемә әсәрләр дигәннән, “Тартюф” искә төште бит. Сезгә Тартюф якынмы? Аның уңай ягын табып булдымы?

- Тартюф миңа якын түгел. Мин андый әшәке кеше түгел. (Көлә). Ләкин актерга уйнар өчен бу образ гаҗәеп. Хуҗасының я кызына, я хатынына бәйләнеп йөрүче иң әшәке дип әһеле образы. Башта Празат абый Исәнбәт нигә моны миңа бирде икән дип аптырадым. Әмма бик матур спектакль иде, озак барды һәм гөрләп барды. Тартюфта да эзләргә кирәк иде уңай якларын, ләкин уңай якларын эзләве бик кыен. Ни генә эшләсәң дә, ул инде Тартюф. Ул минем иҗатымда, әлбәттә бик зур эз калдырды. Мин аны бик яратып уйнадым...

Эзопны хәтерләмисеңдер?

- “Кол” (Г.Фигейредо) мин бик кечкенә булган вакытта куелып уйналган спектакль шул.

- Ул гаҗәеп спектакль иде. Ул пьеса Мәскәү, Ленинград театрларында барды, бик шәп актерлар уйнадылар. Безнең уйнауны Ленинград татарларыннан берсе килеп караган да, аннан бер көтү булып татарлар килеп карадылар. Алар безгә шундый зур бәя бирделәр. Бездәге спектакль ул кадәр үк түгел, сезнеке шәп дип мактадылар. Минем иҗатымда да ул шактый якты эз калдырды. Рәхәтләнеп уйнадым Эзопны. Монда инде чын уңай образ. Анда Шахсәнәм апа да бик шәп иде. Тәрҗемәсе бик үк әйбәт түгел иде. Габдулла абый Шамуков белән репетиция вакытында бергәләп бөтен текстны яңадан язып бетердек. Празат абый Исәнбәт нык тырышты. Шуңа күрә дә озак әзерләдек ул спектакльне.

- “Моңлы бер җыр”ны сөйләшүебезне башында искә алдык инде. Муса Җәлилне Сезнең аша күзаллаган кешеләр бик күп...

- Куярга бик авыр бу пьесаны. Марсель белән Туфан дуслыгы ярдәм итте, әсәр озак итеп, әйбәт эшләнде, бер-берсен бик нык аңлап куелды. Декорациясе искиткеч иде. Хәзер дә ул видеоязмаларда саклана.

Без аны бик күп җирләрдә уйнадык. Мәскәүдә, шулай туры килде, төрле җирләрдән ниндидер конференциягә җыелган татар галимнәре аны карадылар. Шулкадәр спектакль ошаган, академиклар соңыннан сәхнә артына кереп, (Моссовет театрында уйнаган идек без аны) җылап-җылап, кочаклап безне котладылар. “Сибелә чәчәк” халык җыры гимн шикелле дип сөйләгәннәре хәтеремдә.

Пьесага бик кызыктылар. Хәтта Кабардино-Балкариядән бер режиссер карап, куям моны дип китте. Аннан соң әйтә ди, миңа Ринатны биреп торыгыз, миндә андый артист юк дип. Соңыннан уйлаганнарыннан кире кайттылар, чөнки башка телдә уйнау кыен бит. Телләр аңлашылса да.

Бу пьесада Муса Җәлил белән мин икенче мәртәбә очраштым. Һәм ул бөтенләй башка Муса Җәлил. Бүгенге көн шагыйренең Мусага булган карашы. Мусаны бит күп еллар сатлык җан дип атадылар, әле бүгенге көндә дә шуны сөйләп йөрүчеләр булды. Юк инде, сатлык булган кеше мондый шигырьләр яза алмый. Халкына бирелгән кеше генә мондый шигырьләр яза ала.

Менә кызык бит. Без Мәскәүдә укыганда ук әле Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханым кызы Чулпан белән безгә гел киләләр иде. Без училищеның (Щепкин исемендәге театр училищесы) 200 кешелек залында кичәләр оештырып, Мусаның шигырьләрен укый идек. Ул вакытта Муса Җәлил турында спектакльдә уйнармын дигән уй башка да килмәгән булса да,мин Җәлил шигырьләрен бик күп укый идем: “Җырларым” һ.б. Ул кичәләр бик матур үткәрелә иде, Мәскәү татарлары җыелып килә иде.Мин бит әле хәтта Муса Җәлил шигырен укып училищега кердем.

- Әминә ханым белән Чулпан ханым “Моңлы бер җыр”ны карадылармы?

- Карадылар! Аларга ул бик ошады. “Моңлы бер җыр” театр тарихында онытылмас бер әйбер булып калды һәм калачак. Аның бер вакыты җитәчәк, аны куячаклар. Туфан пьесалары тагын куелачак. “Әлдермештән Әлмәндәр” куелачак һичшиксез. Чөнки ул пьесадан башка татар театры булырга мөмин түгел. Мондый образ башка бер халыкта да юк.

Шәүкәт абый бераз онытылырга тиеш. Ул чын халыкчан артист иде. Ләкин Әлмәндәрне уйнарлык артист табылачак. Икенче төрле уйнарлар, башка төрле. Шәүкәт абый төсле булмас, әлбәттә. Ләкин пьесага кайтырлар. Ул татар театрының данын арттыра торган пьеса, “Моңлы бер җыр” да шундый.

- Ринат абый, хәзер сезнең кинодагы эшләрегез турында сөйләшеп алыйк әле. Сез бит татар артистлары арасында зур киного төшкән...

- Бердәнбер! (Көлә).

- Артист...

- Анда барып эләгү кызык булды. Муса Җәлил турында фильм төшерергә уйлагач, мине килеп карадылар, “проба”га чакырдылар (“Моабитская тетрадь», 1968 ел – Ә.М.). Яшьрәк идем, әлбәттә. Муса Җәлилгә 38 яшь булган, мин 28-29 яшьләремдә генә идем. Шулай да чакырдылар. Киттек Ленинградка. Марсель Сәлимҗанов та безнең белән барды. Аны Шәфи Алмаска дип чакырдылар.

Мине алмадылар. Чернов дигән артист уйнады Җәлилне. Чынлап та мин яшьрәк булганмындыр. Аннан соң уңайсыз гына бит урыслар арасында. Урыс теле - чамалы. Авыл баласы бит, гомер урысча сөйләшмәгән. Мин “зажатый” да булганмындыр инде. Марсель дә узмады.

Бер кызык та булды әле анда. Марсель бит бик шаян кеше иде. Килеп төштек, кунакханәгә урнаштык. Дүртенче катта торам. Астан шылтраталар. “- Сез Муса Җәлилгә пробага килдегезме? - Әйе. - Без газетадан килгән идек. “Вечерний Ленинград”. Сездән интервью аласыбыз килә. Төшмәссезме?” Башыма килми бит, нигә өскә менмисез, менегез дип әйтергә. Тиз генә киенеп төшеп киттем. Үзем уйлыйм, каян белделәр икән, кемнәр икән... Төшсәм, Марсель авызын ерып утыра: “Интервью бирергә төштеңме?” Әх, син... дим, мине шулай алдарга...

Бу Муса Җәлил турындагы фильмны Леонид Квинихидзе төшерде. Ул миңа шул “проба” вакытында, мин сине барыбер төшерәм дип әйткән иде. Һәм ул мине Әфганстан короле Аманулла-хан роленә чакырды (“Миссия в Кабуле”, 1970 ел – Ә.М.). Ул Аманулла хан шулкадәр миңа охшаган икән, шаккаткыч! “Проба”га килеп йөрмәсәң дә була, Әфганистанга китәбез, ди Квинихидзе. Марсельгә кердем, шундый-шундый хәл дип... Бар-бар ди. Алыштырырбыз монда ди. Мин ул вакытта репертуарда бик күп уйнасам да, Марсель мине җибәрде. Ике ай Әфганстанда, бер ай Һиндстанда төшеп кайттым.

Киттем. Барып төштем. Анда урысларның иң танылган кино артистлары. Жаков, Стриженов... Әллә ничек уңайсыз. Мин аларны белмим, алар да мине бөтенләй белми. Кем белсен инде татар артистын. (Көлә).

Менә миңа грим салдылар. Бераз гына борын өстәделәр дә... Аманулла хан каплап куйган инде. Охшаган. Хәтта шундый хәл дә булды. Кунакханәгә урнаштырдылар. Зур, иске, инглизләрдән калган бина, бүлмәсе 50 квадрат метр, караваты киңлегедә 4 метр. Һәм мин үзем генә. Керүгә ялвардым, мин монда куркуымнан үләм бит, сез мине нишләтәсез, алыгыз мине башкалар янына дим. Шул кунаханәдә грим салгач, төшеп барам баскычтан, хуҗа кеше инглизләр заманында солдат булып хезмәт иткән булган. Бу миңа карады да, Аманулла терелгән дип тезләнде. Мине башка кунакханәгә күчергәндә ул елады, нәрсәм белән ярамадым, зинхар китмә дип калды.

Бер көн Квинихидзе әйтә, әфганнар сиңа каршы, без сезнең турында фильм төшереп, Ленинны әфган артистыннан уйнатсак ни булыр дип дәгъвалыйлар ди. Аманулла-ханны безнең артист уйнарга тиеш дип әйтәләр ди. Иртәгә сине карыйлар... Мин ни эшләргә тиеш? Ярар, мине киендерделәр, грим салдылар. Өелешеп әфган министрлары килде. Кунакханә каршындагы мәйданчык кырыена утырдылар. Сорыйм, боларның кайсы кем, башлыклары кайсы. Ул тышкы эшләр министры икән. Чыгарып җибәрделәр – бар. Туктале мин әйтәм. Болай итәм. Шак-шок атлап киттем тегеләргә таба, шул министр каршысына килеп кулымны суздым. Теге сикереп торды. Мин борылдым да шак-шок атлап киттем. Шуннан ярты сәгатьтән йөгереп керде Квинихидзе, Ринат сине калдырдылар дип.

Минем ролем шактый иде – бөтенләй диярлек кисеп бетерделәр. Бер грузин артисты бар иде, минем ярдәмчене уйный иде. Шул минем бөтен текстны алып бетергән имеш. Ярый монысы бетте, хәзер Һиндстанга китәбез. Бер айга. Килдек, карыйм - Квинихидзе юк. Оператор гына. Ничек төшәбез соң? Анда минем эпизодларым күп иде. Атка атланып ауга йөрүләр... Өйгә кайткач, Квинихидзе караган да, мин анда булмагач, әйбәт булмаган дип бөтенесен сыздырып аткан. Шулай итеп минем бик бәләкәй генә роль булып калды ул.

Шулай да йөрдем ике ай Әфганстанда, бер ай Һиндстанда. Ике сүз әйтер өчен. Ләкин бик озак төштем, бик кызык булды. Кызыклы кешеләр белән таныштым. Анда безнең татар артисты да бар иде - Раднэр Муратов (тамашачы аны Василий Алибабаевич роленнән яхшы хәтерли - Ә.М.). Аның белән бик дуслашып киттек. Жаков белән дуслаштык. Шунысы бар, урыс артистлары бик нык эчәләр. Мине Жаков алып бара иде базарга самогон алырга. Мин “Әссәламгаләйкем” дип сөйләшәм, самогон алырга ярдәм итә идем. Эчәләр, исерәләр, төшү көннәре бушка китә. Кызыклы тәҗрибә булды. Башка кинога төшү генә булмады. Зур рольләргә чакырмадылар.

Юк, бер чакырганнар иде “проба”га. 48 көн океанда баржада йөзеп, ачлыктан каешларын, ботинка табаннарын ашап йөргән диңгезче солдатлар турында булырга тиешле иде ул. Мине Җиһаншин исемле татар егете роленә чакырдылар. Леонид Гайдай төшерергә тиеш иде. Ул мине күрде дә. А вы что пришли, посмотри на себя, ты же итальянец, какой ты татарин дип кайтарып җибәрде. (Көлә).

Кызганыч, Татарстанның әле дә үзенең зур киносы юк. Искиткеч әйбәт татар артистларыбыз бар. Теләсә кайсы кинода төшәрлек. Геройлары, чибәр егет-кызларыбыз бар. Ә кинематорграфистлар берлегенең торырга урыннары да юк. Хәзер куып чыгаралар, кая баралар алар – белмим. Игътибар юк. Татарстанга кино кирәк. Татар халкы зур халык бит. Татарлар үзләре кинода күп күбен, операторлары да, режиссерлары да, татар киносы гына юк...

- Сезнең кинематографистлар берлеге проблемаларын искә алугыз очраклы түгелдер, чөнки аларны сез башка кешеләрдән яхшырак аңлыйсыз. Сез бит ничә еллар Театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлекчәсен җитәкләдегез.

- Безнең берлек көчле санала иде. Россия күләмендә үз биналары булган берлекләр бик аз. Мин Мәскәүдә дә секретарь булып йөрдем әле. Ульянов вакытында. Аена берничә мәртәбә җыелып, нәрсәләрдер хәл итә идек. Бу эш бик күп әйбер бирде. Әллә ничаклы кеше белән таныштым. Шул ук Хугаев белән шунда йөреп таныштым. Аннан соң аның белән Марсель дә танышты, “Кара чикмән” пьесысын алды.

Мин эшләгән вакытта берлеккә бигрәк тә бернинди ярдәм булмады. Без бик авырлык белән яшәдек. Ремонт юк. Бервакыт бинаның түбәсен алып аттылар, китте яңгырлар, йорт ага дип торабыз. Бетте дип уйладым инде. Менә шуннан соң гына бераз акча бирелде. Кемнәр беләндер эшләнгән килешү... Бездә бит ул шулай. “Откат-откат” - безгә аннан калганы эләкте, иске-москы җәеп, аннан-моннан япкач яңадан су үтә башлады. Шул вакытта театр миңа бөтенләй ярдәм итмәде. Ә театр ярдәме бик кирәк иде. Әйттем, бу бит минем шәхси оешмам түгел, әйдәгез бергәләп эшлик. Талашып беттек. Шамил Зиннурович белән дә талашып беттек, кызганычка каршы. Аңламадылар.

Дөнья үзгәрде бит. Нәрсәдер шунда оештырып, бик күп акча эшли торган урын итәргә тырыштылар. Мәскәү каршы чыкты. Китте талаш. Минем йөрәктә болар шундый начар нәрсәләр калдырды. Мин бертөрле сөйләшәм. Шамил икенче төрле. Нигә ул шулай берлеккә каршы булды, тәки ул үлгәнчегә кадәр шуны белә алмадым. Шулай да берлек эшләде. Шактый очрашулар, төрле чаралар үтте.

- Гел телгә алынып торды...

- Чөнки ул башка берлекләр белән чагыштырганда эшли торган оешма иде. Мәсәлән, Уфада йортлары зур, әйбәт. Алар арендага биреп, акча эшли башладылар. Берлекләре бай оешмага әйләнде. Тик алар театрлар өчен кирәкле бернәрсә эшләмиләр иде. Акча эшләгәч шунысы әйбәт, алар өлкән артистларга шактый акчалата ярдәм бирәләр иде. Бездә андый нәрсә булмады. Шулай да мин Мәскәүгә зур берлеккә язып, сугышта катнашкан олы артистларыбызга акчалата ярдәм бирергә тырыша идем.

Мин анда озаграк утырдым. Иртәрәк китәргә кирәк иде. Китеп тә булмый, ташлап китсәң – бетә. Йортны бик алырга теләделәр. Россия оешмасыннан китәбез, Мәскәү белән элемтәне өзик диючеләр дә булды. Мин моңа катгый каршы чыктым. Үзебездә бикләнеп ятсак, безгә нигә бу берлек? Яңа спектакльләр турында сөйләшү, премьераларга тәнкыйтьчеләрне чакыру – болар барысы да кирәк. Рәссамнар берлеге аерылды, китте, хәлләре бик мөшкел калды. Шулай йөреп сөйләп, чыгышлар ясап без берлекне саклап калдык. Бинаны бирмәдек. Аны ул вакыттагы шәһәр башлыгы Камил Исхаков алырга йөрде. Мине чакыртып алды. Давай, бирегез ди. Сезгә берәр бүлмә калдырабыз ди. Бинаны менә дигән итеп ремонтлыйбыз ди. Мин әйтәм, юк болай булмый. Бина безнеке түгел, ул Мәскәү йорты. Әлбәттә, алар белән әйбәт килешү бар, без анда теләсә нәрсә эшлибез, кичәләр уздырабыз дим. Кичәләр уздырырга бер-ике сәгатькә без сезгә залны биреп торырбыз ди. Без килешә алмадык. Һәм ул да шулай ук ярдәм итмәде. Бары тик Минтимер Шәрипович кына ярдәм итә иде. Мин аңа яза идем, ул ремонтларга, башкасына бераз акча бирдерә иде. Шулай берничә мәртәбә ремонт эшләдек, юкса бина бөтенләй беткән булыр иде.

Йөри торгач, зур ремонтка акча сорап алдык. Бик зур сумма бирделәр. Ләкин безгә түгел. Аңа минем бер катнашым булмды. Акча тендер буенча откан кемгәдер бирелде. Анда үзләренең төрткән кешеләре ота, нәтиҗәдә ремонтка 40 проценты да китми. Китә каядыр. Кая - билгеле инде. Әнә Мәскәүдәге коррупция эшләрен генә карагыз. Шулай сугыша-сугыша ремонт ясаттык. Бик күп көч түгелде. Ниһаять, бу соңгы съезд килеп җиткәч, болай да 25 ел булдым, җибәрегез дидем. Хәзер Мәскәү белән дә аралар начарайды, чөнки алар “безнеке” диләр, ныклап эшләргә бирмиләр - анда миллион нюанс бар. Хәзер яңа кешеләр сайланды. Яңа рәис – Фәрит Бикчәнтәев, Раушания Юкачева – директор. Эш бара башлады, чөнки театр ярдәм итә, акча да бар. Фәрит президентка кереп шактый акча да алды. Элек мин залны да бирә алмый идем. Чөнки акча түләнми, ә электр яна. Аның өчен түләргә акча юк.

Шулай да мин анда эшләвемә шатмын. Чөнки күп артистарның кичәләрен үткәреп, мөмкин кадәр ярдәм иттем. Кулдан килгәнчә эшләдек. Хәзер инде кафены арендага биреп, шуның акчасына гына яшәмиләр, башка керемнәре дә бар. Мин керемнәр ясый белә торган кеше түгел, булдыра алмадым. (Көлә).

- Ринат абый, бик күп артистлар укыталар, ә сез – юк. Бу принципиаль позицияме, туры килмәдеме?

- Туры килде. Бик күп мәртәбә Марсель, башкалар чакырды. Хәзер дә чакыралар.

Элегрәк ничек иде. Мин я театрда, я берлектә. Өйгә кайтырга да вакыт юк. Гел эш тэ эш. Элеккеге ректор Беляев әйтә иде, Ринат, кил инде, син йөрмәссең, синең фамилияң кирәк. Мин әйтәм, ничек инде, Рәис Кыямович, мин студентларны алыйм да, аларны надан калдырыйммы. Минем бит исемем бар, Аллага шөкер, мин укытырга тиеш. Алынам икән, кеше итәргә тиеш. Артист итәргә тиеш. Болай гына бара алмыйм. Сузыла-сузыла вакыт үтте. Хәзер олыгайгач барасы килми. 75 яшь бит инде.

Менә шулай - теләмәгәнгә түгел. Кызганыч, укучылар юк. Теләгән кеше мин уйнаганны карап өйрәнсен. (Көлә).

- Ә театрдагы бүгенге яшьләр арасында иҗади, рухи яктан үзегезгә якын яшь артистларны атый аласызмы?

- Атый алам. Театрда шактый талантлы артистлар күп. Шул ук Фәнис Җиһаншин. Аның җитешсез яклары шактый күп. Тел ягыннан да. Ләкин уңышлы эшләре бар. Искиткеч артист булачак әле ул. Әлбәттә, Искәндәр Хәйруллин. Иң талантлы артистларның берсе дип саныйм мин аны. Чөнки ул уйлый торган артист. Сәхнәгә чыгып сүз генә сөйләми ул. Фикерен тулысынча алып бара. Андый артистлар бик сирәк. Рамил Вәҗиев бар. Бик талантлы артист. Хәзер аларга уйнатырга кирәк Гамлетны, Отеллоны, Ричардны. Сынап карарга кирәк. Марсель алынмады. Күпме язды миңа Ричардны уйнатам дип – уйнатмады. Курыкты алынырга. Артист үз гомерендә әйбәт театрда, ә безнең театр - әйбәт театр, классик әсәрдә уйнарга тиеш.

Бары тик үзебезнең татар әйберләрен кую кирәк дигән әйбер дөрес түгел. Драматургларны, артистларны үстерергә кирәк. Ярый безнең бәхеткә Туфан булды. Хәзер ул юк. Аның дәрәҗәсендәге башка драматургларыбыз әлегә юк. Илгиз Зәйниев бик талантлы егет, әлбәттә. Ләкин ул әле өйрәнергә тиеш. Аның әсәрләре әлегә Туфан әйберләре кебек түгел. Үзебезнең драматургларны үстерү өчен дә дөнья классикларын куярга кирәк дип саныйм мин үземчә.

Мин гомерем буена Отеллоны уйнарга хыялландым. Ләкин куймадылар. Мин үзем ялынып сорап йөрмәдем. Югыйсә, әле укыган чакта ук өзекләр уйнадым. Мин уйнамадым түгел, уйнадым, Аллага шөкер. Эзопларны, Тартюфларны уйнау миңа бик зур ярдәм итте. Чөнки башкача уйлый башлыйсың. Фикер йөртәсең. Менә шушы артистларны, Искәндәрне, Фәнисне үстерергә, классиканы уйнатырга кирәк дип саныйм. Спектакль барамы, бармыймы - куярга, эшләргә кирәк дип саныйм. Репертуарда бара торган спектакльләр арасында сай әйберләр дә бар. Гел Туфан әйберсен генә куеп булмый бит. Сайрак әйберләр дә куялар инде, кеше йөрсен дип. Анысы да дөрес, бер карасаң. Марсель әйтә иде, минем өчен иң мөхиме – тамашачының йөрүе. Дөрес ул, ләкин уйландыра да. Тамашачыны без нәрсәгә өйрәтәбез? Аны бит бераз тартырга да кирәк. Тамашачы да үсәргә тиеш. Яхшы әйберне барыбер аңлыйлар. Әнә бит “Мулла”га ике ай алдан билет сатылган, алып булмый.

- Ринат абый, әңгәмәбезнең ахырында сезнең театр сәнгатенә, театр кешеләренә, тамашачыларга теләкләрегезне дә ишетсәк иде.

- Әйтелде инде! Өстәп шуны әйтәсем килә, профессиональ театрларыбыз халык театрлары дәрәҗәсенә төшеп бетмәсеннәр иде инде. Ишетеп торабыз, театрларда режиссерлар, рәссамнар, артистлар җитешми. Бу мине нык борчый.

Белешмә:

Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.

1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый, бөтен гомерен шушы театрга багышлый. Төп рольләр башкара. Зур темпераментка ия, киң диапазонлы, талантлы артист. Аның иҗат биографиясен безнең замандашлар, тарихи шәхесләр, акыл ияләре бизи. Ул аларны үзенә генә хас романтик дәрт белән тормышчан итеп гәүдәләндерә. Шулай ук зур осталык белән комик, тискәре образлар да иҗат итә.

Аның йөрәгеннән калкып чыккан көчле табигый эмоциясе тамашачыларны чынлап торып үзенә җәлеп итә. Ул сәхнәдә киеренке күңел рухы белән яши. Аның һәрбер уңышы — зур хезмәт, театрга бөтен йөрәге белән бирелгәнлеге сизелеп тора.

Рольләре:

Хәнҗәр — «Көзге ачы җилләрдә», Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), Дивана — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Ильяс — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Искәндәр — «Хуш, Назлыгөл!» (М.Байҗиев), Чешков — «Чит кеше» (И.Дворецкий), Эзоп — «Кол» (Г.Фигейредо), Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар», Миңлегали — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Инсаф — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Тартюф — «Тартюф» (Мольер), Карандышев — «Бирнәсез кыз» (А.Островский), Салих — «Үзеңә хыянәт итсәң» (Д.Вәлиев), Баһави — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт), Коновалов — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча), Антоний — «Антоний һәм Клеопатра» (В.Шекспир), Хафиз — «Мирас» (Г.Каюм), Кол Гали — «Кол Гали» (Н.Фәттах), Җәмил – “Диләфрүзгә дүрт кияү”, Теләчев – “Канкай углы Бәхтияр”, Муса — «Моңлы бер җыр», Абдулла — «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла — «Илгизәр + Вера», Галимулла — «Хушыгыз!», Нургали — «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин), Идегәй — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Летренкье — «Тол ханымда тукталып!»(Э.Лабиш), Хәнәви — «Күрәзәче», Әнвәр — «Мин төш күрдем» (З.Хәким), Сократ — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Чабар — «Кара чикмән» (Г.Хугаев), һ.б.

РСФСРның халык артисты — 1982 ел.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.

СССРның Дәүләт премиясе лауреаты — 1986 ел.


Әлфия МИҢНУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 01.01.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»