|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2008 Шоу-бизнес
“ТАТАРГА “ЕВРОВИДЕНИЕ” НӘРСӘГӘ КИРӘК?”2009 елның “Евровидение” телевизион фестивале Россиядә узачак. Анда татар җырчысына да чыгыш ясау бәхете елмаймасмы? Татар шоу-бизнесы өлкәсендә әйдәп баручылардан берсе булган, ел саен татар эстрадасына дистәгә якын яңа исемнәр чыгарган “Барс-Медиа” компаниясе җитәкчесе Марат Гәрәев сүзләренчә, Татарстанда “Евровидение” сәхнәсендә җырларга сәләтле 2-3 җырчы бар. “Тик безгә “Евровидение” нәрсәгә кирәк?” - дигән сорау куя ул. Россия эстрадасы җырчылары гомерләрендә бер тапкыр да “Евровидение”дә җиңгәннәре юк иде, 2000 елда татар кызы Алсу бу популяр музыкаль ярыштан илгә “көмеш” белән кайтты. Шуңа күрә хәзер башка татар җырчылары да эстраданың төп халыкара фестивалендә катнашу теләге белән яна башлавы гаҗәп түгел. Узган ел Татарстаннан Асылъяр Россия күләмендә үткәрелгән милли сайлап алу турына барып, “Күгәрчен оя кора” дип җырлап кайтты. Аның чыгышын без “Россия” каналыннан туры эфирдан карый алдык. Быелгысына җыенучылар турында әле берни дә ишетелми. Асылъяр чыгышы бу музыкаль проектка бик каты югары дәрәҗәдә әзерләнергә, күп финанс чыгымнары тотарга кирәклекне аңлатты. Рус эстрадасы йолдызы Дима Биланның чыгышы да шуны дәлилләде. Дима зур тырышлык белән икенче тапкыр “Евровидение”дә катнашып, Россиягә җиңү китерде. Алсуны да “Евровидение”гә кабат чакыралар икән, әмма ул анда башка чыгыш ясамыйм дип белдерде: аның хәзер тормышта башка мәшәкатьләре һәм максатлары җитәрлек. Мәсәлән, ул татар һәм башкорт телләрендә "Туган як" дип исемләнгән яңа музыкаль альбом яздырды. Аны Татарстан һәм Башкортстан территориясендә тарату белән "Барс-Медиа" шөгыльләнәчәк.
Шунысын әйтергә кирәк, "Евровидение-2009" өчен Россия күләмендә сайлап алу турында катнашырга теләүчеләрдән гаризаларны кабул итү турында 24 ноябрьдә “Первый канал” игълан итте. Бәйгедә 16 яшькәчә җырчылар чыгыш ясый ала. Аларның җырлары быелның 1 октябренә кадәр беркайда да яңгырамаган булырга һәм 3 минуттан артмаска тиеш. Сайлап алу милли турына гаризалар 2009 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.
“Барс-Медиа” җитәкчесе Марат Гәрәев фикеренчә, татарларга “Евровидение”дә катнашуның әлләни кирәге юк. “Иң элек бу фестивальгә нинди максат белән баруыңны билгеләргә кирәк. Катнашу өчен генә катнашумы, татарлыгыңны күрсәтү өчен генә чыгып җырлаумы? Минемчә, мондый очракта анда баруның мәгънәсе юк. “Евровидение”дә катнашу - финанс яктан дәлилләнгән булырга тиеш. Анда чыгыш ясау икътисади яктан файда китерерлек булсын. Чөнки бу халыкара фестивальдә яхшы, сыйфатлы номер күрсәтү өчен нык әзерләнергә, бик күп акча сарыф итәргә кирәк. Бу проект үзен икътисади яктан аклаганда гына аңа алынырга мөмкин”, - ди Марат Гәрәев. Ул Татарстанда “Евровидение”дә чыгыш ясарлык 2-3 җырчы бар дисә дә, аларның исемнәрен атамый.
Билгеле булганча, 2009 елгы фестиваль 1-16 майда үтәчәк, дип килешенде. Тантаналы рәвештә ул Мәскәүнең Университет мәйданында 9 майда кичке сәгать 8дә ачылачак. Ярымфиналлар исә 12 һәм 14 майда булачак һәм фестиваль тантаналы төстә 16 майда 23.30 сәгатьтә “Олимпийский” спорт комплексында яисә “Гостиный двор”да зур концерт белән ябылачак. Фестивальдә катнашачак илләрдән иҗади делегацияләр Мәскәүгә фестивальгә ике ай кала килә башлаячак. Россиядән 2009 елгы “Евровидение”гә Сергей Лазарев, “А-Студио” төркемен яисә Варвараны тәкъдим итү турында сүзләр бара.
Лилия ГАДЕЛШИНА |
Иң күп укылган
|