поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.12.2008 Җәмгыять

КҮРӘЗӘЧЕДӘ КҮРГӘННӘР

"Ленорман системасы, таро картасы, нумерология, руннар һәм кофе ярдәмендә, кул яки фотография буенча багам. Үткәнеңне, бүгенгеңне һәм киләчәгеңне сөйләп бирә алам".

"Күрәзәчелек итәм" ди­гән белдерү буенча шалтыраткач, телефонның теге очындагы ханым шулай дип тезеп китте. Бәяләре турында да искәртергә онытмады: "Үзегез беләсез, итек белән читек бер төрле тора алмый: сезгә күпме вакыт сарыф  итүемә карап, 100 сумнан алып 1000 сумга кадәр булырга мөмкин бәясе".

 

"Бозыктан арындырам", "Сөйгәнеңне кайтарам", "Тылсымлы ярдәм күрсәтәм" ише белдерүләрне еш очратабыз бүген. Чөнки күрәзә­челек итү отышлы, зур керем китерүче бизнеска әверелде. Күпме генә алдасалар да, ха­лык, Аллага шөкер, ышанычын җуймаган әле. Статистика мәгълүматларына караганда, кешеләрнең 20 проценты бик тиз ышанучан икән. Күрәзәчеләр менә шундыйларны кармакка тө­шерә. Багучы беренче сеанс өчен, гадәттә, күп сорамый. Казан өчен бүген бәя­ләр 200-300 сум тирәсендә. Әмма бу башы гына икәнен онытмагыз: күрәзәчегә бару күп очракта бер тапкыр бе­лән генә чикләнми. Ул синдә яки якын кешеңдә бозым йә берәр чир таба. Дәвалану яки бозымнан арындыру өчен тагын килергә кирәклегенә ышандыра ул кармакка эләгүчеләрне. Монда инде бәяләр дә үзгәрә – берничә мең сумнан алып дистә меңгә ка­дәр җитә. Башкалар сүзенә тиз ышанучы, аларның тәэсиренә эләгүче кешеләрнең кайчак, чыннан да, бар җире авырта яки аларга гел бәхетсезлек­ләр генә очрый төсле тоела башлый. Мондый чакта кем генә акча жәлләп торыр икән?

 

Ания апаның тормышы асты-өскә килә: сәламәтлеге какшый, тормышының рәте-чираты китә, эшендә авырлыклар килеп чыга, бердәнбер кызы да төрле күңелсезлекләргә эләгеп кенә тора. Кыскасы, тормышының элеккеге эзенә төшүенә аның тәмам өмете өзелә. "Өебездә бозым бар, ахры", – дип уйлый ул һәм багучыга барырга була. Күптән түгел генә дус хатыны үзен алда ни кө­тәчәген белергә барган була, аннан кирәкле телефон номерын алып шалтырата. Борчуларын сөйләп биргәннән соң багучы Ания апаның өен тикшерергә үзе килергә бу­ла. Килеп керүгә күрәзәче: "Өегездә бозым бар",– дип белдерә. Ярты сәгать тирәсе бүлмә буенча үрле-кырлы сикереп йөреп, әллә ниләр кыланганнан соң багучы "өйне чистарткан өчен" 3000 сум акча сорый. Китәр вакыты җиткәч, бозымнан тәмам арындыру өчен дип, кире кайтару шарты белән, Ания апаның кулындагы алтын балдагын, элгечтә эленеп торган кыйммәтле плащын, кызының яхшы киемнәрен сорап ала. Берничә атна узса да, Ания апаның тормышы үзгәрми. Күрәзәче дә телефонын алмый.

 

Күрәзәчелек белән шөгыльләнүче бер ханымны беләм. Аларга кайчан барсаң да өйләре тулы кеше була. Берәүләр дәваланырга, икенчеләр киләчәген белергә килә. Телефоннары да тынып тормый: күрәзәче янына килергә язылучылар җитеп ашкан. Танышымның ничек итеп эш итүен, аның янына нинди кешеләр килүен күзәткәләгәнем бар. Бактырырга гадәттә олы яшь­тәге ханымнар яки бөтенләй яшь кызлар килә. Аларга күп очракта бер үк төрле сүзләр сөйләнә. "Күрәзәче" тормышны яхшы белә, психология фәне белән дә яхшы ук таныш. Мәхәббәтен көтеп алалмаучыларга, тиз арада теләгең чынга ашар, дип вәгъдә бирә, әмма аңа ирләр күп булган җирләргә йөрергә, үзенә "йоклап йөрмәскә" киңәш итә. Кияүгә чыгарга атлыгып торучыларга исә ирләрне үз итү серләрен өй­рәтә, сырхауларга берәүгә дә зыян итми торган үлән тө­нәтмәләренең рецептын язып бирә.

 

Багучы танышымның китап киштәләренә дә күз салганым булды. Күрәзәчелеккә өйрәтүче китапларның ниндие генә юк анда. Телә­гән бар кеше дә фал ачарга өйрәнә алыр иде аларны укыса. Сихри көчкә ия булуның кирәге шул кадәр генә диюем.

 

Соңгы арада телевизордан да багучылар, төрле күрәзәчеләр турында тапшырулар арта башлады. "ТНТ" каналыннан баручы "Битва экстрасенсов" проекты, күрәзәчелекнең сихри көченә ышанучылар санын бермә-бер арттырып кына калмыйча, багучыларга бик яхшы реклама да булды.

 

Күптән түгел исә "Россия" телеканалы "Феномен" тапшыруын күрсәтә башлады. 10 экстрасенс, чиратлап, сәхнәдә үз мөмкинлекләрен күрсәтә, шул рәвешле бер-берсе белән ярыша. Дөресен әйткәндә, күрсәтелгәннәр күбрәк гадәти фокусларны хәтерләтә – телевидениенең мөмкинлеге бик киң бит. Әмма тиз ышанучы кеше боларның күз буу гына булуын аңлап җиткерми шул. Димәк, күрәзәчеләрнең эшчәнлеге тагын да популярлаша.

 

Кеше дигәнең кечкенә генә авырлыкка юлыкса да, ниндидер сихри көчкә таянырга, җиңел генә ярдәм алырга өметләнә башлый. Күп очракта исә проблемаларның сәбәбе үзебездә икәнен аңламый. Ә инде Аллаһы Тәгалә сынаулар җибәрә икән, димәк, сабыр гына кичерергә кирәк. Ә киләчәкне белү белән без берни дә үзгәртә алмыйбыз – язмыштан узмыш барыбер юк. Борынгылар тикмәгә генә: "Багучыга барма – башыңа бәла алма",– димәгәннәрдер инде.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 246 | 02.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»