поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.12.2012 Юмор

Табыш (Аңлатмалы сүзлек язуга тәҗрибә)

Табыш! Яңа табылдык! Әпкәлинең гаять бай архивыннан әдәбиятыбыз өчен бик тә кыйммәтле булган кулъязма – Әпкәли үзе исән чакта тәмамлый алмый калган аңлатмалы сүзлек табылды. Сүзлекнең төзелү принцибы кызыклы. Әпкәли беренче компонент итеп әдәбият белемендә, әдәби тәнкыйтьтә һәм язучыларның рәсми чыгышларында кулланыла торган сүзләрне һәм төшенчәләрне ала. Ә карасаң, шул ук сүзләрне һәм төшенчәләрне гадирәк, аңлаешлырак һәм кыскарак итеп тә әйтеп була икән. Әнә шундый гади һәм аңлаешлы сүзләрне Әпкәли икенче компонент итеп ала. Түбәндә без укучыларыбызга сүзлекнең Әпкәли эшләп калдырган кадәресен тәкъдим итәбез.

Пөхтә киенгән, төз гәүдәле, йөзендә һәрвакыт елмаю балкып тора торган матур борынлы, зәңгәр күзле, кара кашлы, бөдрә чәчле кеше – уңай герой.

 

Иләмсез зур корсак үстергән, һәрвакыт караңгы чырайлы, тукмак кадәр күксел-кызыл борынлы, карлыккан тавышлы, җимерек кашлы, акай күзле пеләш кеше – кире герой.

 

Урта кул укучы – урта белемле.

 

Югары зәвыклы укучы – югары уку йортын бетергән.

 

Әдәбият һәм сәнгать кануннарына җавап бирми торган китап – халтура (чүп, пүчтәк дигән вариантлары да бар).

 

Ритмик закончалыклар һәм рифма системасына җавап бирми торган поэзия әсәре – телне сындыра торган шигырь.

 

Югары зәвык һәм әдәбият-сәнгатьнең югары таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр җыентыгы – шәп китап.

 

Артык нык сентиментализмга бирелеп, примитив хисләрне идеаллаштырырга тырышып, трагик пессимизмга бирелеп язылган шигъри әсәр – елак шигырь.

 

Дөреслекнең күзенә карап, сәнгатьчә дөреслек рухында тормышны купшыландырмыйча, бизәмичә язылган шигъри әсәр – усал шигырь.

 

Сюжет линиясе, образлар эзлеклелеге, логик бәйләнеше булмаган әсәр – геройларны бер-берсенә төкерек белән генә ябыштырып кую. (Монысы Ф. Хөсни терминологиясеннән алынды.)

 

Әдәби әсәрдә тапталган, кулланышта йөри-йөри шомарып беткән, төссез һәм хиссез сүзләр, фразалар гына кулланып язу – гәҗит теле.

 

Әдәби әсәрдә «ләбаса», «ләса», «ләсә» дигән сүзләрне кулланып язу – Хәсән Туфанга иярү.

 

Әсәрдәге җөмләләрдә бик күп тел бизәкләре куллану, җөмләне сыгылмалы итү, логик төзеклек булмаганда, хәтта грамматика, синтаксис кануннарын да исәпкә алмау, җор теллелек – Фатих Хөснигә иярү.

 

Җөмләне шигырь юлының уртасында төгәлләп, бер үк җөмләнең дәвамын яки азагын икенче строфага ук чыгарып язу – Сибгат  Хәкимгә иярү.

 

Ярты ел вакыт эчендә берничә роман һәм повесть язу – Мәхмүт Хәсәновка иярү.

 

Язучының үзе белмәгән тормыш материалын үз иҗатында иң дөрес хәл итүе – темага керешмәү.

 

Теләсә нинди шартларда, теләсә кайсы урында шигырь язарга сәләте булган шагыйрь – фатирсыз шагыйрь.

 

(Сүзлекне матбугатка яшь әпкәлииовед Г.РӘХИМ әзерләде. Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан. 1980.)


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»