поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.12.2008 Җәмгыять

МИЛИЦИЯНЕ ТИКШЕРӘЛӘР

Татарстан милициясе хезмәткәрләре зур тикшерүгә әзерләнә.

Полиграф, ягъни ялган детекторы ярдәмендә сынауны беренче булып ЮХИДИ хезмәткәрләре узачак. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында узган очрашуда Кадрлар идарәсе хезмәткәрләре психологик әзерләү бүлеге башлыгы Ольга Ажимова хәбәр итте. Фәнни телдә активациометр дип аталучы җиһаз аша "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе дә тикшерү узды.

 

Министрлык милицияне тәнкыйтьләүчеләргә үзенчә җавап бирергә булды. Башта генерал Сәфәров фәрманы белән ике атна дәвамында "Журналист һөнәр алыштыра" акциясе уздырылды. Хокук саклау органнары эшчәнлеген яктырта торган барлык хәбәрчеләр дә берничә сәгатькә генә булса да милиция хезмәткәрләре булып эшләп карады. Ә берничә көн элек оештырылган очрашуда исә хокук саклаучыларның нинди тикшерүләр аша узуын да күрсәттеләр.

 

Әлеге сынауларны, беренче чиратта, җитәкчелек белән шөгыльләнүче хезмәт-кәрләр башка эшкә күчкәндә уза. Биш этаптан торучы тикшерү моннан 2 ел элек үк гамәлгә кертелгән инде. Башта хезмәткәрләр турында мәгълүмат туплыйлар, аннары ул психодиагностика уза, соңрак полиграф каршында җавап тота. Психологик җайлау кабинетында булганнан соң, Кадрлар идарәсе хезмәткәрләре психологик әзерләү бүлеге башлыгы белән аралашырга тиеш. Полковник Ажимова әйтүенчә, әлеге тикшерү дәвамында хезмәткәрнең яңа эшкә сәләтле булу-булмавы да ачыклана.

 

Бүгенге көнгә биш этаплы тикшерү аша 211 кеше узган. Аларның 159ы яңа эшкә күчәргә җыенучылар булса, 59ын башка сәбәпләр буенча тикшергәннәр. Сынау узучыларның бары 3 процентына гына тискәре бәя биргәннәр. Бу – алар милициядән китәргә тиеш дигән сүз түгел әле. Әмма әлеге хезмәткәрләрнең өскәрәк күтәрелү мөмкинлеге дә юкка чыга. Милициягә килергә теләүчеләрне исә эшкә алынганчы ук тикшерәчәкләр. Монысын министр Әсгать Сәфәров әйткән иде.

 

Журналистларны исә чиратсыз тикшерделәр. Үзе­нең нәрсәгә яраклы икәнен мин фәкыйрегез активациометр дигән җиһаз ярдәмендә ачыкларга ризалашты. Га­дәттә, мондый тикшерүне авыр һәм куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләр уза икән. Җиһаз кешенең куркыныч хәл килеп туганда дөрес карарга килү, үз-үзен кулда тота алу көче, уйлау тизлеге һәм вакыйгаларга карата реакция дәрәҗәсен билгели. Белгеч Сергей Горшельнов әйтүенчә, аппарат 89 процентка дөрес нәтиҗә чыгара. "Хәрәкәтләнүче объектларга карата игътибарыгыз әйбәт. Милициядә эшләмәсәгез дә, бу сыйфат машина белән идарә иткәндә ярдәм итә. Сездән яхшы йөртүче чыгачак. Димәк, куркыныч вәзгыятьтә нәрсә эшләргә кирәклеген уйлап өлгерү сәләтегез яхшы. Үз алдыгызда куелган бурычларны да теләсә нинди шартларда тиешенчә үтәргә тырышасыз. Аның каравы, куркыныч астына керергә атлыгып тормыйсыз. Үз-үзегезне кулда тоту дәрәҗәсе дә әйбәт. Гомумән алганда, күрсәткечләр яхшы. Милициядә эшли аласыз", – дип нәтиҗә чыгарды министрлык психологы. Ә менә полиграфка чират җитмәде.

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 245 | 29.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»