поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.12.2012 Җәмгыять

Эштән кайчан фатир бирә башларлар?

Соңгы арада Татарстан җитәкчелеге яңа төзелеш программасы — торак арендасы мәсьәләсен күтәрә. Эш белән тәэмин итүченең үз хезмәткәренә фатир биреп торуы кемгә файдалы, гомумән, бу проектны Татарстанда башкару никадәр мөмкин хәл?

Россиядә аренда торагы дип сүз кату юкка түгел. Фатир-йортларга бәяләрнең социаль дигәне дә еллап түгел, айлап арта. Ел ахырына декабрь суыгы бәяләрне бөтенләй «җылыта». Knight Frank күчемсез милек агентлыгы тикшеренүе нигезендә, Россия торак кыйммәтләнү темпы буенча Бразилия, Гонконг һәм Төркиядән генә калыша. Бездә торакка бәя елына уртача 11 процентка үсә икән.

 

Арзан аренда — социаль тармакка

 

Аренда торагы исә социаль фатирлардан да 20-30 процентка арзан булырга тиеш дигән фикер бар. Федераль Җыенга еллык юлламасында Россия Президенты Владимир Путин бу мәсьәләгә игътибар юнәлтте. «Торак, иң беренче чиратта, эш кешесе өчен үтемле булырга тиеш. Яшь гаиләләр, табиб, укытучы, галим, инженер, cоциаль тармак хезмәткәрләрен фатирлы итүнең яңа формаларын уйларга кирәк. Хәзерге вакытта кайбер төбәкләр аренда торагы буенча проектларга алынды», - диде Россия башлыгы.

 

Эш урыныннан фатир белән тәэмин итү - эшче, интеллектуаль көчләрне читкә җибәрмәү теләгенә дә бәйле. Хезмәт миграциясе көчәйгән чорда төбәкләр биредә яшәүчеләр өчен эш мәсьәләсен генә түгел, тору урыны проблемасын да кайгыртырга мәҗбүр. Бу очракта исә предприятие яки юридик зат төзелеш агентлыкларыннан арзангаракка фатирлар алып, аны найм схемасында хезмәткәренә биреп тора. Ләкин күпчелек кешеләрнең фикеренчә, фатир арендасы өчен өлешчә генә түләү (калганын эш бирүче каплый) — буш хыял һәм ул әлегә шулай булып калачак та.

 

Бу да шул ук ипотека...

 

Дәүләт Думасында аренда торагы турында сүз куертылса да, проблема һаман да сөйләшүләрдән узмый. Шул ук вакытта Татарстанда, Калуга, Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә әлеге юнәлештә эш башлап карау омтылышы бар. Ләкин аның хокукый нигезен ныгытмыйча, проектны урыннарда гына хәл итә башлау уңай нәтиҗәгә китерерме икән?

 

Бу өлкәдәге пионер — Мәскәү өлкәсе октябрь аенда Россиянең Ипотека өчен кредит бирү агентлыгы (АИЖК) белән килешү төзеп, аренда торагы төзелеше өчен 10 миллиард сум акча алды. Документ нигезезендә сафка баскан йортларның яртысы юридик затларга ипотекага биреләчәк, калганы сатылачак.

 

Республикада яңа проектка тотындылар

 

Татарстанда исә аренда торагы проблемасы Дәүләт торак фонды җилкәсенә төшәчәк. Республика Хөкүмәте йортындагы атналык киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов фонд җитәкчесе Тәлгать Абдуллинга проектның бизнес-планын уйларга кушты. Мондый торак төзелеше фонд акчасына түгел, ә кредит хисабына башкарылырга тиеш дигән фикерне сөрә республика башлыгы. «АИЖК кредитны 20-25 елга бирә, без бу программада катнаша алыр идек. Җир алуда да агентлыкның ярдәме тияргә мөмкин. Гомумән, аренда торагын Дәүләт торак фонды балансына күчерә алабыз», - ди Рөстәм Миңнеханов.

 

Тәлгать Абдуллин фикеренчә, аренда торагы әлегә берничек тә социаль ипотеканы алыштыра алмый. Аның фикеренчә, проект нечкәлекләре закон нигезендә расланырга, арендатор һәм фатирга керүче мөнәсәбәтләре тәгаенләнергә, фатир алып торучының хокукларын яклый торган нормалар кертелергә тиеш.


Динара СӘГЪДИЕВА
Интертат.ру
№ | 18.12.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»