поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2012 Мәдәният

Шәүкәт Биктимеров (“Исемнәре исемдә” рубрикасы)

70 нче еллар уртасы. «Әлмәндәр» спектакленең беренче мәртәбә сәхнәгә чыккан еллары. Спектакльне без сабакташ дуслар белән хәзерге К.Тинчурин театры бинасында карадык. Әлдермеш авылы минем туган районымда булганга күрә, аеруча горурланганым истә.

Малайлар миңа чак кына көнләшеп тә карадылар бугай. Чөнки сәхнәдә шул төбәкнең картасы да эленеп тора һәм анда Дөбъяз (яшь чакта монысы безгә Париж кебек тоела иде!), Әлдермеш авыллары күренә. Соңрак без Шәүкәт абыйның Саба ягыннан икәнлеген белдек. Инде килеп, бергә укыган бу төбәк малайларының борыны күтәрелде. Тагын да соңрак без Шәүкәт абый-Әлмәндәрнең Миңгәр авылыннан икәнлеген белдек. Ә без һәммәбез дә бу бөек актерның нәкь менә үзебезнең авылдан булуын тели идек! Чөнки Әлмәндәр кебек картлар (бу хакта Шәүкәт абый да, Туфан абый да әйтә иде) һәр авылда бар иде. Әгәр дә бу дөньяны зур бер авыл (хәзерге интернет заманында мантыйкка бигрәк тә туры килә!) дип кенә күз алдына китерсәк, ул «авыл»да зирәк Әлмәндәрләрнең уңай өлгеләре бармы соң әле? Шәүкәт абый бакый дөньяга күчкәннән соң күңелдә шундый сораулар туа.

 

Татар халкы күңеленә көчле рух борынгыдан салынган. Миңа калса, театрлар да, гомумән, әдәбият-сәнгать бу рухны бертуктаусыз ачу, аны халыкның үзенә тапшыру юлында бара икән, безгә башка «изм»нарның кирәге дә юк. Бу хакта Шәүкәт абыйның үзе белән дә сөйләшкән булды. Беренче мәртәбә мин Шәүкәт абый белән «борын-борын» заманда, Татарстан радиосында эшләгәндә таныштым. Радионың үзе белән бергә картайган режиссер Госман Әхмәтҗанов белән бергә без аны әдәби әсәрләр укырга чакыра идек. Шәүкәт абый, текстны карап чыккач: «Госман, моны син теләгәнчә укыйммы, әллә үзем аңлаганчамы?» – дип шаяртып та, чынлап та сорап куя. Госман абый, гадәтенчә, әүвәл кеткелдәп көлә һәм: «Шәүкәт, радиотыңлаучы ишетергә теләгәнчә укыйсыңны беләм бит инде. Шуңа күрә моны укырга нәкь менә сине чакырдык та!» – дип җавап бирә. Ә аны «ишетергә теләгәннәрчә уку» исә Шәүкәт абыйның нәкь үзенчә генә кыла торган гамәле иде.

 

Ак бабай Шәүкәт-Әлмәндәр хакында табиб Рөстәм Бакиров сөйләгән бер истәлек. Моннан шактый еллар элек Шәүкәт абый бик нык чирләп китә: тамагына ашау түгел, хәтта бер кашык су да йота алмый. Баш табиб актерның хәлен белергә палатасына керә. Җәйге эссе көннәр була бу. Урамда да шактый бөркү, палатада да салкынча түгел. Шунда Шәүкәт абыйның тумбочкасы өстендә шифалы сулар тора икән. Табиб суны ачып, ике тустаганга тутырып сала да: «Бигрәк эссе бүген, Шәүкәт абый, гел эчәсе генә килеп тора!» – дип, тустаганның берсен авыруга суза һәм үзе голт итеп аның каршысында суны бушатып та куя. Аңа ияреп Шәүкәт абый да үз суын эчеп бетерә һәм... бермәл тавышсыз-тынсыз аптырап торганнан соң кинәт кеткелдәп көлә башлый: «Китте бит бу су, Рөстәм, тамактан үзе!.. шуып төште дә китте менә!» Су Ак бабай җанындагы эчке энергияне тибрәндереп, уятып җибәргәндер! – дип уйлап куйган идем мин шул чакта!..Чөнки Шәүкәт абый Биктимеров – Әлмәндәр безнең авылныкы иде ул... һәм сезнеке дә...


Зиннур ХӨСНИЯР
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»