поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.12.2012 Җәмгыять

Әнием, минем күп балалы гаиләдә үсәсем килми...

Иске киемнәргә киенгән, балаларына тәмле һәм файдалы ризык ашатырлык акчасы булмаган, икешәр эштә эшләп, үз-үзләрен карарга вакытлары да калмаган мескен ата-ана, шулкадәр зур йөккә чыдый алмый балаларын, хатынын ташлап чыгып киткән ир-атлар — күпбалалы гаиләләрнең тормышын күпләр менә шулай күз алдына китерә.

Күпбалалы гаиләләр турында формалашкан әлеге фикерне үзгәртергә вакыт җитте. Җәмгыять, бигрәк тә яшь парлар, гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерүне гадәти хәл дип кабул итәргә тиеш. Бу фикерне 12 декабрь көнне Дәүләт Думасына җиткергән юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте. Әлеге мәсьәлә 13 декабрь көнне Татарстанның Дәүләт Советында күпбалалы гаиләләрнең яшәешенә, аларны борчыган мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл вакытында да күтәрелде. Очрашуда рәсми затлар белән беррәттән күпбалалы аналар, әлеге өлкә буенча эшчәнлек алып бара торган иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре дә катнашты.

Әхлакый ярдәм акчага караганда да мөһимрәк?

 «Җәмгыятьтә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү турында күп сөйләнелә. Тик бу очракта бары тик материаль якны гына күз уңында тоталар. Минемчә, хәзерге вакытта андый гаиләләр өчен әхлакый ярдәм акчага караганда да мөһимрәк. Бүген күпбалалы ата-ана образы халыкта бары тик уңай фикерләр генә тудырырга тиеш. Аларны матур, бәхетле пар итеп кабул итсеннәр иде», - дип белдерде «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» иҗтмагый оешма җитәкчесе Артем Кузнецов.

Дүрт балаң булса, өйдә утыр!

 «Беркөнне кызым яныма килеп: «Әни, нишләп без шулай күп? Минем күпбалалы гаиләдә яшисем килми. Авыр бит...», - дип белдерде. Хәтта кечкенә генә кызчык та зур гаиләне туйдыруның ата-ана өчен ничек авыр булуын аңлый»», - дип сөйләде «Ана йөрәге» иҗтимагый оешма җитәкчесе, дүрт бала анасы Елена Глазунова.

Аның сүзләренә караганда, күпбалалы гаиләләрне борчыган иң зур мәсьәләләрнең берсе - өйдән читкә чыгу өчен машина булмау. «Җиңел машинага без барыбыз да сыймыйбыз. Ә зур машина алырга мөмкинлек юк. Нәтиҗәдә, безнең балалар өйдә утырырга мәҗбүр. Әлеге проблема белән очрашучы гаиләләр республикада бихисап. Дәүләт тарафыннан берәр төрле ярдәм күрсәтелсен иде», - дип белдерде ул үзенең чыгышында.

Ярлы гаилә начар гаилә түгел

Хәзерге вакытта республикада актуаль булган тагын бер мәсьәлә - социаль яклау оешмалары хезмәткәрләре күпбалалы гаиләләрнең хәленә керергә теләмиләр. «Әгәр дә алар гаиләгә килеп, берәр баланы ач, ялангач килеш күрсә, шундук алып китәргә генә торалар. Гаиләнең ярлы булуы, ата-ана начар дигән сүз түгел. Акча җиткерә алмагач, алар кая барсын, нишләсен? Әлеге оешма баланы тартып алганчы, әлеге гаиләгә ничек ярдәм итү юлларын эзләсен иде», - дип сөйләде Елена Глазунова.

Авыру бала өчен 1200 сум пособие нәрсәгә җитә?

Инвалид бала булган гаиләләрнең хәле исә тагын да мөшкелрәк. «Хәзерге вакытта физик зәгыйфьлекләре аеруча күренеп торучы инвалид балаларны балалар бакчаларына да, мәктәпләргә дә алырга теләмиләр - коррекцион мәктәпләргә бирергә кушалар. Ә андый уку учреждениеләренә йөрү өчен бала берәр гомуми белем бирү мәктәбенә беркетелгән булырга тиеш. Нәтиҗәдә, бала гомере буе өйдә утырырга мәҗбүр. Бу исә ана кеше да эшкә чыга алмый, дигән сүз», - дип зарланып алды «Кайгырту» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Титова. Ә иң аянычы, авыру бала караган өчен ана кешегә дәүләт тарафыннан аена бары тик 1200 сум гына акча күчерелә. «Бу акча нәрсәгә генә җитә соң? Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче аналар нишләргә тиеш?», - дип дәвам итте сүзен Надежда Титова.

Дәүләт ярдәме кирәк...

Саннарга тукталсак, бүген Татарстанда күпбалалы гаиләләрнең саны 20 меңгә кадәр җитә. Казанда аларның бары тик 4 меңе генә яши. Башка шундый гаиләләр исә республика шәһәрләренә, район һәм бигрәк тә авылларга туры килә. Гомумән алганда, республикада күпбалалы гаиләләрнең тормышы бер дә мактанырлык түгел. Аларның 40 проценты кием-салым җиткерә алмау проблемасы белән очраша, 50 процент гаиләдә дарулар алу, дәвалану белән бәйле мәсьәләләр килеп туа. 25 процент гаиләдә исә бала мәктәпне дә тәмамлый алмый - алар эшләргә мәҗбүр...

Чынлап та, әлеге өлкәдә хәл итәсе проблемалар бихисап. Ләкин, ниһаять, Россия Хөкүмәте күпбалалы гаиләләр проблемасына йөз белән борылды кебек. Якын арада әлеге мәсьәләр уңай якка хәл ителә башлар, дип ышанасы килә. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 14.12.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»