поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.12.2012 Мәдәният

Узган һәр елым тиң тора кадерле бер гомергә...

Казанда танылган якташыбыз, күренекле татар шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Мин яратам бу дөньяны...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының зур тамаша залында Самара өлкәсенең Камышлы районында туып үскән күренекле якташыбыз – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимгә 75 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе үткәрелүе, анда Самарадан һәм Камышлы районыннан юбилярның якташлары да катнашуы турында “Бердәмлек”тә хәбәр ителгән иде инде. Бу вакыйгага берничә атна үтсә дә, тантанада күргәннәребез, ишеткәннәребез, алган тәэсирләребез әле дә истән чыкмый.

Кичә алдыннан, юбилярның авыру сәбәпле бәйрәмгә килә алмаячагын ишеткәч (моннан биш ел элек үзенең 70 яшьлек юбилей кичәсендә дә ул катнашмаган иде), без турыдан-туры шагыйрьнең өенә барырга булдык.

Безне биредә бик җылы каршыладылар. Шагыйрьнең хатыны Илүсәр ханым, кызы Алсу һәм кияве Сөләйман (ул Гарәбстаннан, бүгенге көндә Уфада тау университетында укый икән) кичәгә җыеналар иде.

Без бергәләп шагыйрь яткан бүлмәгә үттек. Рөстәм ага башына ак түбәтәй кигән, көлемсерәп, тагын кемнәр килде икән дигәндәй, безгә карый... Моңа кадәр янында иҗатташ дуслары – шагыйрьләр Равил Фәйзуллин белән Гәрәй Рәхим килеп котлаган булганнар инде.

Без, хәл-әхвәл сорашкач, үзебезнең һәм Самараның “Дуслык”, “Туган тел” милли җәмгыятьләренең котлау хатларын, акчалата бүләкләрне тапшырдык. Аннан Идеал Галәүтдинов үзеннән беркайчан да калдырмаган тальянын кулына алды һәм сыздырып “Авыл көен” уйнап, җырлап җибәрде. Шул мизгелләрдә шагыйрьнең йөзенә, күз карашына игътибар иттем. Аларда сагыш та, берүк вакытта ниндидер шатлык та чагылыш тапкан иде кебек. Тальян моңнары, бәлки, аны бер мизгелгә генә булса да яшүсмер елларына, туган Йолдыз авылына алып кайткандыр, әти-әнисен, авылдашларын исенә төшергәндер.

...Без якташыбыз белән саубуллаштык та юбилей кичәсе булачак Камал театрына ашыктык. Барып кергәндә, фойе тамашачы белән гөрләп тора иде инде. Араларында күп таныш йөзләрне очратабыз: әнә танылган язучы Ренат Харис килә, Рабит Батулла каядыр ашыга, Әхмәт ага Рәшит, Лирон ага Хәмидуллин хатыннарын култыклаганнар.

Кайчандыр, Казанда журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, Камышлыга килеп “Югары уңыш өчен” район газетасында өч ел дәвамында эшләп киткән, аннан озак еллар “Социалистик Татарстан” газетасынның үз хәбәрчесе, Татарстан радиосының җитәкчесе булган, ә хәзер “Чаян” журналының җаваплы секретаре булып эшләүче Минвагыйз әфәнде Зәйнетдинов безне күрүгә кочаклап ук алды. Ул тумышы буенча Татарстанның Чирмешән районыннан булса да, камышлылыларны да үзенең якташлары итеп күрә. Менә Рөстәм Мингалимнең юбилей кичәсенә дә килгән.

- Үзебезнең Камышлы егете бит ул, - ди зур горурлык хисе белән.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Экранда Рөстәм Мингалимнең яшь чагында төшкән рәсеме, анда 75 яшь дигән сүзләр язылган. Салмак кына милли музыка яңгырап тора. Ул тәмамлануга, сүз кичәне алып баручылар “Татар радиосы” мөхәррире Айсылу Лерон белән Камал театрының танылган артисты Фәнис Җиһаншага бирелде. Алар кичәне башлап җибәргәннән соң, сәхнәдә чын шигырь бәйрәме башланып китте. Иң беренче булып Камал театры артистлары Алсу Каюмова, Инсаф Абдулла, Фәнис Кәлимуллин Рөстәм Мингалимнең “Минем бәхетем”, “Кулым ныгысын әле, ныгысын”, “Томаннарга таба илттеләр”, “Өннәрем, хыялларым” шигырьләрен укыдылар.

Һич бетәрлек түгел минем

              бәхетем,

Минем бәхетем – җиргә

              килүемдә.

Минем бәхетем – бөтен

              бәхетсезне,

Бөтен бәхетлене

              сөюемдә!

Мин һаваны тоттым

Бармакларым белән.

Сөзеп тоттым аның

              ямен,

Колач белән тоттым

              кайгысын, -

Кулым ныгысын әле,

              ныгысын.

Бирмәделәр ипи

              туган якта,

Читтә бәхет вәгъдә

              иттеләр.

Төяп-төяп безне

              поездларга

Томаннарга таба

              илттеләр.

Еракларга юлдаш

              иттем

Гел хыялым җилләрен.

Учларыма көлеп яуды

Көннәрем –

              көмешләрем.

Әмма никтер

              өннәремнән

Матур булды

              төшләрем.

Бу шигъри юлларда шагыйрьнең бөтен сикәлтәле тормыш сукмагы, тормыш фәлсәфәсе чагылдырылган.

Кичәнең сценарий авторы, Рөстәм Мингалимнең күпсанлы шәкертләренең берсе булган шагыйрь Ләбиб Лерон һәм режиссер Илдар Хәйруллин юбилярның балачак һәм яшүсмер елларыннан хәзерге көнгә кадәр тормышын тулы итеп сурәтләп, аның эчке дөньясына, күңел түренә үтеп керә алганнар.

Сабый чагыннан ук әтисе сугышта һәлак булгач, ярым ятим булып үскән, тормышның ачысын күп татыган, михнәтләрне, авырлыкларны күп кичергән шагыйрьнең сагыш, моң тулы хатирәләрен Камал театры артистлары Луара Шакирҗанова, Ришат Әхмәдуллин, Фәнис Кәлимуллин, Инсаф Абдулла кичәгә килгән тамашачыларга тагын бер тапкыр җиткерделәр. Алар башкаруында яңгыраган шагыйрьнең “Яшел күзле әнием”, “Мин сине ничек күрим” нәсерләрен тыңлаганда күпләрнең күзләре яшькә чыланганнардыр. Шулай әти-әнисе турында самимилек, назлылык хисләре белән яза белүчеләр сирәктер, мөгаен.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар бер-берсенә үрелеп бардылар. Бу уңайдан иң беренче булып Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның үзе иҗат иткән “Әнкәм җырлаган озын көй” җырын башкаруын аерым билгеләп үтәсе килә.

Тауларыма тагын чыгам әле,

Тыңлыйм әле – алар ни

                                      сөйли?

Күңел киңлекләрен иңләп ага

Әнкәм җырлый белгән озын

                                      көй.

Кешеләргә чиксез

                                      мәхәббәтем

Шушы көйдә генә бар сыман.

Тауларыма басып җырлар

                                      идем

Җырым өчен дөнья тар

                                      сыман.

Бу җыр әниләргә мәдхия буларак яңгырады. Үзе әйтүенчә, сагышлы шагыйрьне ошбу фани яшәештә рухландырып, аның күңеленә, җанына һәрдаим шифа-сихәт өстәп өч бөек көч – Әнкәй, Мәхәббәт һәм Шигърият тота.

Танылган җырчылар Миңгол Галиев, Клара Хәйретдинова, Асаф Вәлиев, Рәсим Низамов җырлаган “Әгәр берәү әйтсә”, “Уйныйк әле дулкыннарда”, “Елмай әле бер генә” дигән, Рөстәм Мингалим сүзләренә иҗат ителгән җырлар да нәкъ шул мәхәббәт хисләре белән сугарылганнар. Бүгенге татар эстрадасының күпчелеге ырдый-бырдый сүзләргә язылган җырлар белән тулган булса, Рөстәм Мингалим шигырьләренә иҗат ителгән җырларның һәркайсында зур мәгънә бар.

Мәхәббәт лирикасы исә аның шигъриятендә аерым мәртәбәле урын алып тора. Шагыйрь мәхәббәтне төрле төсләргә манып сурәтли, үзенең кичерешләрен, гамьле уйлар белән баетып, укучы күңеленә җиткерергә тырыша. Тәслимә Низами иҗат иткән шагыйрьнең олы кызы Айсылу Мингалимова кичәдә башкарган “Ерактагы зәңгәр офыгым бул” дигән җыр да нәкъ шундыйлардан.

Син каршымда горур кыя

                                      булма,

Булма нәни чишмә яктысы...

Ерактагы зәңгәр офыгым

                                      бул,

Тормыш таңым синдә

                                      яктырсын.

Юлларымда көзге чәчәк

                                      булма,

Булма язгы ярсу ташкын

                                      син...

Ерактагы зәңгәр офыгым

                                      бул,

Йөрәгем гел сиңа ашкынсын.

Кәккүк булып кырда

кычкырсам да,

Әйтмә, җуйды бу, дип оясын...

Ерактагы зәңгәр офыгым

                                      бул,

Сиңа төшсен гомер кояшым.

Айсылу бу җырны үзе гитарада уйнап җырлады. Казанда эшкуарлык иткән бу ханымның да, әтисе кебек үк, татар мәдәниятен, сәнгатен үз итүе күренеп тора.

Гомумән, Рөстәм Мингалим өчен гаилә ныклы бер терәк ул. Аның хәләл җефете Илүсәр ханым да, кече кызы Алсу да авыру әтиләрен даими карап, тәрбиялиләр. Бу турыда кичә барышында күпләр әйтеп узды. Илүсәр ханымга зур хөрмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Котлау сүзләре һәм истәлекләре белән сәхнәдән шагыйрьнең чордашлары – үткән гасырның алтмышынчы елларында татар әдәбиятына килеп кергән танылган шагыйрьләр Равил Фәйзуллин һәм Гәрәй Рәхим чыгыш ясадылар.

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин сәхнәгә күтәрелгәч, экранда аның, Рөстәм Мингалимнең, Гәрәй Рәхимнең, Ренат Харисның һәм Рәдиф Гаташның шул алтмышынчы елларда татарның олпат агасы, атаклы шагыйрь Сибгат Хәким белән бергә төшкән фотосурәтләре күренде.

- Без урамда Сибгат ага Хәким белән очраклы гына очрашып, бергәләп истәлеккә шушы фотосурәткә төшкән идек. Тик бу очрашу очраклы гына булмаган күрәсең. Менә хәзерге көндә бишебез дә – Габдулла Тукай премиясенә, Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булган кешеләр. Ә арабызда Рөстәм Мингалим аерым бер урын алып тора, - диде Равил Фәйзуллин үзенең чыгышында.

Шундый ук югары исемнәргә лаек булган шагыйрь Гәрәй Рәхим дә яшьлек дусты турында матур сүзләр генә сөйләде.

- Танылу, шагыйрь булу һәм белем алу теләге белән беребез Бөгелмә, икенчебез Шөгер якларыннан Казанга килгәч, таныштык, - диде Гәрәй Рәхим (керәшен егетенең чын исеме ул чакта әле Григорий Родионов булган). - Гаризаларыбызны дәүләт университетының әле яңа гына ачылган журналистика бүлегенә тапшырдык та имтиханнар бирергә тотындык. Ә биредә аларның рус телендә генә тапшырасы икән, ә безнең икебезнең дә русчасы шуның кебек кенә. Нәтиҗәдә өч имтихан биреп, барысыннан да “икеле” билгеләре алдык. Ә безгә журналистика бүлегенә түгел, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә кирәк булган икән.

Камышлы районыннан Казанга күченеп килгән Рөстәмнең остазы – танылган татар шагыйре Әнвәр Давыдов янына киттек икәүләп, ярдәм сорарга. Ә ул безне имтихан алу комиссиясе рәисе, танылган язучы Гази ага Кашшаф белән таныштырды, һәм без күпкә соңгарып булса да, татар телендә имтиханнарыбызны “бишле” билгеләренә генә тапшырып, могҗиза нәтиҗәсендә татар бүлегенә укырга керә алдык. Шуннан соң без якын дуслар булып киткән Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ белән еш кына җыйнаулашып Әнвәр Давыдовның өенә бара, шигърият һәм әдәбият турында бик күп бәхәсләр кузгатып гәпләшә торган идек.

Кичәдә юбилярны һәм аның гаиләсен Татарстан хөкүмәтенең мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменнән ведомствоның сәнгать бүлеге мөдире Салихова тәбрикләде.

Чыгыш ясаучылар, истәлекләре белән уртаклашучылар, шигырь укучылар, җырлар башкаручылар әле тагын күп булды. Шулар арасыннан Рөстәм Мингалимнең шаян шигырьләрен укыган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфине, “Кайда сез, ирләр” спектакленнән бер өзек күрсәткән Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипованы, шагыйрьнең каләмдәшләре Газинур Моратны һәм Ркаил Зәйдулланы, җырчы Рамил Миндиярны билгеләп үтәргә кирәктер, мөгаен. Соңгысы шагыйрь Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган “Синдер татар кешесе” дигән җырны башкарды.

- Бу җыр дустым Рөстәм Мингалимгә бүләк булсын, - диде сүзләрнең авторы.

Юбилярның үзенең дә “Чын татар кеше”се дип аталырга хакы бардыр. Ул “татарларыбызны” яклап, аны саклап калу хакында күпме шигырь юллары язды икән? Аның кичәдә яңгыраган “Гаярь татар”, “Кылыч йөзе буйлап” кебек шигырьләре үзләре генә дә ни тора?

...Иртән ачсам Казан

радиосын –

Ишетәм татар гимны

газабын:

Авызын Мәскәү учы кыса

сыман,

Кысылып... тына... көйнең

азагы.

Көйне кысу – нәрсә...

Телне синең,

Җанны кисеп була! Бик була –

Тотып язмыш газиз илкәеңне,

Бирсә башкисәрләр кулына...

Татар сүзен – үзен һәм

Казанны

Ташламаган бөек Мөхәммәт, -

Кылыч йөзеннән дә бүгенгечә

Исән китергән бит, и рәхмәт!

Мең ел элек, ярый мин

юк идем,

Бүген мин бар – ярый ансы

да:

- Үрдән урын сорыйм

Казаныма,

Ишетә күр мине, бер Хода!

Казаныма гомер, бир Хода.

Моннан да яхшырак, моннан да аңлаешлырак итеп әйтеп буламы икән? Юк, булмыйдыр. Болай Рөстәм Мингалим кебек зур шәхесләр, чын шагыйрьләр генә әйтә ала.

Кичә барышында безгә – шагыйрьнең туган якларыннан килүчеләргә дә, сүз бирелде. Туган авылы, туган районы турында үзенең бер шигырендә болай дип язган иде ул:

Ялантәпи узган көннәргә

Әйләнәм дә кайтам сагынып.

Талларыннан телгә бал тама,

Елгаларга йөрим табынып.

Йолдызым, Камышлым,

Гел кабатлыйм шулай гел

генә.

Йолдызым, Камышлым,

Әй туган яккаем, бергенәм.

Без Йолдыз, Камышлы, Самара якларыннан якташыбызны котларга сәхнәгә берьюлы җидәү мендек – Камышлы районы башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, район мәдәният бүлеге мөдире Раилә Сафина, Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе Заһит Сафин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев, өлкә “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, шушы ук исемдәге интернет-сайт мөхәррире Римма Нуретдинова һәм мин, “Бердәмлек” өлкә газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин. Камышлылылар бүләккә зур итеп бавырсак пешереп алып килгәннәр иде, ә акчалата бүләкләребезне юбилярның үзенә тапшырган идек инде. Бүләкләрне әзерләгән эшкуарларыбыз Ильяс Шәкүровка, бигрәк тә безнең Казанга баруыбызның матди ягын оештырган Фәхретдин Канюкаевка, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка олы рәхмәтле без.

Сәхнәдән Идеал Галәүтдинов үзе тальян гармунында уйнап, борынгы татар җырын сузып җибәргәч, бәйрәмгә җыелган халык аны көчле алкышларга күмде. Бу күренекле шагыйрь якташларын онытмаган самаралыларга, бигрәк тә Рөстәм Мингалимнең иҗатына югары бәя бирү буларак яңгырады.

Үз чиратыбызда шушындый матур кичәне оештыручыларның барсына да, бигрәк тә Татарстан Язучылары берлегенә, аның рәисе Рәфис Корбанга, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгына олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Кичәдән соң очрашулар вакытында казанлылар белән якын вакытларда якташыбыз Рөстәм Мингалимнең һәм башка җирле шагыйрьләребез иҗатына багышланган татар шигърият бәйрәмен шагыйрьләр һәм җырчылар катнашында Камышлыда да, Самарада да үткәрү турында сүз алып барылды. Гомумән, мондый чараларны ешрак оештыру кирәк. Уртак килешүгә ирешеп булса, яңа ел башында, бәлки, очрашырбыз да әле. Рөстәм Мингалим кебек шәхесләребезне без онытырга тиеш түгел, аларның тормышын, иҗатын гел пропагандалап торсак яхшы булыр иде. Шундый уй-хисләр белән кайттык без Казаннан Самара якларына.

 

Сәхнәдә самаралылар һәм камышлылылар

Сәхнәдә кичәне алып баручылар Айсылу ЛЕРОН һәм Фәнис ҖИҺАНША

 

Юбилярның кияве (сулдан уңга) Сөләйман, кече кызы Алсу һәм хатыны Илүсәр ханым

 

Юбилярның олы кызы Айсылу МИНГАЛИМОВА

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»