поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
28.11.2008 Җәмгыять

ТАШЛАМАГЫЗ!

Әле күптән түгел генә Казанның Ямашев проспектында (йорт номеры 88а) урнашкан Нәниләр йортының коридорына алты айлар тирәсендәге биләүсәгә биләнгән сабыйны ташлап китәләр. Биредә эшләүчеләр мондый хәлләр белән еш очрашып торса да, һәр очрак йөрәкләренә кан саудыра. Югыйсә никадәр чүплектә, подъездда, вокзалда ташлап калдырылган сабыйның кыл өстендә торган гомерен саклап калган да, күпмесен сөенеп елый-елый гаиләгә уллыкка-кызлыкка озаткан, яисә "и бәхетсез сабый" дия-дия балалар йортына илтеп тапшырган бит инде алар. Әмма һәр шундый очракны гадәттән тыш хәл дип кабул итеп, бик озак тынычлана алмый йөдиләр.

– Без бит һәр сабыйны кабул итәргә әзер, нигә инде кесәдәге кирәксез чүп кисәгедәй теләсә кайда ташлап калдыралар икән шул гөнаһсыз җан ияләрен? – дип өзгәләнә 20 ел гомерен шушы үксез сабыйларга багышлаган Республика нәниләр йорты директоры Әлфинур ханым Зиятдинова. - Без сабыйларны вакытлыча тәрбияләргә дә алабыз лабаса. Мәсәлән, студент кыз бала тапты да, әлегә аны карарга вакыты да, матди мөмкинлеге дә юк ди. Китерсен безгә, күпме кирәк, шулкадәр үзебез үстерәчәкбез. Мөмкинлеге булуга, теләсә кайсы вакытта үз кочагына сыендыра алачак бит ул аны. Яисә сабый авыру туды да, ата-ана, туган-тумача аның белән нишләргә белми аптырап калды ди. Бу очракта да ярдәмгә килергә әзербез. Безнең бит дәвалау мөмкинлекләребез дә бар әле.

 

Әти-әни килеп йөреп, сабыен тәрбияләүдә-дәвалауда катнашып, соңыннан бөтенләйгә алып та китә ала. Тик сабыйны чүп чокырына гына салмасыннар, безгә алар һәммәсе кадерле!

 

Җан биргән кешеләренә кирәкмәсәләр дә, алар, шөкер, бала яратучы, миһербанлы, олы җанлы башка кешеләр өчен кадерле. Ун елдан артык инде безнең сабыйларның ел саен яртысын диярлек уллыкка-кызлыкка алалар. Соңгы ике елда сыендыручы гаиләләргә дә бик күп сабыйларыбызны озаттык. Чит илләрдәге кебек инде бераз гарибрәк булганнарын да гаиләләргә озата башладык. Шуңа да без алар белән аеруча тырышыбрак, тормышка яраклаштырыбрак шөгыльләнергә, яратырга тырышабыз.

 

Моның шулай икәнен без үз күзләребез белән күреп кайттык. Озак еллар ремонт күрмәүдән шактый таушалган, ямьсезләнгән, җимерелеп баручы бу йортта булып, әллә ничә мәртәбә язганым, күчтәнәчләр китергәнем булды. Кыяфәтеннән, стеналарыннан ук ятимлек, сагыш бөркелеп торган бу бинадан һәрчак үксез сабыйлар өчен йөрәгем әрнеп китә идем. Биредәге тышкы шыксызлыкка үрелгән эчке салкынлык бергә кушылып, үтә күңелсез уйларга этәрә, чарасызлык хисләре тудыра иде. 2006 елда Чаллыдагы Нәниләр йортыннан мәҗбүриләп бирегә китерелгән Әлфинур Рауил кызы тырышлыгы белән ике ел эчендә әкият сараена әйләнгән ләбаса ул. Күрәсең, җитәкчеләр Чаллыдагы Нәниләр йортындагы матурлык һәм эчке җылылык озак еллар директорларыннан уңмаган Казандагы Нәниләр йортына да күчсен диптер инде, аңа икеләтә җаваплылык йөкләгәннәр. Анысы гына аздыр дип уйлап Фучик урамындагы махсуслаштырылган Нәниләр йортын да өстәгәннәр. Җаваплылык өчләтә артып, өч объект арасында чабулап йөрергә мәҗбүр булса да, Әлфинур Рауил кызы Ямашев проспектындагысын өр-яңадан диярлек төзегән. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Яңа Савин районы хакимияте аша да, үзе дә спонсорлар табып, эчке һәм тышкы ягын өр-яңадан ремонтлаганнар, бар төр җиһазларын алыштырганнар. Нәкъ Чаллыдагы кебек үк биредә дә авыру балаларны савыктырырга, аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтерлек күнекмәләргә өйрәтә торган махсус бүлмәләр ачылган. Мәсәлән, әкият сараедай матур сенсор, Мария Монтессори методикасына нигезләнгән рәсем сәнгате бүлмәләре, музыка залының бизәлеше һәм җиһазлар – бар да хәйриячеләр бүләкләре. Моның өчен коллектив Нәниләр йортының Попечительләр советы рәисе, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковага һәм аның гаиләсенә, "Мостаф" (җитәкчесе Н.Мостафин), "Фон" (Ю.Левада), "Итильтехносервис" (Р.Исхаков) һ.б. фирма һәм оешмаларга рәхмәтле.

 

Белүемчә, Нәниләр йортында элегрәк сау-сәламәт балалар күбрәк иде. Хәзер исә бик күбесе инвалидлар, аеруча психоневрологик чирләрдән интегүчеләр икән. Шул сәбәпле сабыйларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру өчен игътибарларын җем-җем итеп үзенә тартып торган ачык төстәге, төрле формадагы уенчык, предметлар белән җиһазланган бүлмәләрдән башка булмый. Ә бу методикаларны белгечләр чит илләргә барып та, үзебезнең Казан дәүләт медицина университетында да өйрәнгән-камилләштергәннәр. Мәсәлән, нәниләрне ашый торган буяулар белән бармаклары ярдәмендә рәсем ясарга өйрәтү үзе генә дә ни тора! Буялып бетсәләр, бармакларын авызга капсалар да куркыныч түгел, тик матурлыкны тойсыннар да, аны булдыруда үзләренең дә катнашы барлыгын аңласыннар.

 

Әле берничә ел элек кенә әлеге Нәниләр йорты хәйриячеләр ярдәменә бик тә мохтаҗ иде. Машиналап кына түгел, әби-сәбиләр китергән 2-3 килограмм печеньега да, шикәр-кәнфиткә дә шатлана иде алар. Бүген исә, киресенчә, алар мондый күчтәнәчтән баш тарта. "Дәүләт барысын да җитәрлек бирә, – ди бу уңайдан директор. – Теләүчеләр булса, уенчыклар, канцтоварлар, кулъяулыклар, балалар присыпкасы китерсен. Менә аларны бик теләп кабул итәчәкбез". Шулай ук балаларны экскурсиягә йөртер өчен автобус бүләк итүче булса да рәхмәтле булыр иделәр. Биредә еш һәм кадерле кунак булучы атаклы Әсгать абый Галимҗанов кайчандыр бүләк иткән ике автобуслары инде шактый искергән.

 

Д.Бунтуков фотосы.

 


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 244 | 28.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»