|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2012 Җәмгыять
Тормышым җайланса да, әнине эзләмәячәкмен - 2“Тормышым җайланса да, әнине эзләмәячәкмен” дигән язмабыз (25 октябрь саны) бер генә укучыбызны да битараф калдырмады дисәң, ялгыш булмас. Берничә атна дәвамында телефоным тынып тормады. Авыр хәлдә калган ике бала анасы Мария Дулкайга әйберләтә һәм акчалата булышырга теләүчеләр редакциягә дә килде. Бу хәлләрдән соң җәмгыятебездә битарафлык, кансызлык һәм мәрхәмәтсезлек артты, дигән сүзләрнең бик үк дөреслеккә туры килмәвенә инанып шөкер иттек. Бүлмәбездә җыелган әйберләрне Мариянең үзенә тапшыру максаты белән Балык Бистәсенең Тәберде Чаллы авылына кабат юл тоттык. Җирле хакимияттән бу гаилә язмышы белән һәрдаим кызыксынып торсак та, аның хәлен үз күзләребез белән дә күрәсе килде. Баксаң, Тәберде Чаллыда яңа кеше яши башлаганын, аның нинди нужа күргәнен авылдашлары “Ватаным Татарстан”ны укып кына белгәннәр икән бит. Бу хакта безгә урамда очраган Миңнур апа искәртте. “Газетагызны укыгач, үзебездән арткан урын-җирне Мариягә кертеп бирдем. Бичараларның йокларга урыннары да юк иде. Мин биргән матраста идәндә йоклый башладылар. Мария үзе – бик акыллы, чиста-пөхтә хатын. Инде бүтән ялгышмасын”, – ди ул. Мария исә чып-чын авыл хатынына әйләнгән. Без килгәндә мунча ягып ята иде. “Бераз мичнең тишек-тошыкларын сылап алдым. Мунча әзер булуга тиз-тиз генә юынып чыгабыз. Бик эссе булмый инде”, – ди ул. Өйгә уздык. Кечкенә Аринаның һәр көнне яңа “һөнәр”ләре арта. Абыйсы Сережа укырга керергә әзерләнә. Хәрефләр танырга өйрәнеп утыра. – Газетада язма чыккач, миңа бик күп ярдәм килде. Район социаль яклау бүлегеннән дә булыштылар. Улыма укырга барырга мәктәп формасы китерделәр. Хәрефләр таный, язарга өйрәнә башлады. Күршеләребез бик әйбәт кешеләр булып чыкты. Миңнур апа, Кадрия апа гел ярдәм итеп торалар. Кайвакыт Кадрия апага мунчага да керәбез. Гел кешедә йөреп булмас дип, үзебезнекен ягып карадым әле, –ди ул. Мария балаларына тиешле акчаны да ала башлаган. Район социаль яклау бүлегеннән матди ярдәм дә тигән. Әле беркөнне генә Котлы Бөкәш урта мәктәбеннән укытучылар да килеп киткәннәр. – Сезгә күпме генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр кебек. Кеше кайгысына битараф булучылар җитәрлек. Хәтта туганнар да, авырлык килгәндә, ташлап китә бит. Ә монда миңа бөтенләй чит кешеләр чын күңелдән ярдәм итте. Газетагыз аша аларга зур рәхмәтемне белдерәм, – ди ул. Туганнар димәктән, Мариянең әнисе Галина, газетадан укып белепме, кешеләрдән ишетепме, кызын табып, Тәберде Чаллыга килеп киткән. Анасы трамвай депосында эшләгән, тулай торакта яшәгән, әмма пенсиягә чыккач, яшәү урынын югалткан икән. – Әни кеше бит, мин аңа үпкә саклый алмыйм. Гәрчә беркайчан да гафу итмәм кебек иде. Әни башка эчмим, дигән була. Белмим инде, ышануы авыр. Бер килеп киткән иде, әлегә хәбәре юк. Ләкин мин аны үз янымда тота алмыйм, – ди Мария. Апасы турында исә Мариянең бөтенләй бер хәбәре юк. Яшь хатынның тынгысыз туганнары авылга аның янына урнашып, балаларының тынычлыгын алмасмы, дигән борчылу да урынлы, әлбәттә. Тәберде Чаллы авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов белән сөйләшкәндә дә бу мәсьәләгә кагылып үттек. (Сүз уңаеннан, Илдар әфәндегә дә рәхмәт әйтергә кирәк: Мариянең тормыш-көнкүрешен җайга китерү өчен ул шактый тырышлык куйган.) Аның сүзләреннән аңлашылганча, тәртипсез тормыш алып барган кешеләрнең анда пропискага кертелүләре бик шикле. – “Ана капиталы” белән йорт алып кайтучылар шактый. Әмма күбесенең тәртип ягы начар. Ә авыл халкы тынычлыкны ярата. Шуңа күрә кайткан гаиләләр тәртипле яшәсен, авылның йөзенә тап төшермәсен өчен чара күрәбез, – ди авылдашларын кайгыртучы җитәкче. Ахырдан исә укучыларыбызга тагын бер яңалыкны белгертик. Күптән түгел кечкенә Аринаның әтисе Айрат Мария янына кайткан. Никах укыту теләге барын әйтәләр. Айрат пилорамга эшкә урнашкан. Бу гаиләнең язмышы хәерле булсын, дип теләргә генә кала. Без кулдан килгәнне инде эшләдек, калганы үзләреннән тора.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|