поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.12.2012 Спорт

Безне көрәш берләштерә

Узган атнада Татар Моклокасы мәктәбе спорт залында билбаулар белән көрәш буенча өлкә беренчелегенә турнир үтте.

Яшь спортчыларны өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Салихҗанов, Татар Моклокасы, Бозлау авыллары администрацияләре башлыклары Салех Щегалев һәм Али Аймасов тәбрикләделәр.

 Ярыш 1995 – 2000 елларда туган яшьләр арасында 40, 47,52,57,62,67,72 һәм 72 килограмнан артык авырлык категорияләрендә оештырылган иде. Анда Түбән Новгород, Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан 70 көрәшче катнашты.

 Көрәш бер келәмдә барды. Зал зур булмаса да тамашачылар шактый күп иде. Көрәшчеләр, матур алымнар күрсәтеп, спорт сөючеләрне шатландырып тордылар. Ярыш карарга авыл картлары да килгән иде. Зур Рбишча һәм район командасын җитәкләп килгән беренче дөнья чемпионы Ханнән Мусин белән фикер алыштык.

 «Көрәш яши бүгенгә, - дип сөйләп китте ул. – Ләкин, проблема бар. Мәсәлән, 9 сыйныфны тәмамлап шәһәргә укырга китүчеләр күбәйде, ә алар, 15-16 яшьтәге егетләр, команданың нигезе. Сәләтле яшьләр күп, тик тәҗри-бәләре азрак. Берничә елдан бу малайлар көчле спортчыларга әверелерләр дип ышанам».

 Кызыл Октябрь районы командасы тренеры Ханнән Мусин бүгенгә хөрмәтле спортчыларның берсе.

 «Хәтерлим, яшь вакытта без, малайлар, сабан туена бер ай калды дигәндә, урамга-урам җыелып көрәшә идек. Алымнар күрсәтүче юк иде безгә ул чакта, үзебез сабантуй батырларына охшарга теләп алымнар кабатлый идек. Призлар турында уйламадык та, осталыгыбызны күрсәтү – чын максатыбыз иде. Сабантуй батырына күлмәк бирәләр иде элек. Әле, бөтен шартлар бар, бүләкләр дә кыйммәтле. Кызганычка каршы, районның бер Татар Моклокасында гына көрәш секциясе эшли. Бозлауда мәктәп ябылды, ләкин без спорт залын саклап кала алдык. Анда спорт үзәге булдырырга җыенабыз. Шунда келәм куеп булса, әйбәт булыр иде. Көрәш буенча турнирлар үткәрү Спас районыннан башланып китте бит. 2007 елда Бозлауда Абдуллин Абдулгани призына ярыштык. Шунда федерация оештыруга карар кылган идек», – диде Бозлау авылы башлыгы Али Аймасов.

 Шактый вакыттан соң ярыш тәмамланды. Батырларның һәр-кайсы югары бәягә лаек иде. 40 килограмм авырлыкта Сафаҗайдан Азым Алимов, 47 килограмм авырлыкта рбишчалы Дамир Билялов, 52 килограмм авырлыкта Петрякстан Эмиль Әхмәдеев, 57 килограммда Грибаннан Камил Гафуров, 62 килограммда Петрякстан Айдар Садретдинов, 67 килограммда Татар Моклокасыннан Илнар Зайцев, 72 килограмм авырлыкта Грибан егете Рамил Халитов, 72 килограммнан артык авырлыкта нижгарлы Даниил Белов беренче булдылар.

Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

 «Быел өлкә көрәш федерациясе оештырылуга дүрт ел була. Шул вакыт эчендә көчле җыелма команда тупланды. Алар иң югары дәрәҗәдәге турнирларда кө-рәшеп өлкәбезнең данын яңгыраталар. Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән башка, районнарда да турнирлар үткәрдек. Мәсәлән, Шөбиледә Сергач районының ачык чемпионаты, Зур Рбишчада район башлыклары кубогына ачык турнир үтте. Көрәшчеләребезгә осталыкларын үстерергә, тәҗрибәләрен арттырырга урын бар иде. Бүгенге турнирда җиңүчеләр өлкә командасы составына керерләр һәм алар алдагы илебез һәм Европа турнирларында  осталыкларын

күрсәтергә тиеш. Максатыбыз – Казан универсиадасында катнашып җиңәргә», - дип 2012 елга йомгак ясады федерация президенты Рамил Салихҗанов.

 Шул көнне бер күренеш кызыктырды мине. Фойеда ике егет алымнар кабатлый. Өлкәнрәге ничек күтәрергә, ничек аяк куярга өйрәтә. Таныштык, Фаил Арифуллин белән Руслан Курмаев, танылган спортчылар. «Мин Тукайдан, 12 яшьтән көрәшәм. Хәзер Сергачта югары уку йортында укыйм. Спорт мастерына кандидат. Руслан Камкадан. Көрәш турнирында таныштык, дуслашып киттек. Хәзер дустыма җиңү теләп утырам", - диде Фаил.

  Әйе, милли көрәш – тәрбияләүче, берләштерүче, аралаштыручы, татарлыгыбызны саклаучы ул. Ә өлкәбездә билбаулар белән көрәшнең популярлыгы - федерациянең уңышлы эшчәнлеге көзгесе. Турнир беткәч чәй табыны янында федерациянең президенты Рамил Салихҗанов һәм команданың өлкән тренеры Зәки Велемеев вазифаларын яшьрәк активистларга бирергә әзерлек белдерделәр. Көрәшче якташларыбызны сабантуй мәйданнарыннан  алып дөнья көрәш пъедесталларына бастырган, көрәшне үстерүгә, пропагандалауга зур көч куйган кешеләр киләчәктә дә яшьләргә ярдәм итәрбез, дип ышандырдылар. 


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ 49 | 07.12.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»