поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
04.12.2012 Медицина

Чүпрәле ипи хәрәмме?

Кайбер мөселманнарның чүпрәле ипи ашамавы турында танышым Мәйсәрә Насыйровадан ишеттем. Дин тотучы ханым андый ризыкның зыянлы булуын дәлилләп, башка дин кардәшләрен экологик чиста, табигый продуктларга күчәргә чакыра.

«Чүпрә гөмбәләре югары температурада саклана. Аларны моның өчен махсус рәвештә, ген инженериясе ысулы белән табалар. Ул безнең организмга үтеп кереп, ашкайнату процессында катнаша торган бактерияләргә зарар китерә. Монда төкерек тә көчсез», дип исбатлый Мәйсәрә апа. Ул хәзер инде елдан артык апара икмәге пешерә яки махсус кибетләрдә сатып ала. «Һич югы лаваш алырга тырышам. Апарада әзерләнгән ризык, бигрәк тә көрпәле булса, организмны чистарту үзлегенә ия. Мондый ипине куллана башлаган беренче көнне үк уңай үзгәреш тойдым», ди мөслимә.

Чүпрә куллансаң, теш тизрәк чери?!

Шунысы мәгълүм: чүпрәдән баш тартучылар көннән-көн арта бара. Әлеге күренеш чит илдән кергән мода булудан да бигрәк үз сәламәтлегеңне кайгырту. Апара икмәге мөселманнарның гына түгел, башка дин вәкилләренең дә өстәленә төшә. Фәнни тикшеренү үзәкләре дә бу мәсьәләне читтә калдырмый. Әйтик, Сәнәгать һәм диңгез медицинасы институты Роспотребнадзорга кайбер төр продуктларны кулланыштан тыярга сорап мөрәҗәгать ясады. Шулар арасында чүпрә дә бар.

Кибеттә сатыла торган икмәк турында бүген интернет-форумнарда да кызу бәхәсләр бара. Кайберәүләр фикеренчә, кеше элек-электән үк ипи ашаган, моннан зыян күрмәгән. Икенче берәүләр исә әбиләребез чүпрә кулланмаган, камыр ризыклары пешергәндә әчетмә салган дип дәлилли, чүпрә исә алар сүзләренә караганда, организмда әчү процессына китерә, ә моның өчен кальций тотыла. Врач-диетолог Ирина Лизун да нәкъ шул фикердә. Аның тикшеренүләре бүгенге балалар организмында кальций күләменең берничә тапкырга кимегәнен күрсәтә. Шуңа яңа буында теш тиз бозыла, сөяк озак еллар ныгый алмый.

Өйдә үз кулың белән әзерлисең

Икмәкне өйдә пешерсәң, аның ингридиентларын үзең күреп саласың. Шуңа санитар-гигиена таләпләре саклана, чит кушылмалар кулланылмый. Чөнки, белгечләр фикеренчә, ят кушылмалар, шулай ук чүпрә гөмбәләре генетик юл белән табыла, аларның ямаш шешкә китерү ихтималы зур.  Чүпрәнең кеше организмындагы күзәнәкләргә тискәре тәэсире турында Нобель премиясе лауреаты Герхард Домагк күпсанлы фәнни эшләр язган. Башка галимнәр исә бүген аллергиядан интегүчеләр күбәюен дә чүпрәгә бәйли.

Чит илләрдә еш булучы танышым Мәйсәрә Насыйрова Татарстанда чүпрәсез ипи ашаучылар әлегә әз дип саный. Чөнки мөселман кибеләренә дә ул сирәк китерелә. Сату урыннарының берсендә: «Бездә көненә ким дигәндә 20 ипи алынырга тиеш. Мондый ипи белән тәэмин итүчеләр шул очракта гына продукция китерә. Хәзерге вакытта Лаеш җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итәбез», диде кибетче кыз.

Әбиләр белми эшләмәгән

Мәйсәрә ханым исә башкаларга да чүпрәсез ипигә күчәргә тәкъдим итә. «Минем кебек дөрес тукланучылар күбәйсә, кибетләрдә дә апара ризыклар сатылыр иде. Дин тотучылар хәрәм ризыклардан тыш ризык өстәмәләре, буяу кушылган, шулай ук ГМО продуктлардан таш тарта бит», дип ассызыклый Мәйсәрә Насыйрова. Аның сүзләренә караганда, дин тотучылар арасында ипине өйдә әзерләүчелар дә күбәйгән. Чөнки хәзер ипи пешерә торган электр мичләрнең нинди төре генә юк!

Әйе, 90 нчы елларда икмәккә дә чират торып тилмергән халык, кибеттә   продукция күбәю белән өйдә ризык пешерүдән бизгән иде. Ашказаны, онкологик авырулар күбәю кешене яңадан табигый, өй ризыкларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә. Ничек кенә дисәң дә, әбиләребез мичтә коймак-кабартмаларны юктан гына пешермәгәндер. 


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 04.12.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»