поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.11.2008 Җәмгыять

КРИЗИСНЫҢ БЕТҮЕН КӨТӘБЕЗ

Кризис фәкыйрьләр белән байлар арасындагы аерманы киметә­чәк.

Дөньядагы икътисадый тотрыксызлыкның файдалы якларын табарга тырышучылар әнә шул фикерне алга сөрә. Тик иртәрәк сөенәсез, җәмәгать. Аерма бит ярлыларның баюы түгел, ә калын кесәлеләрнең фәкыйрьләнүе хисабына кими. Мондый үзгәреш "үземә дә, кешегә дә булмасын" дип яшәү­челәрнең кәефен күтәрсә генә инде. Ә бары тик үзенә генә ышанучыларга тынычлык сакларга киңәш ителә: белгечләр әйтүенчә, кризис ел ярымлап дәвам итәчәк әле.

 

Узган атна ахырында Перуда АТЭС оешмасының чираттагы саммиты тәмамланды. Дәүләт башлыклары имзалаган декларациядән аңлашылганча, икътисадый тотрыксызлык 2010 елның җәй айларында гына тәмамланачак. Тик тормыш барыбер дәвам итә. Дөньяда кризистан башка проблемалар да җитәрлек. Шуңа күрә АТЭСка керүче ил җитәкчеләре террорчылык, әлеге дә баягы, икътисадый тотрыксызлык нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган азык-төлек иминлеге проблемаларына да аерым тукталган. Икенчесен хәл итү өчен Перу вәкилләре күбрәк бәрәңге ашарга киңәш бирә. Ышандыру өчен исә зур кунакларга банкетта тәкъдим ителгән милли ашларның да күбесен бәрәңгедән әзерләгәннәр.

 

Россия исә әле һаман нефтькә ышана. Саммит ахырында Президент Дмитрий Медведев уздырган брифингта әнә шул ачыкланган. Ул гына да түгел, ил башлыгы "кара алтын" белән сумнарда сәүдә итүгә дә зур өметләр баглый. "Әлбәттә, кайбер дәүләтләр сумга беркайчан да күчмәячәк, – дигән ул. – Әмма рубльләрне һичьюгы күрше дәүләтләр белән алыш-биреш ясаганда кулланырга була". КХР рәисе белән күптән түгел булган сөйләшү вакытында да бу мәсьәлә телгә алынган инде.

 

Әмма шунысын да танырга кирәк: гади халык өчен нефтьнең нинди валютага сатылуы артык мөһим түгел. Бүген бигрәк тә шә­һәрдә яшәүчеләр эш урыннарын саклап калу һәм вакытында акча алу турында борчыла. Белгечләр исә икътисадый тотрыксызлыкның байлар белән фәкыйрьләр арасындагы аерманы киметергә мөмкин икәнен исәпләп чыгарган. Тик моннан ни файда?

 

Бөтендөнья банкы белгечләре игълан иткән мәгълүматлардан күренгәнчә, элеккеге коммунистик илләрдә (бу исемлеккә Россия дә кертелгән) соңгы елларда булган икътисадый реформалар иң бай 20 процент халыкның тагын да зуррак табыш алуына, ә иң фәкыйрь 10 процентның, киресенчә, ярлылануына китергән. Хә­ер, бу артык зур ачыш та түгел. Моннан сигез ел элек Россиядәге иң бай 10 процент халык иң ярлы 10 проценттан 13,9 тапкыр яхшырак яшәгән булса, былтыр бу күрсәткеч 16,8гә җиткән. Сәбәбе бик гади: кереме артучылар нефть үткәргечләренә якынрак яши.

 

Халыкара экспертлар фикеренчә, берничә шарт үтәлсә, бу аерма кимергә дә мөмкин. Алар арасында инфляция күрсәткечләренең азаюы һәм демократия дәрә­җәсенең артуы да бар. Билгеле булганча, бүгенге вәзгыятьтә беренчесенә өмет итеп булмый. Ә икенчесе? Анысы турында уйларга беренчесе ирек бирми. Димәк....

 


Камил ХӨРМӘТОВ
Ватаным Татарстан
№ 242 | 26.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»